Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЯРТЫ УҢЫШ КОЕЛЫП КАЛА

Бер көнне дачага гәрчич чәчәргә барган идем. Күршенең дә бакчасына керергә туры килде. Игътибар итсәм, бакчасы ямь-яшел. Монда нәрсә чәчтең, дип гаҗәпләндем. Чәчмәдем, арпа саламы алып кайтып тараткан идем, шуннан арпа бөртекләре коелып, тишелеп чыктылар, ди бу. Гаҗәп инде, махсус чәчкән кебек тора. Димәк, комбайн белән кырда суктырып алганда ничаклы уңыш югала!

Элек, 1960-70нче елларда мин эшләгәндә, һәрбер комбайнны җәймә җәелгән урынга кертеп, эшләтеп сыныйлар иде. Ашлык коеламы, юкмы, шуны карыйлар. Кырга кереп киткәч тә, халык контроле әгъзалары арттан чыккан салам астын тикшереп кенә тордылар. Коелып калган бер бөртек кенә күренсен, шунда ук комбайнны тукталар. Ә хәзер, уңышы суктырып алынган кырларга карасаң, ике атнадан ямь-яшел полосалар барлыкка килә. Шулай коелып калган бөртекләр тиешелеп чыга. Ярты уңыш әрәм ителә дигән сүз бит!

Шул турыда язып карагыз әле, бәлки югалтуларны киметү турында күбрәк уйлый башларлар...

Наил ГАРИФУЛЛИН,

Азакай шәһәре

Редакциядән: Укучыбыз күтәргән мәсьәлә җитди һәм урынлы, анысы бәхәссез. Әмма, белгечләр аңлатуынча, урак вакытында комбайннан бөртекнең коелып калуына тулысынча берничек тә чик куеп булмый. Ул хәзерге вакытта уңыш күләме мулрак булуга да бәйле, диләр. Чөнки югары уңышлы кырда саламы да, бөртеге дә комбайнга күбрәк керә. Иләкләре иләп, бөртекне аерып өлгерә алмаска мөмкин. Андый вакытта югалтуны киметү өчен комбайнны бик акрын тизлектә йөртү шарт.

Икенче мәсьәлә, әгәр инде комбайн тишекләре тиешенчә томаланмау аркасында, аннан ашлык коелып йөрсә. Әлбәттә, андый хәлгә юл куелырга тиеш түгел. Укучыбыз язганча, урак алдыннан комбайннарны махсус җәймә өстендә эшләтеп карап тикшерү алымы хәзерге вакытта да районнарда киң кулланыла анысы. Әмма, килешәбез, югалтуларны киметү мәсьәләсенә игътибарны арттыру зарур әле.

 

«ЮЛ АКЧАСЫН БИРМӘДЕЛӘР...»

Август аенда миңа 547 сум күләмендә юл акчасын бирмәделәр. Сәбәбе – электр өчен артык түләгәнмен, дип аңлаттылар. Миңа 76 яшь, күреп тә бетермим инде. Исәпләү приборындагы «3» ле санын ялгыш «8»ле дип укып, утка артык түләгәнмен бит. Хәзер шуны сәбәп итеп, юл акчасын бирмиләр. Ничек алай була инде ул? Утка түләү белән юл акчасы арасында нинди бәйләнеш бар икән? Шуны һич аңлый алмыйм.

Дания ТӨХВӘТУЛЛИНА,

Нурлат районы, Октябрина авылы

Редакциядән: Сорауга ачыклык кертү максатыннан Республика матди ярдәм күрсәтү Үзәгенең Нурлат муниципаль районындагы 33нче бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Әлеге оешманың җитәкчесе Әлфия Гәрәева аңлатуынча, Дания Төхвәтуллинаның файдаланган электр энергиясе өчен түләвендә өзеклек туган булган. Ә хезмәт ветераны буларак, ул коммуналь хезмәтләр өчен дә субсидиягә хокуклы. Электр энергиясе өчен түләмәгән айда да аңа ул субсидия бирелгән. Соңыннан, ут өчен түләмәве ачыклангач, дөрес бирелмәгән дип танылган субсидия суммасы транспорт өчен каралган ярдәмнән тотып калынган (закон буенча алай эшләргә рөхсәт ителә икән). Менә шул сәбәпле айлык түләүләре һәм ала торган субсидия күләме чагышмаган. «Сентябрь аеннан барысы да тәртипкә китерелде. Киләчәктә андый буталышлар килеп чыкмасын өчен, барлык түләүләрне вакытында башкару мөһим», – ди Әлфия Гәрәева.

Үз чиратыбызда шуны искәртәбез, безгә бирелгән җавап дөреслегенә шикләнсәгез, Республика матди ярдәм күрсәтү Үзәгенең Нурлат районындагы бүлегенә мөрәҗәгать итеп һәр айдагы коммуналь түләүләр һәм алынган субсидияләрне тиененә чаклы тикшертә аласыз.

АРТКЫ ПЛАНДА

Бай эчтәлекле, кызыклы газета чыгарганыгыз өчен «Безнең гәҗит» редакциясенә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аеруча «Киңәшле эш таркалмас» сәхифәсен яратып укыйм. Анда Илфат Фәйзрахманов бакчачылык, сәламәтлекне саклау, азыкны дөрес әзерләү һәм дөрес туклану турында бик файдалы киңәшләр яза. Ә бит бездә аеруча дөрес туклануга игътибар бер дә җитәрлек бирелми әле.

Күптән түгел бер танышымны очраттым. Аның улы эш буенча берничә ел гаиләсе белән Япониядә яшәп кайтты. Кыска гына вакыт аралыгында Япония балалар бакчасында тәрбия алырга өлгергән 4-5 яшьлек кызы (танышымның оныгы була инде), тегене ашамыйм, ул минем бөерләргә зыян, моны ашамыйм, кан тамырларына зарарлы, дип, сайлана икән хәзер. Шушы яшеннән сәламәтлеге турында борчыла, дөрес туклану турында уйлый. Ә безнең балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ул юнәлештә аңлату, өйрәтү бармы соң? Мәҗбүри күрсәтмә буенча, дөньяларын оныттырып, шигырь-җыр, бию өйрәтәләр. Шул рәвешле уйлап чыгарылган әллә нинди бәйрәмнәр үткәрәләр. Чама белән алары да кирәктер инде. Әмма тормышта мөһим булган гигиена, сәламәтлек, дөрес туклану, әдәплелек белеме нигезләрен бала башына сеңдерү арткы планда кала шул.

Гүзәл КОРБАНГАЛИНА,

Чаллы шәһәре

ТАТАРЛЫК ҖИТМИ

«Безнең гәҗит»нең 14нче сентябрь санында (№36, 2022) Салихҗан Миңнегәрәев язган «Нәрсәгә хаҗәт ул инглиз теле?» дигән мәкаләне укыгач, бер яктан, минем кебек телевизордан татар каналларын караучылар бар икән әле, дип сөенеп куйдым. Икенче яктан, автор мәкаләдә татар каналларыннан канәгать булмавы турында язган. Мин дә ул фикерне хуплыйм. Үзем олы кеше булсам да, татарча тапшыруларны һәрдаим карап барам. Күбесен кабатлап та күрсәтәләр. «ТНВ Планета» каналында 19:10да «Тибрәлә җыр дулкыннары» дигән тапшыру була. Аны әллә ничә тапкыр 5-6шар минутлы урысча рекламалар белән бүлеп бетерәләр. Җырлары, җырчылары да гел бер төрлеләр. Элеккегеләрне күрсәтмиләр. Күп татар тапшыруларына чын татарлык җитми.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ИМАН ИҢӘ БАРА

Казан шәһәрендә зур тарихка ия булган биналар, урамнар, мәйданнар шактый. Шулар кебек үк мәчетләр дә милләтебезнең үткәндәге эзләрен, тарихи хатирәләрне саклаучы булып торалар. Әле узган гасырларда гына да Татарстан буенча меңләгән мәчетләрнең манаралары киселгән булган бит. Шөкер, хәзер гыйбадәтханәләрнең элеккегеләре дә торгызыла, яңалары да төзелә. Хәзер республикабызда 1500дән артык мәчет уңышлы гына эшләп килә. Яшьләребез дә дингә тартыла. Алар гореф-гадәтләребез белән дә кызыксына, дип беләм. Туган илебезгә иман иңә бара. Туган телебезне дә югалтмыйча, милли кыйммәтләребезне түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшырырга насыйп булсын иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии