- 04.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №39 (2 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Ведомстводан тыш сакчыллык хезмәте ветераны Казанда торучы Рафит Гарифулла улы Мөхәмәдуллин быел 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Отставкадагы милиция майоры бу хезмәткә 20 елдан артык гомерен багышлаган. Башкаланың Киров районы сакчыллык бүлеген җитәкләгән ул.
Рафит ага Казан шәһәрендә 1938 елның 26нчы мартында туа. Элемтә электротехникумын тәмамлауга армия сафларына алына. 1964нче елның ноябрь аенда Казанга кайтуга ведомстводан тыш сак бүлегенә инженер булып урнаша. 1971нче елда ведомстводан тыш сак бүлегенең тарихта иң беренче оештырылган үзәкләштереп саклау пунктында дежур инспектор була. Элемтә һәм сигнализация чараларын яхшы белә. Хөкүмәт милкен яңача – техника чаралары белән саклауны гамәлгә ашыручы җанатарларның берсе була ул. Саклау пунктында пультлар җиһазлауда катнаша һәм бу эш белән идарә итә. Тиздән начальник урынбасары урынын тәкъдим итәләр үзенә. 1985-1992нче елларда Киров районы эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сак бүлеген җитәкли.
Ә без Татарстанда, нәкъ менә Казанда ведомстводан тыш сак хезмәтен булдыручы кеше – тарихның тере шаһиты белән әңгәмә корырга ашыктык. Октябрь аенда ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылган көн дә бит әле.
– Рафит ага, милек саклау эшенең сигнализация, техник чаралар белән җиһазлану чоры ничегрәк башланып китте икән, хәтерлисезме ул елларны?
– Беренче саклау пульты Бауман урамындагы иске телефон станциясе бинасында, баскыч астындагы кечкенә генә бүлмәдән башланып китте. Анысы да безнең өчен бик зур казанышларга тиң иде. Чөнки моңа хәтле биналар ничек сакланган – ике аксак фронтовик та, әби-чәби… Техника чаралары исә хезмәтебезне ышанычлы, куәтле бер көчкә әйләндерде. Дөрес, башта үзебез дә ышанып җитми идек. Сигнализацияне дә, каравылчыны да берьюлы эшкә җигү очрагы әллә ничә булды. Янәсе берсе булдыра алмаса, икенчесе ярдәм итми калмас. Тиздән Казанда да, республикада да пультлар барлыкка килә башлый. Әмма безнеке, Бауман районыныкы – тарихта беренчесе була!
– Сез милициядә хезмәт иткән еллар атаклы Салих Япеев елларына туры килгән икән. Очратканыгыз булдымы ул легендар кешене?
– Министр Япеев беркемне дә аның хәтле үз итми иде, бары тик мине. Сигнализация җиһазларга кирәк булса – шунда ук мине чакыралар. Хәтта гаиләмне, балаларны – барысы белән дә танышып өлгергән иде ул. Андый ышанычны аклар өчен бар тырышлыгымны куйдым. Әлмәткә пульт тоташтырырга мине җибәрделәр. Олимпиада елларында Казанда үзәкне – Вахитов районы сакчыллык бүлеген җитәкләргә туры килде. Иң авыр еллар иде. Сигнализация еш кушыла – чыгып чабарга кирәк: көчкә җитешәбез. Шундый хәл булган иде. ЦУМ кибете үзәктәге «Балалар дөньясы» («Детский мир») бинасында урнашкан еллар. Кичкә ябылган кибеттән килә дә килә бит хәбәр. Тикшерәләр – тыштан бернинди вату-җимерү эзләре күренми, ә хәвефле хәбәр төне буе килеп интектерде. Бөтен кибетне өстән аска хәтле тикшереп чыккач, киштә астында бер үсмер малайны эзләп таптык. Кичтән яшеренеп калган да бу, урлашканнан соң, иртә белән беренче сатып алучылар белән чыгып китәрмен, дип өметләнгән. Хыялы барып чыкмаган. «Борынгы» совет заманнарында да шәп эш итә иде шул безнең сигнализациябез!
– Озак еллар эш дәверендә сигнализация ярдәм итмәгән очраклар да булмый калмагандыр, Рафит ага?
– Минем хәтердә бер генә андый очрак булды. Башкасын кеше сөйләп тә ишеткәнем юк, Иншаллаһ. Казанда бер бай яһүдинең фатирын таладылар. Ничәнче еллар булды икән инде ул?.. Бик күптәннән. Сигнализация тоташтырылган бер тәрәзә, ишеккә дә тимәгән явызлар, түшәмне тишеп кергәннәр! Бик кыйммәтле алтын әйберләрне алып чыкканнар иде ул фатирдан. Хәер, ул елларны күләмле хәбәр-иткечләр юк иде шул әле. Бүгенге көн булса, карак ике минут та тора алмас иде ул фатирда – үзләрен тоткарлау төркеме егетләре җинаять урынында ук бөкләп салыр иде!
– Рафит Гарифуллович, кызыклы әңгәмәбез өчен рәхмәт! Сезгә исәнлек-саулык телибез! Тагын бик күп юбилейларга хәтле яшәргә язсын Ходай, балаларыгыз-оныкларыгыз Сезне кадерләп кенә торсын!
– Рәхмәт, сеңлем! Чын күңелдән республика буенча хезмәт җитәкчесе Марат Азат улы Шакировка дә рәхмәтләремне әйтәсем килә – онытмыйлар, кунакка да киләләр, бәйрәм-мазарга үзләренә – идарәгә дә чакырып торалар, ярдәм сорап барсаң – кире боручы юк. Казан шәһәре буенча ведомстводан тыш сак идарәсе җитәкчелегенә, ветераннар оешмасы вәкилләренә – һәммәсенә дә рәхмәтлемен. Онытмыйлар картны.
Фирая ГАЙФИЕВА.
«ТР Ведомстводан тыш сак идарәсе» ФДКУсының матбугат хезмәте.
Фотоларда: 1. Сул якта – ведомстводан тыш сак хезмәткәре Рафит Мөхәмәдуллин.
2. ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең ветераннар оешмасы җитәкчелеге белән.

Комментарии