Электрон журнал кәефне кыра

Без бит хәзер бик алга киткән заманда яшибез. Инде менә кулдан хат та язасы килми, чөнки аны төзәтүе бик читен. Компьютерда җыйсаң, кирәк җирен аласың да өстәп кенә куясың. Күзләребез бетсә дә, башыбыз авыртса да, нервларыбыз эштән чыкса да, һаман шуңа тартылабыз. Ул телефонны әйтәсе дә юк. Көнозын чигәгә терәп, дөнья буе сибелгән дулкыннарны миебезгә уздырабыз.10-15 елдан соң моның ачы нәтиҗәләре сизелә башлар.
Узган елгы кышкы каникуллардан соң мәктәпкә ата-аналар җыелышына бардым. Җыелыш башыннан ахырына кадәр сүз интернетка керү, телефон аша әти-әниләргә балаларның билгеләрен җибәрү, электрон көндәлекләрне карап бару турында булды. Заманасы шундый булгач, нишлисең. Инде балаң мәктәптә укый икән, синең өйдә компьютерың яки ноутбугың булырга тиеш. Ярый бөтен әти-әниләрнең дә моңа мөмкинлеге булса. Югарыдагы җитәкчеләр: «Тукның күзе хикмәттә, ачның күзе икмәктә», – дигән мәкальне дә онытып җибәрмәсеннәр. Интернет дигәч тә, анда бит нинди генә хикмәтләр юк. Белер-белмәс төймәләргә баскалап утырсаң, әле аны бетереп тә булмый. Экран почмагыннан атылып чыгып, нинди генә хезмәт тәкъдим итмиләр. Барысына да игътибар итсәң, акылдан шашарга кирәк. Әле бер иптәш ханым сөйләп торды. «Мәктәптән кушкач, баламның билгеләрен карыйм әле, дип интернетка кергән идем. Экран почмагыннан, шәрә кызлар һәм ирләр рәсеме йөзеп чыгып катып калды, ни компьютерны яба алмыйм, ни рәсемне бетерә алмыйм, – ди. – Балалар кайткач нәрсә әйтер, әтиләре ни уйлар. Әни копьютер аша шундый эшләр белән шөгыльләнеп ята икән дип уйларлар. Адәм хурлыкларына калдым бит, – дип техник чакыртып, акча түләп, чак котылдым ул әкәмәттән. Бүтән атып үтерәбез дисәләр дә, ул интернетларына керәсем юк», – ди. Аны да аңларга була. Гомер буе фермада сыер сауган кешенең дә, көрәк-балта тотып эшләүченең дә баласы мәктәптә укый. Ул да керергә тиеш була электрон журналга.
Инде әти-әниләрнең телефоннарына билгеләрне җибәрүгә килсәк, мин аны кирәк түгел дип табам. Һаман бер балык башын чәйнәү кебек тоела. Кайткач, балаңның көндәлеген карап була. Электрон журналга керүне дә мәҗбүри диләр. Кайдан карасаң да, бер билге бит инде ул. Әле аны башлырак малайлар-кызлар электрон журналда төзәтеп куярга да күп сорап тормыйлар. Менә шуннан соң ышан син дөньяга да киләчәк буынга.
Бу темага кагылгач, үзем шаһит булган бер хәлне сөйлим әле. Эшем буенча оешмаларга счетлар таратып йөрим. Бер оешмада шактый гына көтеп торырга туры килде. Бухгалтерия хезмәткәрләре еллык хисап белән эшкә чумган вакыт. Шулчак берсенең телефонына хәбәр килде. Ачып укыды да кулыннан эше төште. Бер ноктага текәлеп уйга батып утырганда, каршыдагы хезмәттәше сорап куйды: «Кәефең китте, берәр хәл булган мәллә?» «Тагын балама «3»ле куйганнар инде», – диде ул ачулы гына. Аның хәзер эштә гаме калмады, күңеленнән белән әйткәләшә иде. Ярый да балаң яхшы билгеләренә генә укыса. Ул чакта күңел күтәрелеп китәр иде.
Бу темага газета укучыларның фикерләре ничек икән? Әйдәгез, бер гәпләшеп алыйк.
Гүзәлия ГАНИЕВА.
Байлар Сабасы.

Комментарии