Ятимнәр йортында татар баласы юк

Картинг, боулинг, өстәл хоккее… Акчалы кешеләрнең ничек ял итәргә яратуын тезеп китүем түгел. Чистайдан килгән 30 ятим баланы Казанда шулай кунак иттеләр. “Форсаж” күңел ачу үзәгендә туйганчы ял итте алар. Тәмле төшке аш белән сыйлап, бүләкләрне өләшеп кенә калмыйча, күчтәнәчләрне юлга да биреп җибәрделәр. Әлеге хәйрия экскурсиясен Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Җәмгыять советы оештырды.

– Чистай балалар йортына даими барып, ярдәм итеп торабыз. Ләкин бу юлы үзләрен кунакка чакырырга, Казанны күрсәтергә булдык. Башкача ял итсеннәр, рухи яктан үссеннәр өчен. Балаларның биредә күңелле вакыт уздыруына чын күңелдән сөенәбез. Киләчәктә мондый экскурсияләр кабатланыр, – диде Җәмгыять советы рәисе Николай Козарь.

“Нәрсә ныграк ошады?” – дигән сорауга, балаларның барысы да бертавыштан: “Картинг!” – дип кычкырды. Машиналарда спортчыларча узышты алар. Ә Денисның картингка беренче тапкыр килүенә ышанмыйча да тордык.

Изображение удалено. Изображение удалено. Изображение удалено.

– Газга басып, барысын да уздым. Нәтиҗәдә, беренче килдем, – дип мактанды 9 класста укучы малай. – Үзем Казанныкы, мине әни ташлады. Ике яшьлек энем, әбием бар. Әле киләчәк турында уйламыйм, ләкин бар да яхшы булачакка ышанам.

Тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итте – биредә татарча белүче бала юк. Исемнәрен сорасаң, Антон, Максим, Оксаналарны тезеп китәләр. Тәрбиячеләре дә балаларының юклыгын әйтеп шаккатырды.

– Чиста татар балалары юк. Булса да, шунда ук уллыкка яки кызлыкка алалар. Кечкенәләрне бигрәк тә. Катнаш никахтан туган балалар бар, ләкин күбесенчә русларны китерәләр. Бу күренешкә үзебез дә гаҗәпләнәбез, – диде 30 ел ятимнәр йортында эшләүче Энҗе Шәрапова.

– “5”легә генә укучы балалар бармы? Кая укырга керәләр?

– “4”ле, “5”легә укучылар бар. Әле өчесен Кадет мәктәбенә бирдек. Анда укуны, форма киеп йөрүне бик яраталар, шатланып китәләр. Шундагы интернатта торып, шимбә һәм якшәмбегә безнең янга кайталар. Кызганыч, быел югары уку йортына керүчеләр булмады. Күбесе техникумнарга китте.

– Аңлавымча, сездә бертуганнар күп. Яннарына әти-әниләре килгәлиме?

– Юк диярлек. Күбесенең әти-әнисе исән-сау булган өстенә шулай. Өч бертуган бар иде. Боларны әниләре: “Кая булса да барыгыз”, – дип өеннән куып чыгарган. Үзе фатирында бер ир белән тора башлаган. Балалар, әлбәттә, безгә эләкте. Бервакыт шуларның әниләре килде. Балалар күчтәнәч көтә, менә-менә сумкасыннан чыгарыр дип торалар. Шунда сумкасында шоколад кәгазе күреп алганнар. “Әни, әллә шоколад алдыңмы?” – дигәч, “Бетте инде ул, юлда абыең белән ашап килдек”, – дип җавап биргән әни кеше. Бер күчтәнәчсез килгән. Әле балаларын кочакламый да, бернинди мәхәббәт хисе юк. Искитмәле! Тегеләре барыбер “әни” дип өзелеп тора. Шундый ягымлы балаңны ничек ташлап буладыр? Алты бертуган кыз бар. Тәртипле, акыллы, үзара татулар. “Әниегез эчтеме?” – дигәч тә, “Юк, утны-газны өзделәр, шуңа китерделәр безне”, – дип, әниләрен яклыйлар.

– Җәмгыять советы балалар йортына еш ярдәм итәме?

– Әйе, килеп концертлар куялар, бүләкләр өләшәләр. Балалар аларны күрү белән сөенә. Дәүләт ярдәм итеп тора инде, үскәч, кадерен белсәләр ярый.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Эх, бу тормыш!

Эх, бу тормыш, дигәннәре! Бер дә үзең өчен яшәп булмый шул. Ярар иде әле ул әти-әниең, балаларың өчен кайгыртсаң. Абына- сөртенә дәүләт дип чабабыз.

Бер танышым соңгы арада үзен начар хис итә башлады. “Бар табибка, сәламәтлегең белән шаярма”, – дигән сүзләргә колак та салмады. Мин киткәч, эшемне кем эшләр дип, көн дә эшкә чапты. Аннары кызы йөкле булганга күрә: “Тапсын инде бәбиен, әзрәк карашырмын, коендырырга булышырмын”, – дип, вакытны сузды. Соңрак, артык кул беркемгә дә комачауламый дип, авылга бәрәңге алырга кайтып китте. Шул хәле белән өч бакча бәрәңге алышты. Шуннан соң дустымның хәле нык авырайды. Теләсә-теләмәсә дә, табибка күренергә дип, шифаханәгә китте. Аны шул көнне үк алып калдылар, икенче көнне операция ясадылар. Шулай итеп, бетмәс-төкәнмәс тормыш мәшәкатьләре аркасында, танышым үз сәламәтлеген корбан итте. Язмышыдыр дип, үзебезне тынычландырдык. Ахыры хәерле булсын дип, Ходайдан ярдәм сорадык. Нәкъ шул көнне тормышы белән таныша башладым инде мин.

Шифаханәдә алып калган көнне танышымны, палатада урын юк дип, коридорга урнаштырдылар. Беренче көнен тәрәзә янындагы караватта, барлык авырулар, алар янына килүчеләр, табиблар хозурында үткәрде ул. Икенче көнне палатага күчерделәр. Иртүк операциягә әзерли башладылар. Ул бер сәгатькә якын барды. Аннары операциядән соң сала торган палатага алып чыктылар. Дөресрәге, юеш җәймәгә яткырып, арбадан караватка алып ташладылар. Йөзен нинди төсле дип тә әйтергә белмим. Наркоз чыккангамы, калтырый. Чиратлап сакладык, көнен дә, төнен дә. Икенче көнне төнлә мин калдым. Вәт операциядән соңгы палата! Наркоздан соң күзеңне ачып җибәрүгә тирә-якны, ягъни стеналарны, түшәмне күреп куркып каласың. Тәрәзә рамнары ватык, пыялалар шакшы, ертык җәймә элеп куйганнар. Стеналар яртылаш плитә белән ябыштырылган булса да, күбесе коелып беткән. Түшәмне акка буясалар да, ул, никтер, соры төскә кергән. Идәннәрдән йөрерлек түгел, шыгырдый. Бер-берсенә терәлеп торган биш карават. Бишендә биш авыру һәм биш кеше дежур тора. Бармак төртеп тә булмый. Һава юк, тын кысыла. Бөтен кеше пыш-пыш нәрсәдер сөйләшә. Берәрсенең йокысы килсә дә, ул “сүз базарыннан” күз йомылмый. Яңа гына операциядән чыккан кеше өчен нинди тынычлык инде анда? Әле көне буе хәл белергә килүчеләрне дә санасак, колхоз базарыннан ким түгел. Урын-җирне сөйләмим дә. Руслар әйтмешли, “лучше промолчу”. Шифаханәгә бит авырырга түгел, ә дәваланырга дип киләбез. Нишләп чит ил шифаханәләре белән безнекеләр арасында аерма зур?! Анда да шул ук кешеләр яши бит? Нишләп кешелек дөньясын үз кулларыбыз белән тере килеш җирлибез?!

Танышым авыртуны баса торган уколдан соң пыш-пыш сөйләшүчеләрне сүгә-сүгә хәлсез күзләрен йомып йоклап китте. Әле төне буе ничә тапкыр уяныр – билгесез. Тик әйтәсе килгән сүзем шул: тормыш, дәүләт дип дөнья куып, сәламәтлегебезне аяк астына салып, абына-абына чабабыз. Ә дәүләт безнең өчен берни эшләргә теләми.

Алга таба ничек яшәргә? Кешелек дөньясын кем яклар?!

Гөлнара ХУҖИНА.

шәһәре.

Педагог үзен кайчан яклар?!

Безнең бакча мөдире, татар булса да, татарча укымый. Аның өчен инглиз теле мөһимрәк. Балаларыбыз туган телне, аның тарихын, культурасын беләме-юкмы – анысы зур роль уйнамый. Инглиз телен өйрәтеп, бакчаның рейтингын гына күтәрсеннәр. Ярар, сүзем башкалар хакында иде бит.

Торыр урыным үзгәрү сәбәпле, Идел буе районында эш эзләргә туры килде. Беркөнне телевизордан яңа бакча ачылу турында репортаж бара. Икенче көнне иптәш кызым белән шунда йөгердек. Безне бик теләп эшкә алдылар. Бер атна узды, ике… Тәрбиячеләр җитешми бит. Әле генә педагогика көллияте тәмамлап урнашкан яшь кызлар, бернинди тәҗрибә тупламаган килеш, ике кеше өчен эшләп арый башлады. Ә бер айдан соң, хезмәт хакын күргәч, кәефләре бөтенләй төште. Ай ярым дигәндә, унбишләп тәрбияче гариза язып, китеп тә барды. Мин, тәҗрибәле тәрбияче, шулай ук ай ярым эшли алдым. Чөнки өч кеше эшен берүзем башкардым. Ике яшьлек балалар, беренче тапкыр өйдән килүчеләр. Адаптация чоры булганга, я чиратлашып, яки бергәләшеп елыйлар. Ә мин, намуслы хезмәткәр буларак, нәрсә генә эшләмим, ни генә кыланмыйм: сөйлим, җырлыйм, биим, уйныйм, сикерәм… Әле аларны ашатасы-эчертәсе, бәдрәфкә йөртәсе, йоклатасы, киендерәсе… Йоклап китә алмаганы башкаларын уята. Шуннан китә тагын елаш. Өйдән әле генә килгән балаларның күбесе чүлмәккә утыра да белми, астына гына җибәрә. Иртәдән кичкә хәтле шулай. Баласын алырга килгән әти-әнисенә көннең ничек узганын сөйләп, сабыен мактый-мактый озатасың да дәрес планы язарга утырасың. Ә уенчыклар юу, бүлмәләрне җыештыру, бетмәс-төкәнмәс язу эшләре, вак-төяк хуҗалык мәшәкатьләре… Алар барысы да көн дәвамында балалар белән уйный-уйный, сөйләшә-сөйләшә меңгә бүлеп башкарыла. Минут саен һәр балага синең җылы сүзең, игътибарың кирәк. Аларга белем бирергә, ышанычын яуларга, тынычландырырга… Стресс үзен сиздерә башлагач, мин дә киттем. Нормаль бакчада группага даими йөрүчеләр саны 15-17дән артмаска, ике тәрбияче һәм няня үз урынында булырга тиеш. Җитәкчеләрне эшләтеп карыйсы иде шундый шартларда. Кечкенә балага күпме көч һәм энергия киткәнен күрерләр иде. Тәрбияче өстендә булган җаваплылык җитәкченекеләрдән бер дә ким түгел. Безнең балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен авыз ачып сүз әйтүче юк. Элек-электән педагог үзен яклый белмәде, бушка эшләде. Кайчан безнең тәрбиячеләр үз-үзен хөрмәт итә башлар?!

Галимә.

Казан.

Чираттагы алдау

Һаман да шул тәбедәге ялганчы сыр исенә алдануны дәвам итәбез. Халык теләген “искә алып” дип, автотранспортка салымны бензин хакына өстәү турында да язгалый башладылар. Гаражларында берничә зур егәрле тотучы депутатлар, төкерекләрен чәчә-чәчә, бу вакыйганы “Бердәм Русия”нең зур казанышы дип, аның халык өчен кайгыртучанлыгы дип сөйләр һәм законын да кабул итеп куячак. Халык шуны да аңламас микән: бу бит чираттагы ялган, бу – олигархлар белән пенсионерлар салымын тигезләү.

Мондый закон кайсы ягы белән файдалы? Кемнең берничә машинасы булып та, үз кесәсеннән бер литр да ягулык алмаучы адәмнәргә генә отышлы бит… Ә миңа, “Москвич”лы пенсионерга, бу закон – чираттагы алдау. 100 чакрымга литры 25 сум торган 12 литр бензин кирәк. Тагын шул 25 сумга салым хисабыннан 15-20 сум өстәп тә куйсалар, мин берьеллык салымны (500 сум тирәсе) бер атнада “ашап” бетерәм бит. Автобусларга, таксига, авыл хуҗалыгы техникасын арендалауга һәм башкаларга түләү бермә-бер артачак дигән сүз бу. Ә бөтен нәсел-ырулары белән хөкүмәт, ягъни безнең хисапка хезмәт машиналарында типтерүчеләр типтерүен дәвам итәчәк…

Урынлы сорау туа: бу “Бөтен Русия” партиясе әгъзаларының вөҗданы калмады микәнни? Аларның күбесе, шул исәптән оештыручылары да КПССта зур урын тоткан кешеләр бит әле. Менә нинди туймас тамаклы җитәкчеләр кул астында төзегәнбез икән коммунизмны?! Ә хәзер шул ук адәмнәр җитәкчелегендә капитализм төзибез. Кризис дип зарлансалар да, миллионерлар саны артып тора. Тик менә нишләптер, бу исемнәрне халыктан яшергән (әллә әзрәк оялалар да микән) миллионерлар ил байлыгына гына риза түгел, һаман минем кесәдән мескен калдыгын каезлыйлар… Күңел ышанмый: бу адәмнәр коммунизмны юкка чыгарган кебек, капитализмны да юкка чыгарыр. Таларлар-таларлар да чит илләргә качып бетәрләр төсле. Дөрес булса, хәзер үк Лондонда 200 меңгә якын русияле яши, ди, бит… Аларның анда хәер сорашып йөрүенә ышанасы килми.

Фоат МИФТАХОВ.

Түбән Кама шәһәре.

Без булдырабызмы?

Тормыштагы гаделсезлекләр тынычлап йокларга ирек бирми. Телевизорны ачсаң, акылдан язарлык хәлләр турында сөйлиләр. Оныкларыбыз шуны карап үсә. Ата-анага – хөрмәт, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү юк дәрәҗәсендә. Патриотик тәрбия юк. Ялкау, шәфкатьсез, акча колы булып үссеннәр дип, телевизор бөтен көчен куя.

Газ, ут бәясе, шуларга бәйле бөтен әйбернең дә хакын арттыру гади халыкның нерв җепселләрен соң чиккә җиткереп тарттырды. Фатир, юл бәясе дә артып тора. Кая карама эштән кыскартулар. Совет чорында йортыңа техпаспорт дигән нәрсә юк иде. Ә хәзер килеп җиреңне үлчиләр (дөресрәге, үзең алып килеп, илтеп куясың). Җир үлчәгән өчен 3-4 мең, паспорт өчен уң меңнән дә артык түләргә кирәк.

Хәзер йорт төзү өчен кредит бирәләр бирүен. Әмма аның өчен күпме артык акча түләргә кирәк. Пенсиясен арттыралар, имеш. Моннан халыкка ни файда?! Хәзер аның суммасын арттырып, киләчәктә пенсиягә чыгу яшен озынайтырга дип уйлыйлар. Зур суммалар алып эшләгән түрәләргә кыен булмас, чөнки аларның күбесе пенсиягә чыккач та эшләп ята. Ә менә игенчелектә, терлекчелектә, завод-фабрикаларда аз алып, авыр эш башкаручылар нишләргә тиеш? Халыкның нерв җепселләрен тарттырсаң, һичшиксез, өзеләчәк. Бу – бөтен илебез халкының моң-зары. Бу мәкаләне үзем өчен генә язмыйм. Үзебез мал асрамасак та, бәрәңгесен, яшелчәсен үстерәбез. Балаларыбызга кыенга туры киләчәк. Моны мин газетада бастырып кына калмыйча, депутатларга һәм Президентыбызга катгый таләпләр куюыгызны сорап, халык исеменнән язам. Алар түбәндәгеләр:

1. Телевизордан үтереш күрсәтүне тыйсыннар.

2. Газ, электр энергиясе, фатир өчен түләү бәяләрен арттыруны туктатсыннар.

3. Үз йортыңа техпаспорт һәм җир үлчәгән өчен зур суммада акча каеруга чик куелсын.

Шуларны таләп итеп, имзаларыбызны куябыз.

(32 кеше имза куйган (ред.иск.).

Бу имзаларны бик күп куйдырырга була.

Совет заманын сагынмас җиреңнән сагынырсың. Ул чорда газга, электрга, фатирга түләү, гомумән, әйбер хаклары арту дигән нәрсә юк иде. Күчтәнәчләрен балалар йортына биреп, үзе ачлы-туклы яшәгән Ленинга хәзерге түрәләр кыланмышын күрсәтсәң, ни эшләр иде икән? Газпромны, электр белән тәэмин итүне һәм башка тармакларны сатып алып, халыкны акыртып талаучыларга нишләп президентның, депутатларның сүзе үтми икән?! Ник дәүләт аларны кире сатып алмый. Халык дип оран салучы түрәләр бу хәлгә ничек түзә?! Хезмәт хакын тиенләп җыйган акчасын талап, Егор Гайдар да куанычын бик озак күрә алмады. Газеталарда гади халыкның моң-зарын язуга карамастан, түрәләрнең бер кылы да селкенми. Шундый демократия буламыни? Яшьләр ничек курыкмыйча бала тапсын?! Менә безнең авылда 3-4әр балалы гаиләләр бар. Ата-аналары эшләп, бик аз гына акча ала. Шул акчаны ничек ай саен утка-газга, ашарга-эчәргә, кием-салымга, уку әсбапларына җиткерсен?! Совет чорында конфет бәяләре 1 сум 80 тиен, карамельләр 1 сум, 1 сум 30 тиен иде. Хәзер 145 сум, 300 сум тора. Гади халык шуны алып ашый аламы? Хәзер халык утка, газга түли алмаячак. Пенсионеры булмаган нишләргә тиеш?! Түрәләр һәм депутатларның шуны аңларлык акылы да юк инде. Гади халык эшләп булдырган ипине, ит-майны, сыр-эремчекне ничек оялмыйча ашый ала икән алар? Шушы юлларны язганда башым әйләнә, йөрәгем чәнчи. Нишләп гаделсезлекнең бер чиге юк. Президентыбыз “Без булдырабыз!” дип оран сала. Универсиада уздырабыз дип яңадан-яңа спорт сарайлары төзиләр. Алардан гади халыкка ни файда? Бу хакта яза башласаң, кәгазь җитмәс.

Рәисә МИҢНУЛЛИНА.

Ютазы районы, Дөм-Тамак авылы.

Комментарии