Шәкертләре белән данлыклы

Арча районының Ташкичү авылы Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү кебек мәшһүр шәхесләре белән генә түгел, ә данлыклы мәктәбе, анда белем алган укучылары һәм укыткан мөгаллимнәре белән дә үзенчәлекле.

Ташкичү мәктәбенең тарихы 1929нчы елга барып тоташа. Кызык, әмма беренче дүртьеллык мәктәп Факия апа Хидиятуллина йортында нәкъ менә шушы елда ачыла. 1930нчы елда мәктәп колхозның иске канцелярия бинасына күчерелә. Бу елларда Арсланов Гомәр, Мөхтәр, Гали (фамилияләре ачыкланмаган) исемле укытучылар укытканы мәгълүм. 1932нче елда мәктәп вакытлыча таш мәчеткә күчә, аннан соң Садретдин мулла йортына урнаша. Анда мәктәп мөдире булып Низамиев Гайфетдин эшли башлый. 1936-1937нче елларда Садретдин мулланың ике катлы агач йортын күчереп агач мәктәп итеп салалар.

Илебездә мәктәпләргә кагылышлы барлык вакыйгаларны да кичергән Ташкичү авылы мәктәбе башта, әйткәнебезчә, дүртьеллык мәктәп булып эшли, аннары җидееллык һәм сигезьеллык итеп үзгәртелгән урта мәктәп вазыйфаларын башкара. 2011нче елда исә төп белем бирү мәктәбе булып хезмәт итә башлый.

Мәктәпкә 90 яшь тулды! Бу юбилей уңаеннан Ташкичү мәктәбе коллективы үзенең укучыларын, ветеран укытучыларын, кайчандыр шушы мәктәптә эшләп киткән мөгаллимнәрен, тирә-як мәктәп директорларын тантанага дәште. Бәйрәмнең максаты исә Ташкичү мәктәбе белән бәйле барлык кешеләрне бүген биредә туплау, балаларны әлеге мәктәптә укып чыккан шәхесләр белән якыннанрак таныштыру һәм, әлбәттә, матур истәлекләрне яңарту!

Изображение удалено.Оештыручылар әйтүенчә, тантанага әзерләнү барышында мәктәптә төрле елларда укыган кешеләр барланган. Әйтик, Ленин ордены кавалеры Харис Хәбиров, «Почет билгесе» ордены ияләре Мөнирә Габидуллина, Әминә Шәрифҗанова, Ришат Ибәтуллин, Харис Хәбибуллин, Габделхак Фәтхрахманов, Сәет Галәвиев, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены кавалеры Шогаеп Борһанов, «Хезмәт Даны» ордены кавалеры Тәнзилә Шәрифҗанова төрле елларда шушы Ташкичү авылы мәктәбен тәмамлаганнар.

Яраткан мәктәпләрен бәйрәм белән котларга килгән кунакларның әлеге чарага карата фикерләрен, гомумән, Ташкичү мәктәбе турында хатирәләрен, җылы сүзләрен ишетмичә калу гөнаһтыр ул, әйеме?!

Казанның 15нче полиция бүлекчәсе башлыгы Рәдиф Баһавиев: «Мәктәптә укыганда мин бик шук булдым, тәнәфес саен берәр малай белән көч сынаша, көрәшә идем (көлә). Шук булсам да, укуда алдынгылар рәтендә булдым, шулай ук волейбол, шахмат, чаңгы ярышларын да читтә калдырмадым, гомумән, спортны кечкенәдән яраттым! Ташкичү мәктәбе исә нинди генә өлкә булмасын, беренче адымнарымны ясарга булышты, чөнки биредә элек-электән көчле укытучылар укытты!» – дип сөйләде.

– Берничә ел элек мәктәпкә ремонт ясалды, ул тышкы яктан нык үзгәрде. Ничек уйлыйсыз, ә мөгаллимнәр коллективындагы халәт, атмосфера үзгәргәнме? – дип сорадым кунаклардан.

1970-1972нче елларда Ташкичү мәктәбендә рус теле-әдәбияты укыткан мөгаллим Кәүсәрия Гәбделбаровнадан: «Бүгенге мәктәп искиткеч! Укытучылар коллективы исә елдан-ел яхшыра! Бик матур, тату укытучылар, директорлары Илгиз Гыйбадуллин һәм мәктәптә урнашкан Ш. Мәрҗани музее җитәкчесе Мәсхүт Гарифҗановка бик зур рәхмәт, нык ошаттык үзләрен. 19 яшемдә кайчандыр эшләгән мәктәбем өчен горурланып китәм, чөнки киләчәк, Алла боерса, өметле!» – дигән җавап ишеттем.

Бер шигем юк, бу очрашу әле күп вакытлар катнашучыларның, оештыручыларның һәм кунакларның хәтерендә якты истәлек булып калачак. Финанс министрлыгы экономик анализ бүлеге башлыгы Фәнис Габделхаков әйтмешли: «Әлеге зур юбилей үзенең җылылыгы белән истә калачак. Иң мөһиме, биредә гаилә белән җыелган сыман рәхәт иде, бернинди киеренкелек сизелмәде, һәр кеше үзенең күңеленнән чыккан сүзләрен әйтте! Концерт номерлары да чын йөрәктән, матур итеп башкарылды!»

Биектау үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге җитәкчесе Әнвәр Вафин да әлеге чарадан бик канәгать калуын белдерде: «Бүгенге кичә югары дәрәҗәдә узды! Хатирәләрне яңартып, исән укытучыларыбызны күреп-сөендек, мәрхүмнәрен хөрмәт белән искә алдык», – ди ул, күз яшьләрен тыеп кала алмыйча.

Ничә ел узса да, мөгаллим үз эшенә гашыйк булып кала икән. Мәсәлән, 1967-1970нче елларда рус теле һәм әдәбияты укыткан Дания Туктарова: «Мөмкинлек булса, янәдән балаларга белем бирер идем. Укытучыларның хәзер киемнәре дә матур, үзенчәлекле икән, формалары бар хәтта, кызыгып куйдым (елмая)», – дип, сүзләремне исбатлады.

Бәйрәм дәвамында мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар һәм укытучылар үз теләкләрен матур сүзләр аша җиткерде. Бәйрәм җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Мин исә Ташкичү мәктәбен тәмамлаган укучы буларак, мөгаллимнәр коллективына һәм барлык мәктәп хезмәткәрләренә зур рәхмәтләремне белдерәм. Аллаһ боерса, 100 һәм 1000 еллык юбилейларны да гөрләтеп билгеләп үтәргә насыйп булыр.

Илүзә КАСЫЙМОВА,

Арча районы, Ташкичү авылы

Комментарии