Без самолет астында…

Без самолет астында…

Күптән түгел Казанда, Ләйсән апаларда кунакта булырга туры килде. Уку буенча медосмотрга барган булсам, ике көнемне апаларда яшәдем. Күңелле булды. Инде зур үскән кечкенә сеңелем Алияне дә бик сагынган идем. Бер буш вакыт табып, Җиңү паркына барып кайтырга булдык. Көн кояшлы, өстебездә җиңелчә генә киемнәр… Паркка барып ачу җайланмаларын карап йөрдек, Алияне понига утыртып йөрергә җыенган идек, ява башлады. Без бер рәткә матур итеп тезеп куелган астына йөгердек. Тамчылар ешая барды, яңгыр тагын да көчәйде. канаты астындагы коры урын кеп-кечкенә булып калды. Яңгыр тамчылары тора-бара бозга әйләнеп күктән ява торды, яшен яшьни башлады. Без бик курыктык, бер-беребезгә сыенып, Алияне уртабызга утыртып кочаклаштык. Яңгыр озак яуды, чыкканда, чыланып беткән идек инде. Алиягә яңгыр тимәвенә сөенеп, авырый күрмәсен, дип өйгә йөгердек…

Боз яуганда самолет астында утырганда, күңелгә әллә нинди уйлар килде. Бер мизгелдә күңел белән сугыш вакытына барып кайттым. Без тарган яңгыр – чүп кенә. Ә бит сугышта төссез көннәр бихисап булган… Шулай да, түзеп илгә Җиңү бүләк иткәннәренә тагын бер кат сокланып куйдым.

P.S. Җәй дип өстебезгә җиңелчә генә киенгән идек. Табигатькә тулысы белән ышанырга ярамый, бала өстенә булса да җылы кием алырга кирәк, дип нәтиҗә ясадык үзебезгә.

.

, авылы.

 

Комментарии