- 04.08.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №31 (1 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле булган кебек, миңа да туып-үскән авылым бик тә кадерле. Читкә чыгып китеп яшәгән кеше аның шулай икәнлеген бик яхшы аңлый. Шуңа да берәр бәйрәм чарасы була калса, үз туган ягына кайтырга ашкына. Ашкынырлык та бит, шушы авылда аның газиз әти-әнисе, әби-бабасы, аларның якыннары яшәгән яисә яши. Кыскасы, төп нәсел җебе туып-үскән авылында кала шул. Юкка гына әйтмәгәннәрдер: «Җан тартмаса, кан тарта», – дип. Бу әйтем үз авылыннан чыгып китеп, читтә гомер итүчеләр өчен бик таныш. Әнә авылдашыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Казан «ИСГЗ» ГиМУ кафедрасы мөдире Рәүф абый Юнысов та үзенең авыл турындагы китабын бик тә мәгънәле сүзләр белән: «Җан да тарта безне, кан да тарта», – дип башлый.
2002нче елның 5нче июлендә авылыбыз үзәгендә бик матур мәчет ачылган булса, быел июльнең 7сендә авыл мәдәният йортында бик матур бәйрәм – авылыбыз турында «Чорлар кичкән Кичү ярында» дип исемләнгән беренче китапны тәкъдим итү чарасы узды. Шушы ике изге эшнең дә төп асылында авылдашыбыз Рәүф абый Юнысов хезмәте тора! Мәчеткә яшьли вафат булган якты күңелле Нәҗип абыйсының исеме бирелә. Авылыбыз өчен эшләгән эшләре бихисап күп аның.
2018нче елның 7нче июль көнен зур түземсезлек белән көттек. Менә ул көн – атнаның шимбә көне килеп җитте. Кояшлы матур иртәдә без Алабуга шәһәреннән минем туган авылым Яңа Чишмә районы Әдәмсәгә юл тоттык. Юлда кайткан чакта ук уйларым белән авылым урамнарын урадым, болыннарына барып килдем, юл уңае урманнары аша уздым, тау башыннан авылымның гүзәллегенә матурлыгына сокландым. Әйе, бик тә матур шул минем туган авылым! Болыннары-кырлары, урманнары-таулары, саф сулы чишмәләре, Кичү елгасы белән дан тота.
«Чорлар кичкән Кичү ярында» китабы Яңа Чишмә районы, Әдәмсә авылының тарихын үз эченә алган. Рәүф абый үзенең фикердәше булып киткән Сарман ягы егете – язучы, журналист Нәсим абый Акмал белән берлектә башкарып чыга шушы изге эшне! Бу китап гади генә түгел – ул безнең барыбыз өчен дә газиз җиребез, туган авылыбыз, нәсел тамырларыбыз турында. Авылыбызда элек-электән гомер кичергән һәр буын милли гореф-гадәтләрне, халык авыз иҗатын, кабатланмас татар моңын, динебезне, туган телебезне изге әманәт итеп саклаган һәм аларны балаларына оныкларына мирас итеп калдыра барган. Безнең чорга да килеп җиткән шушы мирасны без дә үз чиратыбызда яңа буыннарга тапшырырга бурычлыбыз! Китапның төп асылы шунда!
Китапны кулыма алу белән күңелем тулды, ниһаять, безнең авылыбыз тарихы да буыннан-буынга күчәчәк бит, дигән уй килде. Туган авылыма күптән кайтканым юк иде, бу чарага кайтмыйча кала алмадым һәм кайтканыма үкенмим дә. Шунысы кызганыч, бу китапны әти-әнием күрә алмады…
Татарстанның милли архивыннан мәгълүмат җыю, аны китап итеп бастыру җиңел булмагандыр Рәүф абыйга да. Үзебезнең авыл турында гына түгел, күрше авыл Зирекле турында да мәгълүмат табыла милли архивта. Ул авылның да барлыкка килү чоры 100 ел алданрак булгандыр дип фаразлана архив документларында.
Авылым тарихын тирәнтен белмәгәнемә, төрле уйдырмаларга ышанып үскәнемә бераз оят та булып китте… Бу китапта барысы да тәфсилләп язылган. Безгә, үз чиратыбызда, авыл тарихын шушы китаптан зур игътибар һәм сабырлык белән кат-кат укып өйрәнергә һәм түкми-чәчми киләчәк буынга мирас итеп калдырырга кирәк. Бер генә мәртәбә укып, өйрәнеп булмый, бу бит гасырлардан-гасырларга күчелгән тарих! Китапны кулыма алып, укый башлагач, шуны аңладым, бу изге китапны Коръән китабы белән янәшә куярлык! Бу китап мәчетләребездә дә үз урынын алыр һәм укылыр дигән өметтә калам.
Мин – Әдәмсә авылында, гади гаиләдә туып-үскән, хәзерге вакытта гаиләм белән Алабуга шәһәрендә гомер итүче – барлык авылдашларым, туганнарым исеменнән яраткан газетам аша Рәүф абый белән Нәсим абыйга чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез бик зур, изге эш башкардыгыз безнең өчен! Изге эш макталмый диелә, савап булып барсын! Ә куйган хезмәтегез мактауга һәм зур рәхмәтләргә лаек!
Авылыбыз элек-электән җыр-моңга гашыйк, бәйрәмебез дә авыл үзешчәннәре чыгышлары белән берлектә үрелеп барды. Талантлы җырчы егетебез Марат Фәйрушинның да төп нәсел җебе авылыбызда! Ул авылыбыз гимнына әйләнеп баручы «Шушы яктан, шушы туфрактан без» (Клара Булатова сүзләре, Фәрит Хатыйпов музыкасы) дигән җырын башкарды. Шушы җырга авылыбыз матурлыгын гүзәллеген күрсәтеп клип та төшерелсә иде дим.
Җәйге кызу эш вакыты булуга карамастан, мәдәният сарае залы шыгрым тулы иде! Ак яулыклы әбиләребезнең, түбәтәйле бабайларыбызның гына түгел, кунакка кайткан һәм авылыбызда яшәүче яшьләребезнең йөзләрендә ниндидер дулкынлану чагыла иде, сөйләшүләреннән шул аңлашылды, бүгенге көнне барысы да көткән, авылыбыз турындагы китап чыгуына сөенә иделәр. Бик күп чараларга, очрашуларга йөрүче журналист Нәсим абый Акмал да: «Әдәмсә үзенең халкы белән горурлана ала, халыкның башка бер районда да болай оешып җыелганы булмады, – ди. – Халык китап укый бит, шуңа күңел сөенә».
Авторларга, чараны оештыручыларга, килгән кунакларга чиксез рәхмәтләрем! Яратыйк авылыбызны, өйрәник тарихын, балаларга-оныкларга мирас итеп калдырыйк! Авылыбыз зур, аның тарихын бер генә китапка сыйдыру мөмкин түгел, киләчәктә киңәйтелгән тарихлы китапны кулга алырбыз әле дигән өметтә каламын. Рәүф абый да, китапның дәвамы булачак, дип сөендерде. Димәк, әле тагын бер дата авылыбыз тарихына кереп калачак, авылыбыз мәдәният йортын тутырып авылдашлар тагын җыелачакбыз! Аллаһы Тәгаләбез шушы изге эшкә ярдәмен бирсен, исәнлектән-саулыктан аермасын, юлларда исән-имин йөрергә насыйп итсен. (Язмамны «Чорлар кичкән Кичү ярында» китабына нигезләнеп яздым.)
Зөлфирә ГАББАЗОВА,
Яңа Чишмә районы, Әдәмсә авылы

Комментарии