Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

СУЛ КУЛ БЕЛӘН ЯРАМЫЙ?

Гомер буе сулагай булдым. Бар эшне дә сул кул белән башкарам. Соңгы айларда мәчеткә укырга йөри башладым. Яшем 70тән артты. Безне гарәп теленә өйрәтүче берәү: «Уң кулың белән язарга өйрән. Сул кул – җен кулы», – диде. 70 ел сул кул белән эшләгәнне, хәзер уңга күчерергәме? Берәр хәзрәттән сорагыз әле, Исламда бу турыда ни диелә?

Тугры укучыгыз

Соравыгызга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин болай дип җавап бирде:

– Рәсүлебез: «Әгәр сезнең берәрегез ашаса, уң кул белән ашасын, уң кул белән эчсен. Дөреслектә, шайтан сул кул белән ашый һәм сул кул белән эчә», – дигән. Әйе, ипләп кенә уң кул белән ашагыз, шайтанга охшамаска тырышыгыз. Әмма кеше уң кулы белән булдыра алмый икән, ашамасын, сул кулы белән эшләмәсен димәгән.

КИРЕ КАЙТАРЫЛАМЫ?

Кызыма кибеттән аяк киеме алган идем. Ике көннән аяк киеме ертылып чыкты. Аның гарантиясе бар иде, тик мин товарның чегын алмадым. Бу очракта нишләргә мөмкин? Мин аны кибеткә кайтара аламмы?

Наилә АВЗАЛОВА,

Казан шәһәре

Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин:

– Товарга чек булмау сатып алучының таләпләрен үтәмәү өчен сәбәп була алмый, аның мәҗбүрилеге законда каралмаган. Товарны нәкъ шул сатучыдан алганлыкны раслаучы чек, я башка төрле документ тәкъдим итү яхшы әлбәттә. Шулай да, чек булмау, закон буенча, товарны кулланучыдан кире алмауга нигез була алмый. Товарны шул сатучыдан алганлыкны башка төрле дәлилләр белән дә расларга мөмкин, мисал өчен – шаһитлар ярдәмендә. Тагын шунысын да онытмыйк, товар кулланылмаган булса, аның товар йөзе, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса гына, ул сатып алучыдан кире алына, йә алмаштырыла. Бу очракта сатып алучы акчаны кире кайтару яки товарны төзәтеп бирү өчен сатучыга язмача мөрәҗәгать итә ала. Моны сатып алучы ике ел эчендә эшли ала. Әгәр гарантия вакыты куелган һәм ул узган икән, яки бөтенләй билгеләнмәгән булса, сатып алучы товарның сыйфатсыз булуын дәлилләргә тиеш. Әйтик, экспертиза үткәрергә кирәк булуы мөмкин, – дип җавап бирде.

БӘЙРӘМ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Корбан гаете мөбарәк булсын! Бу көнне Мөслим районы Татар Бүләре авылында башта зират янына җыелып, дога кылдык. Аннары азан әйтеп, мәчеткә кайттык. Анда Коръән укыдык, аннары гает вәгазен тыңладык, соңыннан гает намазы укыдык. Мәчеткә 35ләп кеше килгән иде. Ахырдан безне тәмле ризыклар белән сыйладылар. Өстәл корган барча кызларга зур рәхмәт. Исән-сау булып, икенче елгы гаеттә дә күрешергә насыйп булсын. Һәр йортка иминлек, гаиләләргә саулык, бәхет иңсен.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии