«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Транспорт булмады

Ураза бәйрәмендә – 25нче июнь көнендә Казан шәһәре идарәсе, транспорт хәрәкәте иртәнге 2 сәгатьтән йөрергә тотына, дигәннәр иде. Ләкин күп кеше Казан шәһәренең төрле районнарыннан мәчетләргә барырга чыккач, автобус, троллейбусларны көтеп ала алмаган. Җәяүләп барырга, яки такси чакыртырга мәҗбүр булганнар. Шул ук вакытта «Каравон» бәйрәменә Казан шәһәреннән Лаеш районына кадәр автобуслар кешеләрне түләүсез йөрттеләр.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Яман шештән дару кирәк

Арча районында әшәке авырулардан дарулар ясаучы бар, дип язган идегез. Туганнарыбыз, танышларыбыз арасында эзләүчеләр бар. Телефонын газетада кабат күрсәтә алмассыз микән?

Саба районыннан Әлфия РӘХИМЖАНОВА

Яман шеш авыруларыннан дарулар ясаучы Гөлчирә ханым Арча районының Наласа авылында яши. Телефоны 89600415309

Мөселманнарны кимсетәләр

Татарстан Президенты указы нигезендә җөмһүриятебездә ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәре һәм православ динендәге бәйрәмнәр дә ял көннәре дип игълан ителде. Ул көннәрдә башкалабызның кайбер административ биналары төсле электр лампалары белән яктыртыла. Соңгы елларда Казандагы телевидение манарасына куелган яктырткычлар мөселманнар бәйрәме көннәрендә балкымый башлады. Ә православ бәйрәмнәрендә һәрвакыт яктыртыла. Бу мөселманнарны кимсетү түгелме соң?! Ростелеком җитәкчесе моңа колак салсын иде!

Сәгдулла Шәйхулла Әнәле

Казан шәһәре

Штраф салдылар

30 ел элек хатыным үлде. Мин элеккеге медпунктта үзем генә яшим. Шуннан калган бәдрәфтән файдаланам. Ул дөрес урында түгел дип, башка сәбәпләр табып, экологлар штраф билгеләп китте. Миңа кадәр дә ул бәдрәф шунда булган бит инде. Янда гына Питрау бәйрәме үтә. Шешәләр, чүп күп кала аннан. Мин шешәләрне җыеп түктем. Ник башта кисәтмиләр икән, ул бәдрәфнең дөрес урында булмавын мин каян белим?

Алексей ПАВЛОВ,

Сарман районы Баткак авылы

Бәйрәм тиз үтә

Газетагызны алып укып утырам әле. Ник Сабантуен бер көндә генә үткәрәләр икән. Элек атналар буе үтә иде бит. Туганнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр иде. Бөтенесе бер көнне булгач, бер-беребезне күрә дә алмыйбыз.

Питрәчтән Илсөя әбиегез

Сабантуе җитә

Сабантуе 2016нчы елда Казан шәһәре Идел буе районының Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта булган иде. Быел да шул урында булачак икән. Сабантуеның Казанның бер генә районында булуы казанлылар һәм киләчәк кунакларны да борчуга сала. Тора-бара Казан мэры Илсур Метшин Сабантуен Ирек мәйданында гына уздыру турында карар кабул итмәгәе.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Газета таныштырды

«Безнең гәҗит» редакциясе коллективына бик зур рәхмәт. Газетада язмаларым басылу миңа туганнарым белән табышырга ярдәм итте. Яшел Үзәннең Зур Яке авылыннан Юныс Закиров белән нәкъ менә «Безнең гәҗит» аша табыштык. Инде хәзер Чаллы якларында гомер итүче, элек Кукмарада яшәп, ДОСААФ оешмасын җитәкләгән бик тә инсафлы, шомырт кара чәчле, карлыгандай күзле, көләч йөзле, үзе оста баянчы Дүсил Бариев та миңа «Безнең гәҗит» аша берәр җавап язмый калмас, дип ышанам.

Сез безне таныштырасыз да, табыштырасыз да, рәхмәт сезгә.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Безгә шартнамә нигә кирәк?

Бу ел башлану белән Русия Федерациясе хакимият органнары белән Татарстан Республикасы хакимият органнары арасында 1994нче елның 15нче февралендә төзелгән, 2007нче елда яңартылган Килешү-Шартнамә турында (аны тагын яңартыргамы, әллә аның кирәге юкмы?) газеталарда халыкның төрлечә фикерләвен чагылдырган язмалар күренә башлады. Башта ук Килешү-Шартнамәнең ни-нәрсә икәненә игътибар итик. Шартнамә – аталган яклар арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы документ. Республикабызда халыкның күп өлеше бу Шартнамәне вәкаләтләр бүлешү хакында дип белә. Газеталарда да шулай дип язалар. Бу дөрес түгел. Дөреслектә – эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу. Вәкаләтләр бүленми. Алар һәр органга, субъектка йөкләнгән, тапшырылган, билгеләнгән. Вәкаләтләрне субъектлар үзара килешеп, алмаша алалар. Халык шуны аңласын, белсен.

Ә Русия белән Татарстан арасында ул Шартнамә нигә кирәк? Русия составында ансыз да яшәүче дәүләтләр бар бит. Аннары Русия Конституциясе бар. Ул – төп закон. Минемчә, шул җиткән.

Зыятдин ВӘЛИӘХМӘТОВ,

Казан шәһәре

Без – Президентлы халык

Соңгы вакытта Русия матбугаты Татарстан, аның лидеры Рөстәм Миңнеханов турында шактый күп язды, телевидениедән дә күп күрсәтте. Әлбәттә, республикабызны дөньяга танытуда Рөстәм Миңнехановның роле зур.

Күптән түгел Франциядә яшәүче татарлар Эйфель манарасы янында милли бәйрәмебез булган Сабан туен бәйрәм итте. Анда Казаннан да бик күп кеше катнашты. Бу французларның татар халкын хөрмәт итүе, тануы түгелме?! Сүз уңаеннан, Эйфель манарасы 91 ел гомер кичергән француз инженеры Эйфель проекты буенча төзелә. Биеклеге – 300 метр, авырлыгы – 9 мең тонна. Ельцин заманында Русиядә бер тиенлек акча җитештерү өчен генә дә шуның кадәр металл тотыла.

Дөньяның күпчелек илләрендә тырыш татар халкын беләләр, якыннан танышырга телиләр. Казанга, Татарстаныбызга килүче чит ил туристлары елдан-ел арта. Планетабызның татарлар яшәгән күпчелек илләрендә дә Сабан туйлары гөрләп уза.

Бүгенге көндә Татарстан Русиянең иң эре донорларыннан санала. Үзенең бер әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов, Җир Шарында без булмаган илләр калмады бугай, диебрәк әйткән иде. Аның эш сәфәрләре, бигрәк тә мөселман илләренә, Русия һәм Татарстан мәнфәгатен кайгыртып башкарыла. Татарстан кебек көчле дәүләт-төбәге булган өчен, Русия горурланырга тиеш. Халкыбыз, парламентыбыз үзе булдырган «Президент» атамасы, һичшиксез, сакланырга тиеш.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеев районы, Ижевка авылы

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсе җәйге ялга китә. Димәк, чәршәмбе көнне була торган турыдан-туры элемтәбез дә тукталып тора дигән сүз. Без дә көч җыйыйк, сез дә сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне әзерләп куя торыгыз – көз көне элемтәбезне торгызырбыз!

Ләкин редакциябез журналистлары белән башка вакытта да аралашырга мөмкин. Мәсәлән, сишәмбе көннәрендә редакция тулы составта телефон янында була.

Телефоннан Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ сөйләште

Комментарии