- 04.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Чит илгә йөргән кешенең игътибар иткәне бардыр: Ауропа, Америка илләре белән чагыштырганда, бездә һәйкәлләр күпкә артык. Япониядән килеп укучы бер танышым да: «Сездә адым саен һәйкәл. Безнең бер шәһәрдә шуның кадәрне очратмассың», – дигән иде. Кайсы паркка кермә, ике-өч һәйкәл басып тора. Юл буйларын әйтәсе дә юк. Юл һәлакәтенә очрап, кеше вафат булган һәр урында һәйкәл куела. Үзем кайтып йөри торган Казан-Чирмешән трассасында да андыйларны бихисап очратырга була. Аеруча Чистай шәһәрен чыгып, Яңа Чишмә районына таба барганда, бер чакрымга ике-өч һәйкәл. Моннан берничә ел элек шушы темага язма әзерләгәндә, юл һәлакәтендә тормышлары өзелгәннәргә һәйкәл куюга дин нинди карашта икән дип, Казанның Иман нуры мәчетенә кереп чыккан идем. Алмаз хәзрәт миңа:
– Татар халкында кабер өстенә таш кую гадәте бар. Исламда төгәл генә ярый яки ярамый дигән сүз юк һәм мин дини әдәбияттан төгәл генә текстлар китерә алмыйм. Әмма юл буена һәйкәлләр куймау хәерлерәктер. Чөнки алар машина йөртүченең игътибарын җәлеп итә. Шуның нәтиҗәсендә тагын һәлакәтләр килеп чыгарга мөмкин, – дип җавап биргән иде.
Мөселманнарга (язучы, композитор, башка иҗат кешеләренә яисә даһиларга) һәйкәл кую ярыймы, ярамыймы, кистереп әйтеп булмый, димәк. Икенче яктан караганда, Тукай кебек шагыйрьләребез, Җәлил кебек батырларыбыз, Кол Гали кебек галимнәребезгә үзләре үлгәннән соң булса да һәйкәл куймасак, аларның халык өчен эшләгән хезмәтләрен, батырлыкларын ничек бәяләр, рәхмәтебезне ничек җиткерер идек? Безнең заман балалары татарның бөек шәхесләрен болай да белми, ә һәйкәлләрне күргәч, аларда кызыксыну уянырга мөмкин. Компьютер, телевизордагы мәгънәсез тапшыруларга текәлеп утыручы яшьләрне (аеруча балаларны) хәзер патриот итеп тәрбияләп тә булмый бит.
Ульян өлкәсендә яшь буында туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү чарасы уйлап тапканнар. Андагы җитәкчеләр, мәктәп укучыларыннан парклардагы һәйкәлләрне «шефлыкка алдырырга»: юдырырга, тирә-ягын чиста тотарга һәм чәчәкләр утырттырырга уйлый. Хакимият фикеренчә, бу яшьләрне, бер яктан, эшкә өйрәтү чарасы булса, икенче яктан – патриотлык хисләрен тәрбияләү. Тагын бер уңай ягы – дәүләт бюджетының бер өлеше янга кала, ягъни эшләгән өчен укучыларга акча түләргә кирәкми. Тик үз баласын урамга һәйкәл юарга чыгарырга теләүче ата-ана бик сирәк булган. Күпчелек каршы икән. «Ата-аналар җыелышы» («Родительское собрание») җәмәгать оешмасы җитәкчесе Константин Долин: «Мин балалар хезмәтеннән бушлай файдалану белән килешмим һәм җитәкчеләр белән ахырга кадәр көрәшәчәкмен», – ди. Башка ата-аналар да шундый ук фикердә, берсенең дә баласын җәмәгать урынында эшләтәсе килми. «Баланың эше – уку, җәй көне – ял итү. Ә өлкәннәр эшен олылар үзләре эшләргә тиеш», – ди ата-аналар. Интернетта да бу тема буенча кызу бәхәс бара. «Ватанпәрвәрлек хисен болай гына тәрбияләп булмый. Кешене мәҗбүри рәвештә эшләтүнең барыбер нәтиҗәсе булмаячак, киресенчә, балаларда тарихи һәйкәлләргә, истәлек такталары һ.б. каршы тискәре караш кына уятырга мөмкин! Патриотлык хисе ул кешенең күңелендә йә була, йә юк, мәҗбүриләп кешене эшләтү дөрес түгел», – дигән фикерләрне шактый укырга мөмкин.
Ульянлылар әле һәйкәлләрне карау буенча эшкә тотынмаган, тик шәһәрдә вандаллык кылучылар саны бик нык артып киткән икән. Мәрхүм сәясәтче Виктор Черномырдин сүзләре белән әйтсәк: «Яхшырак булуын теләгән идек, тик һәрвакыттагыча килеп чыкты!..»
Татарстаныбызга әйләнеп кайтыйк. Безнең республикада, шул исәптән Казан шәһәрендә дә, һәйкәлләр искиткеч күп. Бу бер яктан әйбәт, билгеле. Тик бар һәйкәлләр дә кеше күзенә күрсәтерлек дәрәҗәдә түгел. Мисал өчен, Горький исемендәге паркның бер читендә бик күп язучы, танылган шәхесләр, утызынчы елларда репрессия корбаны булган республика кешеләре җирләнгән. Болар турында күптәннән язасым килеп йөри иде. Алар арасында Һади Такташ, Галиәсгар Камал кебек бөек шәхесләрнең дә каберләре бар. Бу ике шәхеснең берсе шигърияттә зур урын алып торса, икенчесе – татар театры, татар драматургиясе атасы. Тик аларның каберлегендә бүген шайтан туе. Горький исемендәге паркка ял көннәрендә барсаң, нәкъ шул каберлекләр янында сыра эчеп утыручы төркем-төркем яшьләрне очратырга мөмкин. Шуны күргән саен йөрәгем әрни. Ял итәргә дип куелган утыргычта яки кафеда да утырмый бит алар. Нәкъ менә Такташ каберлеге янындагы агачлыкта «ял итә». Анда татар, мөселманнар гына түгел, ә христиан диненнән булган вәкилләр дә күмелгән. Бер диндә дә кабер өстенә басу рөхсәт ителми. Хәтта изге китапта: «Кабер өстенә басканчы, ут өстенә бас», – дип язылганы хакында укыганым бар. Ә Такташның кабере өстенә басу гына түгел, аңа асфальт салып куйганнар! Паркта булган кешеләрнең күргәне бардыр, ул каберлекләрнең өсте чистартылмый диярлек, тездән чүп үләне үскән. Быел язда, матбугатта, Такташ каберенә туган туфрагын салу хакында сүз куерган иде, шуның белән бетте-китте! Күрше регионда җитәкчеләр «уяна» башлады. Бездә исә таш өстенә таш куялар. Болгар тыюлыгына миллионнар түгеп, чит илләрдән әллә нинди сыннар кайтарталар. Ә үзебездә булганнарын саклый белмиләр генә түгел, карамыйлар һәм сакларга теләмиләр дә. Үз илеңдә Пәйгамбәр юк диюләре хактыр, күрәсең…
Лилия ЛОКМАНОВА.
Ватанпәрвәрлек һәйкәлдә генә микән? ,

Комментарии