«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КОЕНЫ ТӨЗӘТМИЛӘР

Мамадыш районының Тәкәнеш авылында улым, киленем һәм оныкларым яши. Аларның өйләре янында су коесы бар. Әллә кайчан җимерелеп төшкән иде инде. Җирлек башлыгына да ничә мәртәбә әйтеп караганнар, һаман төзәтмиләр. Анда бит кечкенә балалар да төшеп китәргә мөмкин!

Гөлфирә ГЫЙЛӘҖЕВА

Мамадыш районы, Тулбай авылы

Әлеге мәсьәлә буенча Түбән Тәкәнеш җирлек башлыгы Рөстәм Җиһангәрәй улы Хамизуллинга шалтыраттык. Ул бу мәсьәлә хакында белүен һәм якын көннәрдә коены төзәтәчәкләрен җиткерде.

БИРЕРЛӘРМЕ СОҢ?

24нче май көнне ТНВ телеканалында депутат Миргалимов, сугыш чоры балаларына акча түләргә, дигән сүз чыгарган иде. Татарстанда 240 мең сугыш чоры баласы калган, диде. Шулай да бу тормышка ашар микән соң? Аларның 70 проценты үлеп бетте бит инде. Гел үлеп беткәнен көтәрләр микән?..

Мөҗәһидән МОРТАЗИН

Мөслим районы Исәнсеф авылы.

ЯРЫМ-ЙОРТЫ ЮЛ САЛДЫЛАР

Без Әлмәт шәһәренең Мәҗит Гафури урамында яшибез. Шул урамның ярты ягына узган ел юл салдылар, ә безнең якка керә торган да түгел – чокыр-чакыр. Юл салынган якта җитәкчелек яши, ә урамның юлсыз өлешендә – җыен пенсионер, инвалидлар. Килеп тә карамадылар, хет чокыр-чакырларын карасыннар иде. Әле бер көнне ирем дә шул юлда сөрлегеп, егылды. Ул юлны кайчан салып бетерерләр икән соң инде?!

Тәгъзимә ШИРАЗАРОВ

Әлмәт шәһәре

Әлмәт шәһәре башкарма комитетының Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ротанова Әлфия Рәис кызы әйтүенчә, быел урамыгызда юл салу планлаштырылмый.

– Ярты ягына салынган дигән сүзгә килгәндә, бу юл дәүләт акчаларына салынмаган, чөнки салынса, компьютердан караганда күрер идем. Минемчә, анда яшәүчеләр аны үз акчаларына салган булуы мөмкин, – диде ул.

ИСЕМЕ МӘҢГЕЛӘШТЕРЕЛЕРМЕ?

Партизаннар бригадасы командиры, «Кара генерал» исеме белән Гитлерның шәхси дошманына әйләнгән Даян Баян улы Мурзинның исеме Казанның бер урамына биреләчәк, дип ишеткән идем. Исемен Чехославакиянең урам мәйданнары йөрткән, Уфада яшәгән бу татар улы үзе исән чакта Татарстанда хөрмәт ителмәде. Җиңүнең 75 еллыгына да исеме Казанда мәңгеләштерелмәс микәнни?

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре.

ТӘРТИБЕ НИЧЕК ИКӘН?

Рамазан ае тәмамланды, моннан соң шәвәл ае булачак. Шәвәл аенда әйткән инде – алты көн ураза тотсагыз, еллык гөнаһларыгыз ярлыканыр, диелгән. Менә шуңа аптырап утырам әле – шәвәл аенда рәттән тотарга микән ул алты көн уразаны, әллә ай буена, үзеңә җайлы вакытларда, бүлеп-бүлеп тотсаң да ярый микән шул алты көнне?

Саимә САБИРҖАНОВА

Азнакай шәһәре

Соравыгызга җавапны Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов бирде:

– Бу ураза ай дәверендә тотыла. Көн аралаш та ярый, һәр көн тотса да. Барлыгы алты көн тотса, бер ел ураза тоткан савапка ия булачак, хәдистә шулай диелгән. Әмма Гает бәйрәме вакытында Ураза тотмасаң – хәерлерәк. Гаеттән соң гына тотсаң дөрес булыр, – диде ул.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии