Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ҖИТӘКЧЕЛӘРГӘ ОЯТ БУЛСЫН!

Миңа инде 82нче яшь китте. Тешем сызлагач, Сарман үзәк район хастаханәсенә барган идем. Анда табиблар: «тешнең снимогын ясатырга кирәк», – диделәр. Ләкин аны ясый торган җиһаз үзәк хастаханәдә юкмы, ватылганмы, мине Җәлил бистәсендәге хастаханәга җибәрделәр. Анда да: «без ясый алмыйбыз», – дип, бистәнең икенче урамындагы стоматология клиникасына юлладылар. Анысы шәхси икән, 300 сум түләгәч, ясап бирделәр…

Менә шулай интегеп йөрергә туры килде 80нән узган башым белән. Авылдан Җәлил бистәсенә чаклы 70 чакырым ара, мин такси яллап барып кайттым. Нужәли районның үзәк хастаханәсендә шул теш снимогын да ясый алмыйлар инде? Шуңа аптырадым, гаҗәпләндем дә, ачудан сезгә шалтыратырга булдым. Оят булсын әле шул район хастаханәсе җитәкчелегенә.

Хамис ТАҖЕТДИНОВ,

Сарман районы, Өч өйне саклау авылы

НӘТИҖӘЛЕЛЕК КИРӘК!

Соңгы көннәрдә татар ата-аналары «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаковны яклап Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Дәүләт Советы депутатларына хат юллаганнары билгеле. Фәрит Мөхәммәтшин ата-аналарга җавап бирер өчен хатны прокуратурага җибәргән. Прокуратура мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен укытуны һәрвакыт тикшереп, татар халкында ризасызлык тудырып тора. Ул мәктәпләрдәге яхшы якларны хупламаячак. Тырнак астыннан кер эзләп, юк-бар гаеп табып, һаман каныгып торачак. Фәрит әфәнде Мөхәммәтшин татар милли җанлы депутатлардан комиссия төзеп җибәрсә мәктәпкә, нәтиҗәлерәк булыр иде…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ХӘЕРНЕ КАЯ ҖИБӘРИК?

Без Пермь шәһәрендә яшибез. Әнием үтенече буенча шалтыратам сезгә. Хәзер изге Рамазан ае бара, әнием иманлы, динле кеше. Аның нәкъ Татарстандагы берәр мәчеткә, хәйрия фондына сәдака бирәсе килә иде. Зинһар, әйтегез әле, кая җибәрик икән?

Тагын бер соравыбыз бар. Гәҗитнең узган саннарының берсендә коръәнне ятлаган күрмәүче егет турында мәкалә басылган иде. Мәкалә ахырында ярдәм итәргә теләүчеләр өчен ул егет эшли торган мәчеттәге хәйрия фонды телефон номерлары да күрсәтелгән. Әмма, күпме генә шалтыратырга тырышып карасак та, максатка ирешә алмадык. Нигәдер ул телефон эшләми. Тагын ничек алар белән элемтәгә чыгып була?

Эшегездә зур уңышлар теләп, Пермьдәге милләттәшләрегез! Исемебезне әйтеп тормыйбыз инде.

РЕДАКЦИЯДӘН: Аңлавыбызча, сүз «Безнең гәҗит»нең 12нче санында (31нче март, 2021нче ел) басылган «Коръәнне укып бетергәч, еладым» дигән исемле мәкалә турында бара. Дөрестән дә, анда «Ярдәм» мәчете каршында эшләп килүче «Ярдәм» хәйрия фондының телефон номерлары күрсәтелгән иде. Кызганычка каршы, әлеге телефон номерларын җыеп шалтыратып булмавы турында бүтән укучыларыбыздан да хәбәрләр килде. Сәбәбен ачыклау максатыннан янәдән фонд хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттек. Алар бу хәлне «техник сәбәпләр аркасында» дип аңлатты һәм эшли торган яңа телефон номеры бирделәр. Рәхим итеп, әлеге номерларны җыеп, элемтәгә керә аласыз: 8(843) 223-03-75

Пермь шәһәреннән шалтыраткан укучыбызның беренче соравына – сәдаканы кая җибәрик дигәнгә дә җавап итеп, шушы ук «Ярдәм» хәйрия фондын киңәш итәбез.

ИЛФАТКА ИСӘНЛЕК, ТҮЗЕМЛЕК ТЕЛИМ!

«Безнең гәҗит»нең соңгы санында (28нче апрель, 2021нче ел) Илфат Фәйзрахмановның «Мин ришвәтче дә, лакей да түгел» дигән язмасы басылган иде. Шуны укып, бик борчылдым. Мин «Безнең гәҗит»не бик күп еллар алдырам инде. Һәр битен соңгы хәрефенә чаклы укып барам. Анда дөреслекнең язылуына шаккатам. Бүтән гәҗитләрдә бөтенесе ялган. Ә дөреслекне язганны яратмыйлар шул. Илфатка шундый гаепләр тагып, аны «лакей, ришвәтче» дип атауларына хәсрәтләндем. Шул хәтле оятсыз кешеләр бар, әнекәем! Илфатка Хак Тәгалә исәнлек, түземлек бирсен, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга язсын, дип телим.

Нәзирә ХӘБИБУЛЛИНА,

Лениногорск районы, Куакбаш авылы

ҖИРЕМНЕ ТЕРКӘРГӘ БУЛЫШСАГЫЗ ИДЕ

Үткән ел «Безнең гәҗит»тә Тукай районы чиновниклары гаебе белән әтием – Бөек Ватан сугышы ветеранының йортын, җирен үз исемемә рәсмиләштереп терки алмавым турында зарланган идем. Бик зур рәхмәт, соңыннан, Сезнең ярдәм белән, ул эшләр башкарылып чыгылды.

Хәзер менә әтиемнән калган ун гектарлы пай җире белән проблема туды. Ул җирне мин ызанлаштырып, арендага биргән идем. Инде унбиш елдан бирле салым түләп киләм шул җир өчен. Бактың исә, мин үзем белмәсәм дә, чиновниклар ничектер минем пай җиремне икенче кешеләргә рәсмиләштереп теркәп куйганнар. Ә мин һаман салым түлим. Шушы пай җиремне дә дөрес итеп рәсмиләштерергә булышсагыз иде.

Вәсимә ХӘМИДУЛЛИНА,

Тукай районы, Күгәш авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Хәлгә ачыклык кертү максатыннан, без Тукай районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Илмир Яббаровка мөрәҗәгать иттек. Аның аңлатуынча, әлеге мәсьәлә инде 2015-2016нчы елларда ук Тукай район судында каралган һәм соңгы карары буенча суд булган ызанлаштыру тәртибен дөрес дип тапкан. Ягъни, җир хуҗасы дип Вәсимә Хәмидуллина түгел, ә икенче кеше танылган.

– Ләкин бу әле Вәсимә Хәмидуллина җирсез кала дигән сүз түгел, – ди Тукай районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләр палатасы рәисе. – Пай җиренә кәгазе кулында бардыр. Әгәр шул документы белән Росреестр органына «моңарчы бүленмәгән пайны алам» дип мөрәҗәгать итә икән, әлбәттә, аңа икенче урыннан җир биреләчәк.

СОЦИАЛЬ БАТЫРУ БҮЛЕГЕ…

Апрель аенда минем хатыныма юл акчасын бирмәделәр. Ягъни, шул 500 сумны инде…

Сәбәбен белешү өчен районның социаль яклау бүлегенә бардым. Хатыным үзе бара алмады, чөнки авырый иде. Тегендә баргач, хәлне аңлаттым. Нәтиҗәдә шул мәгълүм булды: безнең җир пае бар икән. Шуннан күпме керем алуыбыз турында белешмә кирәк. Узган елда алган керем турында белешмәне алып илтеп бирдем. Бу – ярамый, диделәр. Агымдагы елның мартына чаклы вакытка кирәк, диләр. Соңгы елда безнең җирләрнең инвесторы алмашынды бит. Яңа инвесторга барып, белешмәне тегеләр сораганча үзгәртеп алдым. Ул да ярамый, диделәр районның социаль яклау бүлегендә. Әле яраган очракта да, без – 75-80 яшьлек картлар аларга елына икешәр тапкыр шундый белешмәләр алып биреп торырга тиеш икән. Менә сиңа мә! Шушы булдымы социаль яклау? Бу нинди бюрократизм?.. Безнең районда менә шулай. Бу социаль яклау түгел, социаль батыру бүлеге!

«Оятсызлар!» – дидем дә, чыктым да киттем. Безнең җитәкчеләр: «Без булдырабыз!» – диләр. Ә нәрсә булдыралар, анысы сорау билгесе… Шундый мөнәсәбәт булганда, без нинди депутат сайларга барыйк? Гафу итегез, мин моны гарьлегемнән әйтәм. СССРны сагынырсың, мондый гаделсезлек булганда…

Әхәт САБИРОВ,

Кама-Тамагы районы, Көрәле авылы

НИГӘ ТӘРТИП УРНАШТЫРЫЛМЫЙ?

Егерме беренче апрельдә чыккан гәҗиттә (№15) «Улларыгызны солдат булырга кечкенәдән әзерләгез!» дигән мәкаләгә карата фикеремне җиткерәсем килгән иде. Ул солдат үзен шулай тотмаса, үлгән солдатларның әти-әниләренә хәсрәт килмәс иде, дип язганнар анда. Беләсезме, ул егетнең ахыр чиккә җиткән халәте булган инде. Аны ахыргы чиккә теге солдатлар җиткергән бит. Командирлары да шул хәлгә юл куйган.

«Үлгән солдатларның ата-аналарына зур кайгы», – дип язганнар. Анысы шулай. Ләкин, ул ата-аналар балаларын дөрес итеп тәрбияләгән булсалар, ул солдатлар авылдан килгән егетне мәсхәрәләп, кыерсытмаган булсалар, ул малай да андый хәлдә калмас иде.

Нигә ул солдатларны җәберләүгә, мәсхәрәләүгә юл куела икән, нигә армиядә тәртип урнаштырмыйлар икән, дип аптырыйм мин.

Зөлфәрия СИБГАТУЛЛИНА,

Казан шәһәре, Карьер бистәсе

ЯНЫП ҮЛӘРБЕЗ, ДИП КУРКАБЫЗ

Күршебездә – Маркин урамы, 53тә ташландык йорт. Түбәсен җил кубарып аткан, ярты ягы бөтенләй юк. Шул йортны һаман электр энергиясеннән өзмиләр. Бер елдан бирле район хакимиятенә шалтыратам. Икенче як күршебез гариза да язды. Юк, чара күрмиләр. Түбәсез йортның электр чыбыклары кар, яңгыр астында юешләнеп ята. Әгәр шуның аркасында янгын чыкса, барыбыз да янып үләргә мөмкинбез. Чөнки без инде өлкән яшьтәгеләр: ирем бөтенләй йөри алмый, үзем дә авыру кеше. Ул йорт безнең ишек каршында гына. Яна башласа, өйдән дә чыга алмаячакбыз. Куркыныч бит! Район хакимиятенә күпме мөрәҗәгать иттек, барыбер уйлап бирүче дә юк.

Әлфинур ПАШИНА,

Чистай шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Телефон элемтәсе аша шалтыратып, Әлфинур ханымның әлеге мөрәҗәгатен Чистай районы хакимиятенә җиткердек. Икенче көнне район хакимиятенең җәмәгатьчелек белән эшләү хезмәте җитәкчесе Илфат Вәгыйзов менә мондый җавап ирештерде:

– Безнең энергетиклар урынга барып тикшерде. Дөрестән дә, ул йортта кеше яшәми. Хәзер алар тиешле документларны рәсмиләштерә һәм бүген үк йортның электр энергиясен өзәчәкләр.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда алдан вакытын килешеп очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии