- 04.05.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №18 (5 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«ЛАЕКЛЫЛАРНЫҢ БҮЛӘКСЕЗ КАЛУЫНА БОРЧЫЛДЫМ»
Җәмәгатем белән бик дулкынланып быелгы Тукай премиясе тапшыру тантанасын көттек. Көндез вакыт булмады, кичке 8дә «ТНВ-Планета»да яңалыклардан карарбыз, дидек. Хәбәрләрне сыдырып кына үттеләр, премиянең кемгә бирелгәнен белми дә калдык. Бүләкне алучылар арасында сөекле язучыларыбыз Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмова булмасмы дип бик көткән идек. Алар халкыбыз өчен янып-көеп, җаннарын жәлләмичә йөри торган язучыларыбыз бит. Миңа 65 яшь, гомер буе педагог булып эшләдем, зур бүләкләрем дә бар. Шушы әдипләр өчен бик кайгырдым, еладым да. Күңелдә авыр тойгы калды, йөрәгем әрнүенә түзәр хәл булмады. Бик лаек иде бит алар. Аллаһы Тәгалә аларның милләтебез өчен башкарган эшләренә әҗерен бер бирер әле.
Рузалия МИҢНӘХМӘТОВА,
Арча шәһәре
МӘЧЕТТӘ ШУЛАЙ КАРШЫЛЫЙЛАРМЫ?
20нче апрель көнне үзебезнең яндагы мәчет ишеге төбендә бер ханым басып тора, баласын да иярткән. Мин үтеп барганда: «Ислам диненә керергә теләгән идем, миңа нәрсә эшләргә кирәк?» – дип сорады. Әйдә, мәчеткә керәбез, шунда сиңа аңлатырлар, дидем. Өйлә вакыты иде, кешеләр намазга килә. Мәчеттә кизү торучы ир-ат бу ханымга бернәрсә дә аңлатмады, «Лә иләһә илләАллаһу, Мухәммәд Расулүллаһ» дип кабатла да мөселман буласың инде, диде. Утырып тор, хәзрәтләрнең бушаганын көт, дип тә әйтмәде, сорашмады да, сөйләштермәде дә ичмасам. Шул кадәр рәнҗедем, хурландым. Беренче тапкыр мәчет ишеген атлап кергән кешене кизү торучы шулай каршы алырга тиешме, ислам динен шулай бер җөмлә белән генә төшендерүне үз өстенә ала аламы икән? Имамны чакырып булмыймы икәнни? Әлеге ханым ишек төбендә таптанып торды, ни эчкә үтәргә, ни чыгып китәргә белмәде, күзләре шакмак булды. Мин дә намазымны мәчеттә укый алмадым. Минем сорауларыма Рәсим хәзрәт Хәбибулла җавап бирсен иде.
Дания ХӘЛИУЛЛИНА,
Түбән Кама шәһәре
Рәсим хәзрәт Хәбибулладан менә мондый җавап алдык: «Кызганыч ки, мәчетләребездә кизү торучы бабайлар Аллаһы йортына гозер белән килгән кешеләрне күп очракта матур итеп, ислам шәригате кушканча кабул итә белмиләр. Әлбәттә, кеше «Лә иләһә илләАллаһу, Мухәммәд Расулүллаһ» кәлимәсен әйтсә, мөселман була. Әмма гәҗит укучы сурәтләгән очракта ислам диненә кайтыр өчен мәчеткә махсус килгән кешене елмаеп каршы алып, мәчеттә булган хәзрәт янына алып барырга кирәк иде. Әгәр мәчеттә ул вакытта хәзрәт булмаса, кизү торучы килгән кешегә урын биреп, каршысына утыртып, кыскача гына ислам дине турында аңлатырга тиеш. Шәһадәт кәлимәсен «Әшһәдү әл лә иләһә илләАллаһу вә әшһәдү әннә Мухаммәдән габдуһу вә расулуһу» дип әйттереп, соңыннан кыскача гына Коръән укып, әле яңа исламга кайткан кешегә «исәнлек, иминлек һәм ислам юлында яхшы гамәлләр кылып яшәргә язсын», дип дога кылып җибәрсә, кеше мәчеткә килергә атлыгып торыр иде. Бик кызганыч, мәчетләребездә надан бабайлар кизү тору сәбәпле, сәдака бирергә килгән кешеләр дә еш кына зарланып: «Мәчеткә башка аяк та басмыйм», – дип китәләр. Ә мәчеттә имам булып эшләүчеләр, чиратлашып, төрле гозерләр белән килгән кешеләрне кабул итеп утырсалар, тагын да яхшы булыр иде. Әмма күпчелек имамнарыбыз намаз вакытына гына киләләр шул».
ШАМКАЙНЫҢ ШИГЫРЕН ЭЗЛИМ!
Бер концертта Рәшит Шамкай шигырь сөйләгән иде. «Көнчелек чире» дигән сүзләр бар анда. Шуны белүче юкмы икән?
Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
Мамадыш районы, Козгынчы авылы
Кызганыч, тик интернетта бу шигырьне таба алмадык, Рәшит абыйның үзе белән дә элемтәгә кереп булмады. Бәлки, укучыларыбыз арасында белүче булыр. Редакциябезгә шалтыратып хәбәр итсәгез иде.
ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРГӘ ДӘ ҺӘЙКӘЛ ЮК ӘЛЕ
Казан урамында, Әби патшага һәйкәл куяргамы-куймаскамы, дип сораштырып йөриләр. Ярый, ул мөселманнарга мәчет төзергә рөхсәт иткән инде, бик зур рәхмәт анысы өчен. Тик аның туган, үскән, соңгы сулышын алган җире дә бар бит, шунда куйсыннар иде һәйкәлен. Үзебезнең хатын-кызларыбыз һәм ирләребез арасында да һәйкәлгә лаеклылар бик күп әле. Сөембикәгә куябыз дип йөрделәр, куймадылар. Ак калфаклы Сара Садыйкованың һәйкәлен куярга да һаман урын таба алмыйлар. Шуңа эчем поша. Кунакка гына килеп киткән Әби патшага һәйкәл хәтле һәйкәл куймакчылар, ә үз милләтебез өчен тырышып, җанын бирердәй булып йөргән Фәүзия белән Айдарга Тукай бүләген дә бирмәделәр.
Мөнирә ФАЗЫЛҖАНОВА,
Арча районы, Кәче авылы
ЭЛЕКТРОН ЧИРАТ ЮК
Әлмәт шәһәрендәге 3нче поликлиникада табибка керер өчен электрон чиратка язылу юк, тере чират кына. Көне буе утырып, керә алмый кайтып киткән чаклар да була. Көн саен эштән сорап китеп тә булмый бит әле.
Гүзәлия САБИРҖАНОВА,
Әлмәт шәһәре
Мәсьләгә ачыклык кертү өчен, 3нче поликлиникага шалтыраттык. Сорауны ишеткәч, аптырадылар. «Бездә дә бөтен җирдәгечә: беренче катта терминал тора, аннан талон аласың, аннары шуның буенча чиратың килеп җиткәч, табибка керәсең», – дип җавап бирделәр.
КАЕН ҖИЛӘГЕНЕҢ ЗЫЯНЫ
Тагын берәр айдан каен җиләге җыяр вакыт җитә. Минем соравым да шушы җиләккә бәйле. Узган ел бер литр чамасы җиләк ашаган идем. Иртә белән кече йомышымны йомышлаганда, сөттәй ак сидек чыкты. Берәү, синең ташларыңны эреткән бит бу, диде. Каен җиләгенең тагын нинди могҗизалары бар икән?
Алексей ПАВЛОВ,
Сарман районы, Баткак авылы
Һәр җиләк-җимешнеке кебек үк, каен җиләгенең дә һәм файдасы, һәм зыяны бар. Ул – көчле аллергия чыганагы. Аллергия, гадәттә, нәселдән күчә. Шуңа күрә, нәселегездә каен җиләге ярамый торган кеше булса, кичекмәстән анализлар тапшырырга, аллергия барлыгы ачыкланса, каен җиләгенең үзеннән дә, ул кергән косметик, азык-төлек һ.б. продуктлардан да баш тартырга кирәк. Гастрит, юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынуы (колит), ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәһәте булганда да каен җиләген ашаудан тыелырга киңәш ителә. Бу җиләк – көчле бәвел куу чарасы, шуңа күрә нефрит яки нефроз булганда да ашамау хәерле. Укучыбыз әйткәнчә бәвелнең сөттәй ак төскә керүе бөернең лимфа капиллярлары өзелүе (хилурия) сәбәпле булырга мөмкин. Шул рәвешле бәвел белән бергә күп күләмдә фосфат һәм үлек бүленеп чыга. Чөгендер, кишер һәм каен җиләге сидекне гадәти булмаган төскә кертергә сәләтле. Гомумән, һәр кешегә дә җиләкне чамасын белеп кенә кулланырга, ә организмда үзгәрешләр булган очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
Каен җиләгенең файдасы һәм зыяны турында тулырак итеп «Шифалы гәҗит»тә дә язарбыз әле.
АВТОБУСНЫ ТУКТАТТЫЛАР
Безнең районда Норма-Кече Лызи авыллары арасында йөри торган маршрут автобусын туктаттылар. Эшкә бара-кайта алмый тилмерәбез. Элек «Газель» йөреп тора, бик әйбәт иде. Хет берсе булса да йөрсен иде инде автобусның.
Бер укучыгыз,
Балтач районы, Норма авылы
Укучыбызның зарын Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинга җиткердек. «Мондый проблема барлыгын беләбез. Безнең районда АТП юк бит. Шуңа күрә элегрәк әлеге маршрутка Арча АТПсы автобусы хезмәт күрсәтте. Тик күпләр машинага күчеп утыру сәбәпле, автобуста йөрүче халык саны азайды, ул үз-үзен акламый башлады. Безнең район бюджетын Казанда формалаштыралар, анда автобус өчен акча каралмаган иде. Арча АТПсы белән уртак тел таба алмагач, ул маршрутны туктатты. Аннары әлеге маршрутны шәхси затка тапшырдык. Тик ул да чыгымнарны каплау өчен акча сорады. Хәзер әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итүнең юлларын эзлибез. Казанга да хатлар язылды инде», – дип җавап бирде ул.
***
Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Онытмагыз, һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр без сезнең белән бергә турыдан-туры элемтәдә булырбыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Алло, «Безнең гәҗит»ме?,

Комментарии