Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

АВЫЛ БАЛАСЫНА СИМЕРҮ ЯНАМЫЙ

«Безнең гәҗит»нең 11нче санында (22 март, 2023) басылган «Симерү яный» дигән хәбәрне укыдым да шалтыратырга булдым әле. Башлангыч класста укучыларның симерү очраклары аеруча күп күзәтелә, 1-4нче классларда белем алучы 100 баланың 32сендә шундый проблема бар, диелгән. Мин гаепне әзер продукциягә генә аударып калдыру дөрес үк түгел дип уйлыйм. Хәзерге укучыларга хәрәкәт юк, ашау күп. Мәктәпкә машина белән баралар, машина белән кайталар. Телефонда да бик күп уйныйлар. Безнең үзебезнең авылда да, мәктәптә дә симереп йөргән балалар юк. Авыл балалары бит мал-туар карарга да ярдәм итешә, карлар да көриләр, урамда да күп йөриләр. Гел ашауга гына кайтарып калдырмаска, хәрәкәт итәргә, эш белән шөгыльләнергә, йөгерергә кирәк. Хәрәкәттә –бәрәкәт, дип әйткәннәр бит.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ЭШТӘН ҖИБӘРЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Вакытлыча эшкә алган кешене, әгәр ул хәзерге вакытта махсус операциядә катнашса, хезмәт килешүенең вакыты чыкса да, эшеннән җибәреп булмый, дигән закон кертелгән дип ишеттем. Район юристыннан сорап карадым, бездә андый мәгълүмат юк, ди. Чынлап та шундый закон кабул ителгәнме?

Исемем редакция өчен генә

Редакциядән: Әлегә закон кабул ителмәде, проект буларак Дәүләт Думасына кертелде генә. Билгеле бер вакытка эшкә алынган (срочный трудовой договор) кеше махсус операциядә катнашканда, аның белән хезмәт килешүен өзәргә ярамаячак – проект Хезмәт кодексына шундый төзәтмә кертүне күздә тота. Бу хакта «Бердәм Русия» Генсоветы сәркатибе, махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем җитәкчесе Андрей Турчак үзенең телеграм-каналында язып чыкты. Әлегә андый вакытлыча эшкә алынган хезмәткәрләр белән килешүне өзәргә ярый. «Закон кабул ителә калса, кеше махсус операциядә катнашканда, аның вакытлыча хезмәт килешүе «туңдырылып» торырга тиеш булачак. Ягъни эш урыны сакланачак. Махсус операциядән кайткач, килешүнең вакыты чыкканчы эшләвен дәвам итәчәк. Шул рәвешле «гражданка»га кайткач та эш эзләү мәшәкате белән очрашмаячак. Бу яңалык шәхси компанияләргә дә, бюджет оешмаларына да кагылачак. Хезмәт килешүе «туңдырылып» торганда эш бирүче бюджетка социаль кертемнәр түләүдән азат ителәчәк, махсус операциядәге хезмәткәр урынына башка кешене алып тора алачак», – дип закон проектын аңлатып язды «Ведомости».

КАРГЫШ ҮЗ БАШЫҢА ТӨШӘ...

Төркиядә җир тетрәгәч, гөнаһыннан да курыкмыйча, «шул кирәк аларга, ике фронтка эшлиләр, әйбәт булды, башларына ишелде», дип шатланучылар булды. Безнең күршедә бер бабайга хәтле, кайдандыр ишетепме, укыпмы, шулай дип кабатлап йөрде. Тиле юрап китерә, диләр. Менә хәзер Русиядә дә җир тетрәүләр турында ишетәбез. Яңарак кына Камчаткада җир тетрәгән дип телевизордан күрсәттеләр. Кибет киштәләреннән әйберләр егылып төшкән, стеналарда ярыклар барлыкка килгән. Элегрәк тә ул якларда бер җир тетрәү булган иде инде. Дошманыңа да, уйнап кына да яман теләк теләргә, каргарга ярамый ул. Үз башыңа төшә... Шушы изге Рамазан айларында гөнаһлардан тәүбә итсәк, илгә-көнгә тынычлык теләп, күбрәк догалар кылсак иде.

РӘМЗИЯ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии