- 04.04.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №14 (5 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«ҺӘЛАКӘТ БУЛМАСЫН ДИБЕЗ»
Әле кибеттә очраштык та, үзара сөйләшеп торабыз, сезгә дә үзебезне борчыган мәсьәлә буенча шалтыратырга булдык. Безнең авылда үзәк асфальт буенда таштан эшләнгән яңа бер гараж бар. Ул үзе кулланылмый да, тик юлдан килгәндә машинадагы кешеләргә юлны каплап тора. Һәлакәт-мазар булмасын дибез, аны алып атып булмас микән?
Бер төркем өлкән яшьтәгеләр,
Әлки районы, Чиябаш авылы
Соравыгызга җавапны Чиябаш җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин бирә:
– Ул гараж чатта тора, йорт каршында салынган. Борылышта булганлыгы белән, юл күренми, дип бара инде халык. Андый проблема бар анысы, хәзер хуҗасы белән сөйләшергә кирәк. Мин карталар буенча карадым, аның җирләре межаланган. Тик рәсмиләштерелгәнме-юкмы, анысын белешергә кирәк. Рәсмиләштерелгән булса, берничек тә алдырып булмыйдыр, рәсмиләштерелмәгән булса, хуҗалары белән сөйләшеп, проблеманы берәр ничек хәл итәргә тырышырбыз.
УРМАНДА САБАНТУЙ УЗДЫРАЛАР
Телевизордан Сабантуйларның кайсы урыннарда уздырылачагын күрсәтеп сөйләделәр. Мин үзем Авиатөзелеш районында яшим. Элегрәк Сабантуйларны Социаль шәһәрнең (Соцгород – иск.) стадионында уздыралар иде. Дуслар, танышлар белән шунда очрашып, сөйләшә идек. Утырып хәл-әхвәл сораша, күрешә идек. Андый күңелле Сабантуйлар бетте хәзер. Кайдадыр урман буенда җыен ясыйлар да, шуның белән бетә. Мәсәлән безгә – өлкән яшьтәгеләргә ничек барырга соң ул урманга? Аякларыбыз авырта. Без түгел, яшьләр дә бармый ул җыенга…
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА,
Казан шәһәре, Төньяк бистәсе
ТЫЙНАКЛЫК КИРӘК
Безне үзеңнән өлкән яшьтәге һәм дәрәҗәле кешене хөрмәт итәргә дип өйрәттеләр. Шуңа да, газетагыз аша Элвин Грейның Салаватны көрәшкә чакыруын укыгач, шаккаттым. Мин моны тәртипсезлек дип уйлыйм. Хәзер тамашачының зәвыгы бозылды. Кешенең кәмит карыйсы килә. Элвин Грей үзенең тамашачысына нинди зәвык бирә ул? Шул көлдереп утыруы, сәер киемнәре, платформалы аяк киеме киеп, сикереп йөрүе белән алдырадыр дип уйлыйм. Акча җыю кәсебенә керешкән икән, аңа тыйнаграк булырга кирәктер.
Фәйрүзә ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Казан шәһәре
ЮЛЛАРНЫ ЧИСТАРТМЫЙЛАР
Без, кешеләргә, гел нидер җитми инде. Җәен яңгыр яумый торса – яңгыр сорыйбыз, кышын кар яумый торса – кар сорыйбыз… Быел, Аллаһка шөкер, кар күп яуды. Ләкин яуган карны үз вакытында урнаштырып бармау сәбәпле, юлларда йөрү кыенлашты. Машина белән түгел, җәяү йөрү дә кешеләр өчен зур проблемага әйләнде… Бала арбасы этеп йөрүчеләрне бигрәк тә кызганабыз шул чакта.
Яз аеның беренче ае үтеп китсә дә, көннәр суык тору сәбәпле, юллардагы бозлар шул килеш кала бирә. Вакытында карны чистарткан булсалар, болай җәфаланмас идек. Быелга кадәр ишек алдын чистартып торучыларыбыз намуслы хезмәт иткән иделәр, ни сәбәпледер, быел аларны кыскарттылар, һәм менә нәтиҗәсе…
Бу юлларны чистартмау – безнең шәһәрдә генә микән соң? Көннәр җылытып, юлларның кардан-боздан чистартылуын зур түземсезлек белән көтәбез. Бигрәк тә машина йөртүчеләргә авыр бу чор.
Зөлфирә ГАББАЗОВА,
Алабуга шәһәре
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии