- 04.03.2015
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2015, №9 (4 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Узган атнада Мамадышта асрамага алган кызын көчләп яшәгән ата турында язма чыккан иде. Пәнҗешәмбе көнне телефоныбыз күпсанлы шалтыратуларга күмелде. Барысы да үз фикерен әйтеп калырга ашыга, барысы да атаны җәзаларга кирәк дип саный. Укучыларыбызның язмаларга карата фикер белдерүләрен бик хуплыйбыз. Сезнең бәягез, сезнең фикерләрегез һәм теләктәшлек күрсәтүегез безгә кыюлык өсти, иҗат итәргә көч бирә. Фикер генә түгел, сорау бирүчеләребез дә бар. Аларның сорауларын җавапсыз калдырмадык.
ЙӘ СҮТСЕННӘР, ЙӘ ТӨЗЕСЕННӘР…
Мин район үзәгендә яшим. Балтач уртасында элеккеге туберкулез диспансеры бар. Ярымҗимерек хәлдә инде ул. Яз җиттеме – кичләрен шуның эченә яшьләр кереп тула да, җыелып, эчеп-тартып, шаулашып, бөтен тынычлыкны алалар! Нишләп сүтеп ыргытмыйлар икән шуны? Менә мин диспансер янында гына яшим – башларга каба бит яшьләрнең шау-шуы. Йә төзесеннәр дә кулланылышка тапшырсыннар инде ул бинаны, йә сүтеп ыргытсыннар! Хакимияттәгеләрдән сорагыз әле, кайчан сүтәчәкләр икән?
Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм.
Балтач районы.
Әлеге мөрәҗәгатьне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка юлладык.
«Ул бинаның эченә яшьләр кереп утыра алмый, чөнки аның ишекләре ачык түгел, ябык. Кайбер тәрәзәләре генә ватык. Авария хәлендәге торакларны сүтү буенча эш алып барылачак, шунда аны сүтәчәкләр. Бу эш быел җәйгә таба эшләнер дип планлаштырабыз», – дип җавап бирде ул.
«БАРЫ ТӘМУГТА ЯНАЧАК!»
Безнең авылда озак кына чирләгәннән соң, берәү үлде. Мәетне зиратка алып киткәч, өйгә кереп, дога укыйлар бит. Шуны укучы бер әби әйтә: «Хәзер укыдың ни, укымадың ни, бер файдасы юк. Аның барыбер урыны тәмугта булачак!» – ди. Ул әби шулай әйтергә тиеш идеме? Алай әйтергә ярыймы-юкмы?
Буа районнан бер апа.
Әлеге сорауны Равил хәзрәт Бикбаевка бирдек.
– Без, мөселманнар, бер кеше турында да тәгаен итеп, бу кеше тәмугка керә, бу кеше җәннәткә керә, дип әйтергә тиеш түгел. Бу бары тик Аллаһы Тәгалә эше. Татар кешесен мөселман дип исәплибез һәм безнең эш – аны юып, кәфенләп, дога укып, соңгы юлга озату. Ә кемнең кая эләгәсен хөкем итү ярамый, – диде ул.
ХАТ ТАШУЧЫ СӘЛАМӘТ БУЛСЫН!
Сезнең гәҗитне бик хөрмәт итәм. Ул мактауга лаек. Әмма халыкка ул почта таратучылар хезмәте ярдәмендә генә килеп җитә бит. Бу уңайдан үзебезнең хат ташучыбыз Резеда Гыйниятуллинага рәхмәт әйтәм. Ул күп еллардан бирле халыкны хезмәте белән шатландырып тора. Аңа авыл исеменнән сәламәтлек телисем килә!
Гөлнур ЗАҺРЕТДИНОВА.
Буа районы, Әркә авылы.
ЕЛАДЫК
Сеңлем белән «Асрамага алган әти көчләде» дигән язманы елый-елый укыдык. Рәхмәт яусын, кызым. Йөрәкләр әрни… Ятим булып үскән бит инде ул бала! Аның яшьлеге гел елап, күз яшендә үткән. Күңел әрни. Бик борчылдык, әле менә һаман да елап утырабыз.
Галиябану ЗӘЙНУЛЛИНА.
Түбән Кама шәһәре.
БӘШИРӘНЕ ЯРАТАМ
Сеңлем, газетагыз җитдиләнеп китте. Бөтенесе әйбәт, илдә ниләр булганы турында бик әйбәт язасыз. Туган телне дә яклыйсыз. Мин үзем балалар бакчасында татар теле укытам. Туган телне язуыгыз турында шуның кадәр куанып укыйм! «Тәмлетамак» сәхифәгез дә әйбәт. Әмма язучылар, артистлар турында язмый башладыгыз. Башка газеталарда хәтта икешәр җырчы турында язалар. Минем, мәсәлән, Бәширә Насыйрова турында укыйсым килә. Алайса, бөтенләй бернәрсә дә белә алмыйбыз кайбер җырчылар, язучылар, аларның тормышлары турында. Концертларына гына баргалыйбыз инде. Шундый күңелсез күренешләргә юлыгасың ул концертларда! Мин гел беренче рәтләрдә утырырга тырышам. Олы яшьтәге хатыннар салып керәләр дә, кычкырып-кычкырып, сәхнәдәге артистка теләсә нәрсә әйтеп утыралар. Ник шулкадәр тәртипсез икән бу халык? Матур гына утырырга була бит инде!
Гөлзада апагыз.
Казан шәһәре.
Гөлзада апа, Бәширә Насыйрова белән интвервьюны киләсе саннарның берсендә укырсыз. Очрашырга теләп шалтыраткач, «Тормышымда нинди яңалык булсын инде, бар да элеккечә, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт юк», – дип, кәефсез генә җавап бирде ул. Әмма 12нче марттан соң очрашырга риза булды. Артистлар турында язуыбызны туктатмадык, киләчәктә дә язачакбыз. Бу, барлык темаларны колачларга вакыт җитмәү аркасында, берникадәр тәнәфес кенә булып алды.
ҮПКӘЛӘДЕМ!
Мин сезгә сугыш чоры балалары фотосын җибәргән идем. Җавап та килде, фотолар сыйфатсыз, аларны бастырырга мөмкин түгел, дип. Шундый алга киткән гасырда шул карточканы кеше итеп булмыймыни? Кешегә күрсәтеп, таушалып беткән ул анысы, сүз дә юк. Әмма әллә нинди фотосурәтләр барлыкка китерәләр бит компьютер аша. Нүжәли шуны эшләп булмый кешечә, ә? Әгәр дә яхшылап эшләп, газетада бастырсагыз, чыгымнарын да үзем түләр идем. Аннан соң авылдашларым да сөенер иде үзләрен күреп, вафат булганнарның туганнарын күреп. Бу фото миндә генә бар дип беләм. Нык үпкәләдем сезгә!
Фәнисә ГАБИДУЛЛИНА.
Мөслим районы, Иске Вәрәш авылы.
Фәнисә апа, бу фотоны күргәч, ни өчен бастырмауларын аңладым, чөнки ул уч төбе кадәр дә юк, бик кечкенә, ә үзендә бик күп кеше сурәтләнгән. Әгәр дә без аны зурайтсак, барыбер андагы кешеләрнең йөзләре ак тап кына булып күренәчәк. Ә ул ак тап аша авылдашларыгызның кемне дә булса таный алуына шикләнәм. Бу очракта бернишләп тә булмый. Шуңа аңласагыз һәм кичерсәгез иде.
Әлегә менә шулар. Бу атнада да пәнҗешәмбе көнне сезнең белән элемтәдә булырбыз. Әйтер сүзегезне әйтеп калырга ашыгыгыз. Телефоныбыз (843)272-42-17.
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии