АЛТЫН КУЛЛЫ КЕШЕЛӘР

2011 елның 18 июне… Җылы, матур, кояшлы көн. Беренче имтиханны уңышлы гына биреп, өйгә кайтып киләм. Бүген Арча районы Симетбаш авылында кичке сабантуй. Планнар зурдан…

Әмма бер минуттан барысы да юкка чыкты. Өйгә кайтып җитәргә 10 чакрым калганда коточкыч авариягә очрадым. Шуннан соң ниләр булганын кеше сүзе аркылы гына беләм, чөнки авариядән соң комага киткәнмен. Бер-бер артлы операцияләр, әлеге көнгә кадәр хәстәханә юлында…

Арча районының үзәк хәстәханәсендә эшләүчеләргә, миңа беренче ярдәм күрсәтүләре өчен, бик зур рәхмәтемне белдерәм. Авария нәтиҗәсендә ике аягым да өч җирдән сынган иде.

19 июнь иртәсендә мине Казанга РКБга озатканнар. Андагы реанимация, нейрохирургия, травмотология бүлеге хезмәткәрләренә дә бик зур рәхмәт.

Тик ни сәбәпледер ел ахырына кадәр аякка басып, йөреп китә алмадым, ясалган операцияләрнең дә файдасын күрмәдем. Ниһаять, 2012 елның 11 гыйнварында мине Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан 5нче хастаханәгә җибәрделәр. Ул вакыттагы хәлемне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Нинди йөрү ди ул, хәтта селкенә дә алмый идем. Бер караштан ук, операция ясамыйча булмый, дигән нәтиҗә ясадылар. Көн саен анализ тапшырдым, янәшәмдә табиблар йөгереп йөрде, дисәм дә артык булмас. Моның сәбәбен соңыннан гына белдем: хәлем чынлап та начар булган, инде үлек канга киткән икән.

Ул көннәрне искә төшерәсем дә килми, һәрбер сәгатьне санап, авыртуга түзә алмыйча, төннәрен елап үткәрә идем. Авыртуны баса торган даруларның да ярдәме тими башлады. Бу мәхшәр беркайчан да бетмәс кебек тоела иде.

17 гыйнвар көнне операциягә әзерләнергә куштылар. Ничек шатланганымны белсәгез иде! Никтер мондагы табибларга үземнән дә артыграк ышандым, өметләндем. Бүген генә түзим дә, иртәгә барысы да бетәчәк, дип үз-үземне юаттым. Катлаулы операция 6 сәгатькә якын барган. Шуннан соң хәлемнең яхшырганын сизә башладым. Әлбәттә, операциянең икенче көнендә үк йөреп китеп булмады. Операция барышында сөякне чистарткан булсалар да, ике атнага якын аны гел юдыртып тордылар. Шуннан соң гына әкренләп баса башларга куштылар.

Авыр минутларда хәлемне җиңеләйткән реанимация хезмәткәрләренә, бүлек җитәкчесе –Александр Игорь улына рәхмәтем чиксез.

Инде февраль ахыры, әмма мине һаман карыйлар, тикшерәләр. Табиблар миннән чын кеше ясады. Әле дә көн дә кереп хәлемне белеп торалар. Аларга булган рәхмәтемне ничек кенә белдерсәм дә, аз булыр шикелле.

Аерым рәхмәтемне мине дәвалаучы Нияз Мәүлихан улы Хөсәиновка әйтәсем килә. Ул мине аякка бастыру өчен бик күп тырышты. Иң авыр вакытларда янымнан китмәде. Яшь булса да, җиренә җиткереп тикшерде, ялгышлар җибәрмәде. Авыр минутларда аңа катырак эндәшкән булсам, чын күңелемнән, башымны иеп гафу үтенәм.

Шулай ук операциядә катнашкан Әмир Әнвәр улы Габделхаковка, травмотология бүлеге җитәкчесе – Әбрар Зәйдулла улы Вәлиевка, шәфкать туташлары Мәдинә Зыятдиновага, Гүзәл Мөхәмәтҗановага, Лилия Шакировага, Гөлнара Борхановага, Гөлүсә Хәйбулловага, Халидә Низаметдиновага, Юля Туевага, җәрәхәтләрне бәйләүдә катнашкан Оксана Батинага һәм Гөлназ Закировага бик зур рәхмәт.

Җиде ай хастаханә юлында йөреп, мондагы кебек кадер-хөрмәтне күргәнем булмады. Алар дәваланучыларның хәлен җиңеләйтү өчен, мөмкин булганның барысын да оста итеп башкара. Шундый авыр һәм четерекле эшләрендә түземлек, уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Безнең язмышыбыз алар кулында дисәм, дөрес булыр.

Бар дәваланучылар исеменнән, Алинә ХӘНӘФИЕВА.

АЛТЫН КУЛЛЫ КЕШЕЛӘР , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии