Ул мөмкинлек берәү генә

Коридор буйлап барганда, күземә ике укытучы чалынды. Сөйләшеп басып торалар кебек күренде. Яннарына якынлашкач, исем китте. Үзләре сөйләшәләр, ләкин шул ук вакытта икесе дә кесә телефоннарына төбәлгән. Бик тырышып нәрсәдер язалар. Бу бары тик бер мисал. Урамга чыксаң да, кибеткә керсәң дә – бөтен кеше «телефонда». Бу яңалык түгел, әлбәттә, әмма дөнья бик нык үзгәрде. Хисләр дә, карашлар да, гадәтләр дә башка. Үткән вакыт сагындыра, ләкин алга таба яшәргә кирәк. Мин үзем дә кесә телефонын кулланам. Башкаларны күзәтү кызык…

Элек кешеләр бишәр бала алып кайтып, өй карарга да, керне кулдан юарга да, мал-туар асрарга да бер көнлек вакытны җиткергән. Ә хәзер «заманасы башка». Бөтен әйбер җайлашкан, заманчалашкан, ләкин вакытыбыз җитми. Без ялкаулана барабыз, ахры. Вакыт ялкаулыгы да әкрен генә «заманлаша» бара. Ялкаулык белән әзергә-бәзер заманасы дияр идем мин моны. Килешмичә дә булмый, һәр заманның үз җае, үз авырлыклары, үз җиңеллекләре, үз гадәтләре бар. Акылыбыз, уй-фикерләребез белән дөрес эшләргә өйрәнсәк, гаджетларга бәйләнгән бу дөньяны да, «яңача ялкаулыкны» да менә дигән файдалы эшләрдә, идеяләрдә кулланып булыр иде. Ничек һәм кайда, анысы – һәр кешенең үз сайлавы.

Ахырда, бөтен дөнья кешесенә булган иң ихлас теләгемне әйтәсем килә: «Гомерегез бушка узмасын! Ул мөмкинлек берәү генә…»

Әминә ГАРИФУЛЛИНА.

Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.

Комментарии