- 04.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Аллаһыма шөкер дип башлыйм әле башын, чөнки әйтергә дә, язарга да, төртеп күрсәтергә дә була. Чын күренеш, чын алга китеш, бер арттырмыйча язам, ышанмасагыз килегез. Күрерсез.
Беләсезме, ничек сөенәм Мөслимнең үзгәрешенә?! Бер чокыр, бер пычрак, бер абыну-сөртенү юк хәзер бездә. Ялт иткән тигез юллар, кайсы урамына гына барма, чәчәкләр, фонтаннар, утырып сокланырлык, ял итеп алу өчен урыннар бар. Сүз җәйге матурлык турында бара. Хәзер без шәһәрчә яшибез. Ул безнең өчен искитмәле күренеш. Моның болай алга китешенә мин генә сөенмим, халыктан ишеткәнне язам. Бу әби кем турында яза соң әле дип тә уйларсыз. Ул – туган җирем дип, якташларым өчен дип хезмәт куючы мактауга лаек Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин. Башка түрәләр дә үрнәк алсын иде аңардан. Кесә өчен түгел, кеше өчен яшәргә кирәк икәнен аңлап, без бергә, без булдырабыз дияргә була сезнең белән.
Фәнисә ГАБИДУЛЛИНА.
Мөслим районы, Әмәкәй-Иске Вәрәш авылы.
Комментарии