Җан исәбен алуда мин ничек катнаштым

Бөтен Русия җирлегендә уздырылган, әһәмияткә ия булган, шул ук вакытта безнең һәрберебездән дә җаваплылык таләп ителгән зур вакыйга – 10 елга бер тапкыр уздырыла торган халык санын алуның чираттагысы 2021нче елның 14нче ноябрендә төгәлләнде.

Сәяси вакыйгаларга кем ничек карый инде, шәхсән үзем телевидение аша бу чараларны кайда ничек уздырулары турында даими карап, үзем дә битараф булмыйча, җан исәбе алучының килүен беренче көненнән башлап көтеп, 2021нче елның 14нче ноябренә кадәр һәрдаим, ишеккә кем кагылса да, күршеләрнең ишек ачканнарына яки япканнарына сагаеп, миңа килүчеләр булып, ишетми калмыйм дип, ишекне ачып карый идем. Көттем аларны. Чөнки бик тантаналы вакыйга бит, киемнәре дисеңме, башка төрле әзерлек чаралары күрү дисеңме – үзе бер бәйрәм кебек югыйсә. Беркая чыкмыйча, хәтта юыну бүлмәсенә кереп коенып чыгуларны кичектереп көттем. Ләкин... килүче булмады. Миңа сентябрь аенда 80 яшь тулды. Шуңа да карамастан, таныш-белешләрдән сораштырып, аларның килүләре турында кызыксына башладым. Фикерләре төрлечә булды. Соңгы көнне янә шалтыратып сораштым. Мин сорашкан өч кешегә дә килүче булмаган. Аптырагач, кайнар линиягә шалтыратып, белешергә уйласам да «автоответчик» кына биш минут «лекция» укыды да элемтә өзелде. Мин актив һәм үҗәт кеше буларак, «переписной участок»ны шәһәр эчендә эзли башладым. Янәсе, шалтыратып, чакырам. Телефоннары юк, белешмә ала алмадым. Шулай да прививка ясатып, сертификат алган муниципаль оешмага киттем. Анда да «сан алучы» булмады. Башка вазифа башкаручы кызларга мөрәҗәгать итеп, алардан сораштым, алар, бүген ял көне бит, диделәр. Ә мин аның саен үҗәтләнәм: «Алар өчен нинди ял?! Бүген 14нче ноябрь – сан алуның соңгы көне бит». Алар миңа Калинин урамындагы 21нче йортка яки «Лыжная база»га барып карарга киңәш бирде. Шунда булырга мөмкиннәр икән. Тәмам ачуым чыкты. Миңа 80 яшь, кан басымым югары, аякларым көчкә атлый. Мин аларны эзләргә тиеш түгел, ә үзләре миңа өч тапкыр килергә тиеш. Өйдә тотмасалар, ишеккә язу калдырырга тиешләр иде. Бер тапкыр да килүче булмады. Мин бу эштә 2002нче елда үзем дә катнаштым. 61 яшемдә сан алу бүлекчәсенең мөдире булып эшләдем. Переписчик эләкмәгән кешеләргә авыр чакларда шәхсән үзем барып, халыкны 100 процент исәпкә алу өчен көрәшә идем. Хәтта Госкомстат Русия исеменнән күкрәк билгесе белән бүләкләде. Теге кызларга шул таныклыгымны да күрсәттем.

Шунысын да өстәп әйтим, Казанда чыга торган күптиражлы газетада 10-15 ел дәверендә автор-корреспондент булып эшләдем. «Бу турыда һичшиксез матбугатка язачакмын, әйтегез аларга», – дигәч, телефон аша перепесчик чакыртып китерделәр. Билгеле инде, урамнан кергән бер гап-гади ир кеше. Өстендә куртка, битендә – битлек. Мин таныклыгын сорадым – юк, махсус өс киеме – юк. Мин сезгә ышана алмыйм, дигәч, паспортын күрсәтте. Мин бу эшне оештыручы түгел, дип, исе дә китмичә, гафу да үтенмичә, сорау алырга кереште. Тузга язмаган сораулар да күп чыкты, чит илдә шәхси йортыгыз бармы, башка җирдә яңадан яшәү урыныгыз бармы, ничә тел беләсез, эшкә керергә уйлыйсызмы, кайда, керемегез күпме һәм башка сораулар. Мин сорауларны чикләттем, кирәкле сораулар гына бирегез дип. Бу кеше 2002нче елда мин эшләп киткән бүлекчәдә халык санын алу эшен оештыручы кеше булып чыкты. Таныклыгымны күрсәткәч, мин сайлаган активист бит инде сез, ди. Мине исә аның үзен җаваплы итеп тоймавы гаҗәпләндерде.

Без эшләгәндә участокка бер КАМАЗ бланклар китереп бушаталар иде. Шуларны кулдан язып тутырырга кирәк. Кәрәзле телефоннар, компьютерлар юк заман. Без ничек шул срокка башкарып чыга алдык икән? Бүләкләнер дәрәҗәдә сыйфатлы итеп, өстәвенә әле «бомж»лар оялаган гараж артларын, ташландык барак чормаларын тикшереп, 100 процент җан исәбен алу үткәргән идек. Кабатлап әйтәм, мин инде пенсиядә, 61 яшемдә идем. Ул бланклар һәркайсы исәптә, номерлы, бозылганнарын да ташламыйча, тапшырасы иде. Менә ичмасам, чын җан исәп алу эше! Ә хәзер бер нәрсә язмыйлар, компьютерда баскалап эш башкаралар. Теге вакытта безгә түләгән эш хакын гына алмый алар. Эшләмәгән эшләрен эшләдек дип күрсәтеп отчет бирәләр. Менә битарафлык кайда ул! Минем моңа бик тә күңелем рәнҗеде. Берәүләр әйтергә мөмкин, бу сиңа, 80 яшьлек әбигә ник кирәк, дип. Дөрес, ник кирәк? Ә чынбарлык, хаклык өчен көрәштә, күңелендә чын хакыйкать яшәгәндә кешенең яше мөһим түгел. Түзә алмадым, хаксызлык белән дөнья буталды, пычранды. Бу нисбәттән безнең Бөгелмә шәһәрендә мэр булып Наил Мәһдиев эшләгәндә мондый баткаклыкларга юл куелмый иде. Аның җитәкчелегендә эшләгән вак түрәләр, бераз булса да, үзләрен җаваплы тоялар иде. Инвалидларга, өлкәннәргә игътибар булды. Рәхмәт аңа. Ул хәзер Чаллыда мэр вазифасын башкара.

Темадан читкәрәк китү булса да, язмый кала алмыйм. Бөгелмәне шәһәр дип атау дөресме, юкмы? Чынлыкта ул авыл дәрәҗәсендәге бер торак пункт. Ярый әле без пенсиягә чыгып өлгердек. 30-40-50 яшьлекләргә эш урыннары юк, алар читкә барып эшләргә мәҗбүрләр. Бөтен кеше дә каравылчы, урам себерүче, волонтер булып бетә алмый. Бу турыда Дәүләт Думасындагылар да уйлансыннар иде.

Вәсилә АРСЛАНОВА,

Бөгелмә шәһәре

Комментарии