«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ГАДЕЛМЕ БУ?

4нче ноябрьдә урыслар тәре йөреше уздыралар, дип укыдым. 1552нче елда Явыз Иван Казаныбызны басып алды. Алар ата-бабаларыбызның сөякләре өстендә үзләренең чиркәүләрен торгыздылар. Ә хәзер ел саен тәре йөреше уздыралар. Җитәкчеләребез моңа күз йома. Урыслар ни теләсәләр, шуны эшли. Ә Татарларга Хәтер көнен митинг итеп уздырырга да рөхсәт юк. Гаделме бу? Безне әби-бабайларыбыз гафу итсеннәр…

Әхәт САБИРОВ

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

Редакциядән: Әхәт абый, Татарстан православ чиркәвенең ел саен 4 ноябрьдә уздыра торган дини чарасы быел булмый. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан тәре йөрешен коронавирус сәбәпле үткәрмәскә карар кылган.

ҮЗ МИЛЛӘТЕҢНӘН БУЛСЫН!

Узган гасырның илленче еллары… Хәрби хезмәттән кайткан Камил абый белән институтта бер төркемдә укыган идем. Камил абый бер көнне туганнарына кунакка чакырды да, барырга уйладым. Ярый барганмын әле – мәҗлес бик күңелле үтте. «Бер туганыбыз урыс кешесендә кияүдә, аларны кунакка чакырмыйлар. Чөнки алар булганда мәҗлестә русча гына сөйләшергә туры килә», – дип, сөйләп алган иде Камил абый. Бу сөйләшүебез әле дә исемдә саклана. Хәзерге вакытта катнаш никахлар еш очрый. Күпчелеге татар-урыслар арасында. Баласының башка милләт вәкиле белән гаилә коруын ата-аналар да хуплый. Мәҗлесләр рус телендә генә бара. Шулай булгач, нинди милли горурлык һәм милли хисләр турында сөйли алабыз соң? Сайлаган парың үз милләтең кешесе булсын иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ГАЕП – КҮРШЕ КЫЗЫНДА

«Безнең гәҗит»нең узган санында «Күрше кызы су агыза» дигән язма чыккан иде. Тавыш килүгә зарланган Әнисә апа белән мин 40 ел таныш. Алар әлеге фатирда өч ел яши инде. Минем аларда кунакта да булганым бар, моңа кадәр мондый тавышлар килми иде. Су тавышы шушы кыз күченгәннән соң гына килә башлады. Ике пенсионер ни төнлә, ни көндез йоклый алмыйлар. Шакылдаган тавышларга үлгән кешең дә сикереп тора, билләһи газыйм. Шулкадәр нык ишетелә тавышы. Көне-төне ни эшли торгандыр ул кыз, ләкин чыдарлык түгел. Шуңа күрә бу су аккан һәм шакылдаган тавыш – стоякның гаебе түгел, күрше кызыныкы!

Розалия ШАКИРОВА

Чаллы шәһәре

ГАДИ ЭШЧЕГӘ ХӨРМӘТ ЮК

Бу ел бик мәзәк булды. Коронавирус дип башлаган идек елны, шулай дип бетерербез дә ахрысы. Чиргә сылтап, бик күп чаралар оештырылмый, бәйрәмнәр узмый, эшләгән кешеләр дәрәҗәле рәвештә бүләкләнми калды. Минем кыр батырлары турында әйтәсем килә. Президентыбыз авылларда Сабантуй үткәрергә рөхсәт бирде, «Сабантуй – ул кыр батырлары бәйрәме», – дип тә искәртте. Ләкин берсенең дә тотынасы килмәде бу эшкә. Районда кыр батырларын җыеп котласалар да була иде инде – эшләмәделәр. Ә бит кайбер районнарда кыр алдынгыларын өйләренә кереп тә котлап йөргәннәр икән. Радиодан ишеткән идем бу турыда. Ярый, Сабантуй шул килеш кенә үтеп китте, авыл хезмәтчәннәре көнендә җыеп котларлар әле барыбызны да, рәхмәтләр әйтерләр, дип уйлагандыр кайберәүләр. Көтеп тор! Анысы да үтеп китте. Районда коронавирус аркасында гади эшчеләр басуда эшләп калды, аларның җитәкчеләрен генә чакырып, бәйрәм иттеләр. Кая тәгәри соң бу дөнья?! Гади эшчегә бернинди хөрмәт тә калмады… Коронавирус аркасындамы бу, әллә инде форсат кынамы?

Исемем редакция өчен генә

Мөслим районы

ИПИЛӘРНЕ ПАКЕТТА САТАЛАР

Менә бездә инде ничә айлар буе коронавирус турында сөйлиләр. Сакланырга кушалар. Тик шушы куркыныч чир чәчәк аткан чор булса да, кайбер кибетләрнең киштәләрендә целлофан пакетларга гына тыгып куелган ипиләр күренә. Аларны пекарнядан, яки заводтан упаковка белән чыгармаганнар. Аларны шушындагы сатучы пакетларга тутырып куйган, дигән сүз. Ә кайбер зур кибетләрдә исә, ипиләр бөтенләй, пакетсыз гына киштәдә торалар. Аны кемнәр генә тотмагандыр да, кемнәр генә капшамагандыр. Шулай булгач, бу ипине ашар алдыннан кулыңны юуның файдасы буламы соң? Халыкны кул юарга өйрәткәнче, башта җитәкчеләр әнә шуны карасын!

Сәвия ГАЛИМОВА

Казан ШӘҺӘРЕ

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии