Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КЫЙММӘТЛЕ ЯЗМА
Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил турындагы язмасын (БГ, №38, 2023нче ел) зур кызыксыну белән укып чыктым. Җәмилне мин дә яхшы белә идем, бер генә арттыру да юк Фәүзия ханымның сүзләрендә. Ләкин бу мәкалә аның ире турында гына түгел бит. Монда – 90нчы еллар атмосферасы, шул вакыттагы көрәш, халкыбыз хокуклары өчен тарткалаш. Шул вакыйгалар казаны эчендә кайнаган, хәтта аларны үзе үк тудыра алган шәхес, таш кыядай үз кыйбласыннан тайпылмый баручы көрәшче истәлекләре бу. Безнең заман тарихын өйрәнәчәк буыннар өчен кыйммәтле, алыштыргысыз материал.
Марс ЯҺУДИН,
Чаллы шәһәре
МӘҢГЕЛЕК ЙОРТТА
1949нчы елның 25нче июль көнендә әти-әниемне биш баласы белән туган җирдән махсус боерык белән Себергә сөргенгә озаттылар. Хәзер авылыбызда (Иске Әнәле, Апас районы) яшәгән йортыбыз юк инде. Йортыбызны, мал-туарларыбызны конфискацияләделәр. Шулай булса да, авылга еш кайтып йөрибез. Туган авылга кайткан саен куанам да, моңланам да. Быел туган җиремә кайту вакыты якынлашканда, шул яктан искән йомшак җилләр күңелемә кабат хуш килде. Иң әүвәл, гел авылыбызның зиратына барабыз. Анда табигать тын калган: җил дә исми, яфрак та селкенми. Әйтерсең, зират әрвахлары тынып, безне көткәннәр, көтеп торалар... Зиратта әби-бабаларыбыз һәм якыннарыбызның каберләре. Кайсы якка гына карама, кабер ташларында – таныш исемнәр. Кыска гына булса да, барлык әрвахларга дога кылдым. Хәтта күңелем дә нечкәреп китте. Зират эче чистартылган, кырые яшел койма белән әйләндереп алынган, җәннәт бакчасы кебек. Авылдашларым мәңгелек йортка юлны онытмыйлар дигән сүз бу. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән әйтемне без беркайчан да онытмадык һәм онытмаячакбыз.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
АЛАБУТАГА – ДАН
«Безнең гәҗит»нең бер санында Гөлчәчәк Садретдинованың «Алабута гына димә» дигән язмасын укыгач, мин елап җибәрдем. Сугыш вакытында, сугыштан соң да без аннан нык файда алдык, ягъни алабута безне үлемнән алып калды. Без, биш-алты яшьлек сабыйлар, басуга барып, алабута сындырып алып кайта идек. Шөкер, бөтен басуда да алар уңды. Әле бит аны алып кайттың да, ашадың түгел, бик ныгытып чистартырга да кирәк. Төя торган җайланмасы авылда ике кешедә генә. Шуларга барып төя торган идек, шуннан соң гына боткасын пешереп ашадык. Әзрәк оның булса, ипигә кушарга да була иде аны. Менә без ничек интегеп үстек. «Хәзерге балаларга наз җитми», – дип сөйләшәләр. Менә без күргән авырлыклар турында сөйләргә кирәк, гыйбрәт булсын. Алабута ашап үскәннәрнең күбесе 80 яшьне узды, ә хәзер 70 яшькә дә җитә алмыйча үлеп китәләр. Мондый авыр заманалар беркайчан да килмәсен иде.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
АКЧА ТҮЛӘТӘЛӘР
Аңламыйм мин хәзерге законнарны. Без үзебез шәһәрдә торабыз. Сирәк булса да, җәй айларында авылдагы йортка кайтып киләбез. Анда теркәлмәгәнбез. Моңа да карамастан, каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен счет җибәрәләр. Кыйммәт бит әле ул! Ә бездән бер уч чүп чыкмый. Аңлатыгыз әле, ник түләргә тиеш без ул булмаган чүп өчен?
Бер бабай,
Казан шәһәре
Редакциядән. Русия Торак кодексының 155нче маддәсендәге 11нче пунктыннан күренгәнчә, әгәр торак хуҗасы аннан файдаланмый икән, бу коммуналь хезмәтләр өчен түләмәскә нигез булып тормый. Чүп вакытлыча чыгарылмаган чорда гына түләмәскә мөмкин (командировка, стационар дәвалану һ.б.).
Яшәүчеләр вакытлыча йортларында булмаган чорга коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләргә мөмкин, шул исәптән каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгаруны оештырган өчен дә. Яңадан исәпләүне торак бинаның бу чорда файдаланылмавын раслаучы кәгазьләр китергәч алырга була. Русия законнары вакытлыча булмау очрагына төгәл билгеләмә бирә: ул биш көннән күбрәк дәвам итәргә һәм алты айдан артмаска тиеш.
Кулланучының торакта вакытлыча булмавы белән бәйле рәвештә коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләү тәртибе һәм нигезләре Хөкүмәтнең 2011нче елның, 354нче карары белән расланган Кагыйдәләр белән регламентланган. Даими яшәү урыны буенча вакытлыча булмау чорының дәвамлылыгын раслаучы документлар исемлеге карарның 93нче пункты белән билгеләнгән. Аларга түбәндәгеләр керә:
– командировка таныклыгы күчермәсе яки хезмәт командировкасына җибәрү турында карар (боерык, күрсәтмә) күчермәсе;
– стационар дәвалау учреждениесендә яки санаториядә булу турында белешмә;
– кулланучы исеменә рәсмиләштерелгән йөрү билетлары яки аларның расланган күчермәләре (электрон юл йөрү документларын рәсмиләштергән очракта, аларны куллану фактын раслаучы документ кирәк: самолетка утырту талоны һәм башкалар);
– кунакханәдә, тулай торакта яки башка урында яшәгән өчен түләү счеты яки аларның расланган күчермәләре;
– вакытлыча тору урыны буенча теркәлү турында белешмә яки аның расланган күчермәсе;
– кулланучы вакытлыча булмаган очракта, торак бинаны ведомстводан тыш саклаучы оешманың белешмәсе;
– уку йортыннан, балалар йортыннан, интернат-мәктәптән, махсус укыту-тәрбия һәм башка балалар учреждениесеннән белешмә;
– торак урынында вакытлыча булмау фактын һәм дәвамлылыгын раслый торган башка документлар.
Документлар рус телендә булырга тиеш. Әгәр чит телдә төзелгән булсалар, аларны билгеләнгән тәртиптә легальләштерү һәм рус теленә күчерү таләп ителә.

***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итте

Комментарии