«Крутушка» рәтләнгән

«Крутушка» рәтләнгән

«Безнең гәҗит»тә басылган «» китекләре» (6 июнь, 2012 ел) язмасын укыгач, быел шунда ничек ял итүем турында сезгә дә язып җибәрергә булдым. Август уртасыннан сентябрьнең 5енә кадәр, дүртенче тапкыр «»да булдым.
Мәкаләдә язылганнарга кушылам, тик бу юлы барганда анда яхшы үзгәрешләргә тап булдым. Урын-җир, сөлгеләр, матраслар, ятаклар өр-яңа иде, укмашып беткән мендәрләр дә алыштырылган. Искеләре начар булмаса да, без торганда тумбочкаларны алыштырдылар, чират шкафларга да җитәр дип уйлыйк – күбесенең ишекләре каерылып чыккан. Узган ел мин торган бүлмәдә телевизор юк иде, быел шул ук бүлмәгә туры килдем, телевизор урнаштырганнар, эшләп тора. Ул хәзер күп бүлмәләрдә бар икән. Э.Фатыйхованың мәкаләсеннән соң куйганнар.
Ашханәнең зур залын ремонтка япканнар, кече залда ике сменада ашадык. Киләсе елга дүртенче корпуста ремонт буласы, ди. Әлбәттә, болар әле үзгәрешләрнең башы гына, дип уйлыйк. Эшлисе эшләр күп анда. Байтак җирдә асфальт тузган, кайбер уңайлы шифаханәләрдәге шикелле корпус белән корпус арасында ябык коридорлар эшләнсә дә, әйбәт булыр иде…
Элегрәк ашханә белән клуб арасында элемтә бүлеге бар иде, үткән ел июнь аенда аны япканнар. Читтәрәк кайсыдыр йортта бар ди, әмма бөтен кеше дә анда барып йөри алмый. Элемтә бүлегендә татарча матбугат та була торган иде. Мин ул турыда үткән ел министр Н.А.Никифоровка язган идем, әмма җавап килмәде.
Монда бар да начар икән, дип уйламагыз. Яңа директор Лариса Бикмуллина бик энергияле кеше, дип сөйлиләр. Дәва корпусы ялт итеп тора. Анда эшләүче – ләм белән дәвалаучы Резеда Зарипова һәркем белән уртак тел таба, кәефсез кешеләр дә аннан уңай якка үзгәреш буласына ышанып чыга. Постта торучы Наилә Хөсәенова бик ягымлы, душ бүлегендә эшләүче Ирина Борисова һәркемгә ышаныч тудырырга тырыша, массажда эшләүче Нурулла Шакиров мәзәк сөйләп пациентларны көлдерә, массажны җиренә җиткереп ясый, магнит белән дәвалаучы Галина Власова шулай ук һәркем белән әйбәт мөгамәләдә. Үзебезнең корпус табибы Гөлсирә Әхмәтова турында әйтеп китмәсәм, язмам тулы булмас иде. Ул һәркемне игътибар белән тыңлый, күңел җылысы белән дәвалый, яңа кешеләр килгән көнне кичке тугызларга кадәр эшли.
Әмма үзебездән, ял итүчеләрдән дә күп нәрсә тора: 2009 елда икенче катта телевизорлы бүлмәдә тордым, мин килгәнче кемдер шуның пультын алып киткән иде – юкка кызыгучылар да бар. 2010 елда яшәгән бүлмәдә обойларга язып бетергәннәр, үткән ел торганында идәндәге паласка нәрсәдер түккәннәр иде, җиһаз белән саксыз кыланучылар бар, бәдрәф-ваннада утны сүндермичә йөрүчеләр шактый. Без бит анда кунак кына, димәк, тыйнак булырга кирәк инде. Шуны онытмаска иде.
Харис ХӘКИМОВ.
Балтач районы, Шеңшеңәр авылы.«Крутушка» рәтләнгән , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии