Җанисәп мәсьәләсе

Җанисәп мәсьәләсе

Русия хөкүмәте танымаган бәйсез экспертлар төркеменең күзәтүләре, тикшерүләре, исәпләүләре буенча Башкортстанда элеккеге җанисәп нәтиҗәләре шундый: беренче урында татарлар, аннары урыслар, төп милләт кавеме өченче урында тора. Күсе елындагы җанисәптән соң башкорт милләте икенче баскычта булыр дип көтелә. Шул эшкә башы-аягы белән кереп баткан Тишков юкка гына бу якларда еш кунак түгелдер. Җитәкчеләр белән яшерен, рәсми булмаган очрашулар оештыра. «Карагыз аны»га охшаган боерыклар биреп болгатмаса да, аның тел төбеннән аңлашыла. Ул чәкчәк, бәлеш ашарга гына килми. Зурдан кубып сөйләшә. Аркылы-торкылы аргументлары да байтак аның, булдыра ул.

Җанисәпкә алдан әзер булырга иде. Ә татар килеп терәлгәч кенә терелгәндәй булып, тегеләй-болай итә башлый. Паспортларда милләт күрсәтелмәгәч, син, акыллы баш, бу эшкә таяк тыга алмыйсың, дип, кул селтәгәннәр байтак очрый әле. Янәсе, Мәскәү кремлендәгеләр ничек боера, Казан кирмәнендәгеләр киреләнә алмыйлар, каршы чыгып кара син! Тагын да катырак кыса, коча торган кабалага эләгәчәксез. Тыныңны да чыгарма... Мәскәүдәгеләрчә булачак. Мәскәүләр кушканча була. Шулай да атып калырга да вакыттыр инде. Коры сүзләр белән генә булса да. Миллилекне беренче урынга чыгарып. Гарип милләт булырга Аллаһ язмасын иде безгә. Безгә түгел, иманын саклый алган милләтләргә.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии