Буаның Талиясе шундый – илһамландыра һәм уйландыра да

Буаның Талиясе шундый – илһамландыра һәм уйландыра да

18-24нче август көннәрендә Буа драма театры актерлык осталыгын арттыру, театрның репертуарын яңарту максатында, «Буа Талиясе» дип аталган V Театр лабораториясе уздырды. Бу иҗат киңлегендә безгә дә катнашу бәхете елмайды.

Буа драма театры 2000нче еллар башында, төбәк хакимияте ярдәме белән яңадан торгызылган бай тарихлы театрлар рәтеннән. Аның үсешендә театрның хәзерге директоры Раил Садриевның да өлеше зур. Театр соңгы берничә елда үзе турында зур хәрефтән сөйләрлек эшләр башкарды, әле дә дәвам итә. Берәр яңалык уйлап табарга кирәк булса да, аларга куш икән. Театрның бинасы иске булса да, анда эшләүче артистлар максатчан һәм яңа формалар табып иҗат итүдән курыкмый. Шуңа да бу лабораториянең нәкъ менә Буа театры сәхнәсендә үтүе очраклы хәл түгел.

Лабораториянең исеме үзенчәлекле – «Буа Талиясе». Талия сүзе күпләрдә сорау тудырыр, чөнки бу очракта ул хатын-кыз исеме дә, бер сылуның нечкә биле дә түгел. Грек мифологиясендә комедия алиһәсен шул исем белән атыйлар. Талия илһамландыра, артистлар үз эшен башкара, белгечләр бәя бирә һәм сәхнәгә куярлык спектакль әзер. Шушы кыска гына чылбырны тудыру өчен күпме көч һәм вакыт кирәклеген дә билгеләп үтү мөһим. Хәер, артистларның вакыты кысан, чөнки театр лабораториясе – иҗатның үзенчәлекле формасы. Бер атна дәвамында Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Башкортстаннан килгән театр белгечләре, драматурглар, журналистлар белән берлектә, шушы Буа лабораториясе эшенә нәтиҗә ясый. Труппа актерлары төркемнәргә бүленә һәм берничә көн эчендә текст өйрәнә, образ тудыра.

Проектның даими җитәкчеләре – театр белгечләре Александр Вислов һәм Нияз Игъламов. Раил Садриевны да бу исемлеккә кертеп, «уйнаучы белгеч» дип атыйлар. Ә җитәкченең үз сүзләренә караганда, лаборатория яшь һәм креатив режиссерлар белән эшләү тәҗрибәсен бүләк итеп, театрда берникадәр яңадан эш башкарырга ярдәм итә.

Буа драма театры бинасы зур түгел. Уңайлы булуга һәм шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашуга карамастан, тамаша залы нибары 200 урынга исәпләнгән. Хәер, ул урыннар да үз тамашачысын көтеп зарыккан инде. Кешенең тормыш кыйммәтләре үзгәргән саен, аның сәнгатькә карата да фикере үзгәрә. Гади генә мәхәббәт тарихын сәхнәләштереп, тамаша залын тутырам димә. Халыкка кызыклы, шул ук вакытта мәгънәле спектакльләр тудырып, тамашачыны кызыктыру турында хыяллана театр. «Буа Талиясе» кысаларында башкарылган эш – шуның ачык мисалы.

Бер атна эчендә театр коллективы кечкенә-кечкенә өч төркемгә бүленеп, эскиз өчен Салават Юзеевның «Кияү урлау» (режиссер – Владимир Кузнецов), Аристофанның «Лисистрата» (режиссер – Булат Минкин) һәм Виктор Пелевинның «Столыпин» (режиссер – Тимур Галеев) әсәрләреннән фрагментлар файдаланды. Ике эскизда Раил Садриевның үзен дә күрү бәхете елмайды әле.

Шунысын да әйтергә кирәктер, режиссерлар өчесе дә рус телле. Моңа да карамастан, аларга аңлаешлы эскиз булдыру бәхете елмайды. Эскизларның икесе – Буа театры сәхнәсендә, ә «Столыпин» Раил Садриевның туган авылы булган Толымбай авылы сәхнәсендә күрсәтелде. Спектакльнең урыны-урыны белән ике телдә баруы исә рус телле тамашачыны театрга тартуның бер юлы буларак кабул ителде.

– Режиссер буларак әйтәм, һөнәрдә иң авыры – комедия кую. Аның төп бурычы – тамашачыны көлдерү генә түгел, ә уйландыру да. Бурыч гади түгел, әмма бик кызыклы. Комедия жанры – минем өчен югары биеклек. Кешеләрне еларга мәҗбүр итү күпкә җиңелрәк, – дип белдерде Владимир Кузнецов.

Эскизлар без күреп ияләнгән комедиягә охшамаганнар. 24нче август көнне күрсәтелгән «Столыпин»ны гына алыйк. Виктор Пелевинның әлеге әсәре белән таныш булмаган кеше спектакльдәге төп мәгънәне аңламас та, ләкин сәхнәдә барган вакыйга үз эченә тарта. Син дә геройлар белән уйлыйсың, уйныйсың, сөйләшәсең, сораулар бирәсең сыман. Дөресен әйтим, эскиздан соң күпләр бу әсәрне ачып укыды да әле.

Билгеле бер калыпка салынмаган һәм гади мәхәббәт, хыянәт тарихына гына нигезләнмәгән әлеге эскизлар. Киләчәктә, бәлки, алар сәхнәгә менеп, меңләгән тамашачыларга тәкъдим ителерләр – монысын вакыт күрсәтер. Тик әлегә Буа театры һәм артистлары һәр яңалыкны теләп кабул итә, җиренә җиткереп башкара һәм дулкынланып бәя бирүләрен көтә.

– Бу лабораторияләрнең өстенлеге зур. Мондагы атмосфера, көтелмәгән нәтиҗәләр бирә. Иң кыены – бер урында таптану, ә бу лаборатория алга этәрә, – дип уртаклашты театр белгечләре.

Бер карашка, 100 еллык тарихы булган театр турында күп сөйләп була кебек. Әмма аның үткәненә кайтып, тарих китабын ачасы килмәс, чөнки бүгенгесе һәм киләчәге күпкә кызыграк. Җитмәсә, театр җитәкчелеге үзе дә аның киләчәге турында уйлана. Татарстанга гына түгел, бөтен дөньяга танылу аларның исәбе. Елдан-ел бу хыялларына якынаялар да.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии