«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

РИЗЫКНЫ НИК ТАПТАТЫРГА?

«Безнең гәҗит»нең 12нче август санында (№32) «Русиядә чит илдән кертелгән 36 мең тонна азык-төлек юк ителгән» дигән хәбәр бар. 84 яшемдә булуга карамастан, мин моңа бик нык рәнҗедем һәм гарьләндем. Чит илләргә акча түләп, аларның күңелен күрәм дип алгач, аннары чыгарып түккәч, бик әйбәт түгел бит инде. Болар безнең акчага алынган бит. Без булдырабыз, дип кычкырабыз. Бу да булдыруга керә торгандыр инде. Аны нигә алалар икән? Алгач, нигә файдаланмыйлар? Ә үзләре атна саен азык-төлекнең хакын күтәрәләр. Без үскәндә 8-10 центнер ипекәй ала идек. Ул вакытта ипинең буханкасы 14 тиен тора иде. Ә хәзер 30, 40, 60 центнер ипи алабыз. Ипи хакы – 31 сум. Менә ичмасам алга китеш бу! Илдә 8-10 мең сум пенсия алучы пенсионерлар да бар бит әле. Телевизорлардан, радиодан гарип-гораба өчен акча җыялар. Ә үзебезнең акчалар җилгә оча. Моңа җитәкчеләр, депутатлар оялмыймы икән? Мин үзем бик нык гарьләнәм.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТЕЛНЕ САКЛАУГА КҮП КӨЧ КУЯСЫ

Без татар иле Татарстанда яшибез. Аның гүзәл табигатен, урман-кырларын, саф һавасын, зур уңышларга ирешкән хезмәт сөючән халкын ничек яратмыйсың?! Чит илләрдән, чит төбәкләрдән дә республикабызга кунаклар күп килә. Халкыбызның милли ризыкларын авыз итеп, татар моңнарын тыңлап, Татарстанга уңай бәя бирәләр. Татарлар да үзенең милләтен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Хәзерге болгавыр чорда татар телен саклап калу өчен күп көч куярга кирәк. Мәктәпләрдә татар теле, әдәбият дәресләренең кыскартылуы да безнең файдага түгел. Мөфтиебезнең мәчетләрдә татар телен өйрәтү дәресләре оештыруы – бик күркәм күренеш. Милләттәшләребезнең туган телне белүе бик мөһим. Чөнки ул киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

75 ЯШЬТӘН ПЕНСИЯ АРТАМЫ?

80 яшькә җиткәч, пенсияне арттыралар. Хәзер 75тән үк арттыра башлыйсылар икән, дигән хәбәр йөри. Чын сүз микән бу?

БИБИКАМАЛ әбиегез,

Сарман районы

Редакциядән: укучыбыз 80 яшь тулганнан соң автомат рәвештә өстәлә торган 5686 сум 25 тиен акча турында әйтә (2020нче елның 1нче гыйнварына шундый сумма булган, ул үзгәреп тора). Шушы өстәмә акчаны 75 яшьтән үк түли башларга, дигән тәкъдим белән ЛДПР һәм «Гадел Русия» партияләре чыккан иде. «Күп пенсионерлар 80гә кадәр яшәми, шуңа пенсияләрен 75тән үк арттырырга кирәк», – дип аңлатты алар матбугатка. Ике закон проекты әзерләгәннәр иде. Тик Русия Хөкүмәте проектларның берсен дә хупламады. Пенсияне 75 яшьтән арттыру өчен җитәрлек нигез юк, дип белдерделәр.

ШӘҺӘР КӨНЕ ТҮГЕЛ, РЕСПУБЛИКА КӨНЕ!

Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы булгач, Татарстан Республикасы суверенитеты көненә әзерлек тә иртәрәк башланды, 30нчы августны көтеп тормадылар. Телевизор, радиодан рекламасын әйләндерәләр, котлаулар яңгыраталар. Кайбер кибетләр дә бу бәйрәмне үз файдаларына кулланып калырга тырышты: бәйрәм уңаеннан дип, төрле акцияләр, ташламалар игълан итәләр. Дөресен әйтим, без, пенсионерлар, болай да ташламаларны ярата торган халык. Монда да кирәк-яракны арзанлы акцияләр вакытында алырга тырышам. Тик «30 процентная скидка в честь Дня города!» ише акция игълан иткән кибетләрдән юри бернәрсә дә алмыйм. Наданнар белән эш итмәскә кирәк. Нинди «День города» булсын ди бу?! 30нчы август – Татарстан Республикасы суверенитеты көне ул! Аның «суверенитет» дигән сүзе төшеп калды инде, хәзер хәтта бу сүзне әйтү ниндидер җинаять кебек кабул ителә. Ичмасам «Республика көне» дигәне бара иде әле. Соңгы елларда шулай Шәһәр көненә генә әйләнеп калды. Беркөнне 14 яшьлек оныгым да: «Дуслар белән Шәһәр көненә барырга җыенабыз», – дип әйтеп тора. Бөтен җирдән шулай дип кычкыра торгач, аның башына да кереп калган, димәк. Каршыма утырттым да 30нчы август бәйрәменең чын асылын аңлаттым. «Аңладым, дәү әни», – диде. Алар барысын да аңлый – яхшылап аңлатырга гына кирәк.

Даими укучыгыз (исемем редакция өчен генә),

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии