«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ДӨРЕСЛЕК ҖИНАЯТЬМЕ?

Язучы Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» китабыннан кыскача өзекләр «Безнең гәҗит» һәм «Звезда Поволжья» газеталарында гына басылды. Татар халкының чын тарихы язылган шушы китапны экстремистик әсәр дип тануны сорап судка биргәннәр. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, татар галимнәре бу җитди мәсьәләдән читтә калмасын иде. Чөнки Вахит Имамовтан соң башка язучыларны, галимнәрне, журналистларны да җаваплылыкка тарта башларга мөмкиннәр…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ШАҺГАЛИЛӘР ҺАМАН ДА БАР ИКӘН…

Язучы Вахит Имамовның китабын экстремистик дип тануны сорап, судка биргәннәрен «Безнең гәҗит»тән күзәтеп барабыз. Нәрсә булып беткәнен язып барсагыз иде.

Шаһгалиләр һаман да бар икән бит әй! Вахит Имамовның әсәрләрен бик яратып укыйм мин. Андый тарихчылар бик сирәк бездә. Заманында Мамадыш райсоветы рәисе булып эшләгән Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин килеп чыкты менә. Аның да тарихи язмаларын бик ошатып укыдым. Калган тарихчылар күбесенчә хөкүмәт нинди бирем бирә – шуны язалар.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Түбән Кама шәһәре

ДЕПУТАТЛАРДАН НИ ФАЙДА?

«Безнең гәҗит»нең 17нче июль санында чыккан «Хушыгыз, депутатлар! Киләсе очрашуга кадәр!» дигән мәкаләне ике тапкыр укыдым. Депутатлар, пенсия яшен арттыру турындагы законны бертавыштан кабул иттек, дип сөенеп утыралар. Ә алар беләме икән: иртәнге сәгать 4тән кичке 7гә кадәр эшләүче терлекчеләр 65 яшькә кадәр эшли аламы? Ничек эшләсеннәр?! Сугыш чоры балаларына ярдәм итә алмадык, дип сөйләгән депутатлар. Газга, утка хакны күтәреп кенә торалар. Бензин бәясе дә артып кына тора. Ә халыктан сатып ала торган продукцияләр очсыз. Бай түрә, депутатлар балаларын чит илләрдә укыталар, балалары тормышның бер авырлыгын да белми. Ә ярлы халыкның балалары 60 мең түләп укыйлар, аннан эшкә дә керә алмый интегәләр, 50-60 яшенә җиткәнче ипотека түлиләр. Бу ипотека дигән нәрсәне уйлап тапкан кешенең үз баласына ипотека түлисе булмагандыр. Яшьләрнең бөтен яшьлеге шул ипотека түләп үтә бит. Депутатлар берсен-берсе мактап депутат булалар. Алар сайлау алдыннан гына шулай матур сөйләшәләр, депутат булгач, сәлам дә бирмиләр. Менә шул депутатның берәрсен авылга кайтарып, бер айга 10 мең сум пенсиягә яшәтеп карарга иде. Менә белерләр иде! Мин үзем генә дә 3 депутатка хат яздым, берсе дә җавап бирмәде. Аларның үз кайгылары көчле шул: бөтенесендә бушлай 5-6 фатир, 3-4 машина, урлашса – хөкем итәргә дә ярамый…

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТАТАРЧА ЯЗЫП БУЛМАГАНМЫ?..

Сайлау алдыннан һәр кешегә Фәрит Мөхәммәтшиннан хатлар килде. Урысча гына язылган. Бер ягына татарча да язса, кешечә булыр иде бит. Бик матурлап, якты киләчәк вәгъдә итеп язылган ул. Тик «Бердәм Русия»нең халык өчен нәрсә эшләгәннәре бар соң? Телебезне бетерделәр, җиребезне бетерделәр, татарча мәктәбебезне бетерделәр. Ә татар халкы өчен, Татарстан халкы өчен нәрсә эшләделәр? Юк бит эшләгәннәре! «Бердәм Русия»нең эшләгән бер генә эше бар: әби-бабайлардан акча җыеп, юл салалар. Шуның белән шул.

РАВИЛ,

Балык Бистәсе районы

СТАЛИН ГЫНА ДИМӘГЕЗ…

Сталин мәсьәләсендә бик күп гаугалар чыкты. Кайберәүләр мактады, кайберәүләр хурлады. Ләкин Сталинны, большевикларны гаепләү – күз буягыч кына ул. Скандинавия утравыннан чыккан Рюрик башкисәр булган. Бүгенге Русия җирендәге бөтен төр халыкларны талап, үтереп, суеп йөргән. Бүген дә шул ук колбиләүчелек дәвам итә. Халыкка менә шуны аңлату җитми. Бер Сталин гына башлап җибәргән вазгыять түгел бу…

Исемем редакция өчен генә

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии