«На посошок» – һәм таралышабыз!

«На посошок» – һәм таралышабыз!

Һәм таралыштык. СССРны таркатуга зур өлеш керткән, РСФСРның Югары Советы Рәисе Ельцин, Украинда каяндыр казып чыгарылган Кравчук, Белоруссиянең ул вакыттагы Югары Советы Рәисе Шушкевич «Беловежский» килешүенә кул куяр алдыннан, шушы сүзләрне әйтеп, тизрәк таралышырга уйлыйлар. Ләкин көтелмәгән бер хәл чак кына бу мәкерле планнарны бозып ташламый. Өстәлдә ак аракы юк икән ләбаса. Төрле сорттагы бик яхшы шәраблар гына куелган. Ә Ельцин шәраб эчми, йә аракы, йә самогон гына эчә икән. Ул кул куймый, киреләнә башлый. Инициативаны Ельцинның ярдәмчесе, СССРның кан дошманы, шовинист Бурбулис үз кулына ала. Хәлнең мөшкеллеген ул гына чамалый. Тиз арада аракы табып китерелә. Шуннан эш худка китә. Баш төзәлә, күңелләр күтәрелә. Ә калганы инде «дело техники». Анда бит үз эшләренең осталары, көнбатыш разведкасы карамагында махсус курслар үткән кешеләр була.

Килешү төзелә, куллар куела. Хәзер инде «на посошок» эчеп таралышырга да вакыт җитә. Ельцин үзен дворян, боярин итеп хис итә башлый ахрысы: «на посошок»ны элеккеге традицияләргә нигезләнеп кабатларга һәм шул рәвештә саубуллашырга тәкъдим кертә. Моның өчен махсус таяк – посох ясап китерелә. Менә монда инде, җәмәгать, бераз гына аңлатып китүне кирәк саныйм. Нинди сүз соң ул «на посошок», кайдан алынган?

Узган гасырның 70-80нче елларында аракы эчү зур афәткә әйләнгән иде бит инде. Мәҗлесләрдә, туйларда аракы-шәрабны җырларга кертеп җырлау модага кереп, хәтта сәхнәләрдән дә яңгыраган очраклар булгалады.

Айкап җибәр, чайкап җибәр

Шул казакның камчысын.

Эчеп җибәр салганнарын,

Калдырмыйча тамчысын.

Эчеп тә карады инде СССР халкы. Дөресен генә әйткәндә, барыбыз да эчтек. Аракысыз бер генә эшне дә эшләп булмый иде бит. Җитәкчеләр дә эчте, академик-профессорлар, укытучы-табиблар да, мастер-прораблар, эшчеләр, колхозчылар да.

Менә шушы аракы мәҗлесләренең тәмамлану вакыты җиткәч, соңгы рюмканы «на посошок» дип эчәргә гадәткә кереп китте бит. Гәрчә ул сүзнең нәрсә аңлатканын белмәсәләр дә. Дөрестән дә, мин моны үзем дә белми идем. Күпме кешегә сорау биреп тә, төгәл җавап алганым булмады. Укый, эзләнә торгач, бу сүзнең һәм башка күп кенә кызык сүзләрнең ничек барлыкка килгәннәрен аңлата торган язмаларга юлыктым.

Патша заманнарында дворян-боярларның кулларына таяк (посох) тотып йөрү модасы булган. Ул бик матур, затлы итеп бизәп эшләнгән, өскә таба диаметры зураеп, хуҗасының иңбашыннан түбән булмаган. Мәҗлесләрдә эчеп исергән кунаклар кайтырга җыена башлагач, аларга соңгы рюмканы шушы таяк – посох өстенә куеп эчеп җибәрергә тәкъдим иткәннәр. Рюмкадагы эчемлек түгелмичә эчелсә, рюмка төшеп китмәсә, кунакны өенә кайтарып җибәргәннәр. Әгәр инде киресенчә булса, кунакны җибәрмәгәннәр, йокларга хуҗаларда кунып калган.

Менә шуннан «на посошок» атамасы безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии