- 03.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №25 (29 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бар моң-зарымны язып узам әле. Республикабыз шулкадәр алга китте, дөнья күләмендә дан тотучы КамАЗ, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән һәм башка төбәкләрдә нинди зур заводларыбыз эшли. Бу өлкәдә алга китү бик күркәм хәл, мактанырлыгыбыз бар. Инде хәзер авылларыбызда фермерлар, яки элеккечә әйтсәк, «кечкенә байларыбыз» бик күбәйде. Монысы да зур ачыш.
Әмма менә шушы байларга әзрәк алга китү өчен кечкенә техникалар бер дә җитештерелми? Менә элек «Т-16», «ДТ-20» кебек бәләкәй тракторлар бар иде. Инде галим-инженерлар да күп, заводлар да байтак. Нигә менә шундый техниканы чыгармый икән алар?! Шул техниканы тагылма техника белән дә тәэмин итә алмыйлар. Зур техникага көче җитми бит һәркемнең. Авылларда «Вамин» хуҗалыклары җәелде. Менә алар ала чит ил техникасын. Тик аларның да арбадан башка бер тагылма техникасы юк. Элек, колхоз чорында, бер трактор алсалар, ул бөтен төр тагылма техникасы белән кайта иде. Менә шул турыда уйлыйсы иде хуҗаларга.
Авыл халкы өчен иң кирәклесе – ат арбасы. Резина шин заводлары бар бит, ник бер цехында әзерләмәскә ат арбасы өчен көпчәкләр. Кая карама, авыл хуҗалыгы машинасының көпчәген урлап куялар.
Хәзер ат, кәҗә тиреләрен җыймыйлар. Соң республикада юкмы тире эшкәртү заводлары? Белгәнемчә, кәҗә тиресе хромга китә иде. Хөкүмәт үзе хуҗа булмагач, әйбернең кадере юк хәзер. Алыпсатарларга игътибар. Алар бит үз кесәләрен генә кайгырталар. Хөкүмәткә 10 тиен налог түләп, алдап яталар. Болай алдашуларга кайчан чик куелыр? Полиция ни күрсәтер, алда күрербез.
Ил күләмендә солдат киемен үзгәртеп, Юдашкинга акча түләп, ни кылдылар. Нигә аны башта бер урында сынап карамыйлар икән? Күпме зыян килде, күпме солдат саулыгын югалтты. Без кигән кирза итекләр сугыш чорында да үзенең дәрәҗәсен җуймады. Ерак Көнчыгышта да туңдырмады ул итекләр. Үзем шунда 3 ел хезмәт иткән кеше.
Исәнлек теләп, Зиятдин абзагыз.
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.
Комментарии