Хәсрәттән туган сәләт

Балачактан шигырьләр укырга яраттым. Шигырь тезмәләрен ятлап, әти-әниемә, туганнарыма сөйли идем. Үсә төшкәч, шигырьләрне үзем яза башладым. Күп кеше белән аралаша-аралаша, иҗатка якын булган дусларым да пәйда булды. Арада яшьләре дә, өлкәннәре дә бар. Шигърият дөньясы үзе бер серле могҗиза бит ул…

Беркөнне танышым бер Ак әби белән сөйләшүен әйтте. 81 яшен тутырып килүенә карамастан, ул да шигырь яза икән. Бер дә уйламыйча, аңа кунакка киттем. Казанның Левченко бистәсендә яшәүче Зәйтүнә әбинең өенә атлап керүгә, җанымны җылылык биләп алды. Харис абый белән Зәйтүнә апа көләч йөз белән каршылады мине. 57 ел бергә күзгә-күз карашып, матур гына гомер кичерәләр бу гаиләдә.

Гомер узды, картлык җитте,

Вакыт безне сынады.

Бирешмәдек, нык тордык без.

Тик йөрәкләр елады.

Зәйтүнә апа сөйләгәннәрне тын да алмый тыңлап утырам, күз алдына ике яшь парның кавышкан чаклары, яшьлек килеп баса.

…Харис исемле чибәр егетнең күңеле Апас районындагы Барыш авылында туып-үскән кызына төшә. Яшь кыз, укытучы һөнәрен ташлап, Казанга, яраткан кешесе янына килә. Берсеннән-берсе матур ике кыз балалары туа.

Гомер матур гына алга атлый. Ләкин бәхетсезлекләрнең кайда сагалавын белсәңче… Һич уйламаганда Зәйтүнә апаның әнисе, аның артыннан абыйсы гүр иясе була. Күңел сыкравына ничек түзәргә, йөрәк әрнүен ничек оныттырасы?! Нәкъ менә шул чакта күңелдә туа башлый. Безнең татар халкы шатлык килсә дә җырлый, кичерсә дә аны моң белән җиңә бит… Зәйтүнә апа да күңел серләрен рифмалар белән ак кәгазьгә төшерә башлый. Авыр кайгыны шулай җиңә…

Әниләрне алыштырып булмый,

Дөньяда юк аңа алмашчы.

Төнне-көнгә ялгап гомер итә,

И бала, син шуны аңлачы.

Акыллының иң-иң акыллысы,

Матурларның иң-иң матуры,

Тыйнакларның иң дә тыйнагы,

Сабырларның иң дә сабыры.

Йөрәк аша барсын уздыручы,

Сиздермичә аны бер кешегә.

Йокысыз төннәре бик күп була –

Болар барысы бала өчен лә.

Уйлар диңгезендә йөзәсең син,

Уйларыңда синең балалар.

Бирик әле без дә әниләргә

Йөрәк җылыбызны, назларын.

Үлгән артыннан үлеп булмый, ди, татар халкы. Яныңда якыннарың булса, аларның мәхәббәтен сизсәң, күңелсез вакыйгалар онытыла. Зәйтүнә апаның янында терәге – Харис абый бар. Зәйтүнә апа күп шигырьләрен гомер юлдашына багышлый. Алар, чын мәгънәсендә, мәхәббәтнең картаймавына, мәңгелек булуына мәдхия.

Икәү бергә җигелдек без

Тормышның арбасына.

Хезмәт белән яшәдек без

Риза булып барысына.

Гомер бит ул аккан судай

Үтә дә китә икән.

Икәү тигез яшәүләргә

Тагын ни җитәр икән?!

Авырлыклар да күп булды,

Түзә белдек барысына.

Ике алма пешеп җитте

Тормыш алмагачында.

Уйлыймын мин. Гаҗәпләнәм,

Гомерләр тиз үткәнгә.

Рәхмәт сезгә, балаларым,

Безне хөрмәт иткәнгә.

Гомер көзләренә җиттек

Икебез яшәп тигез.

Бездән сезгә хәер-дога

Мәңге рәхәт күрегез.

Сезнең бакчада да үсә

Матур-матур алмалар.

Сезне дә хөрмәт итсеннәр

Сез үстергән балалар.

Зәйтүнә апа шушы көнгә шөкер итеп яши. Аның яраткан шөгыле – шигырь язу. “ инфо” газетасында дүрт еллап мәкаләләре чыгып килә, биш вакыт намазын да укый. Бүгенге яманлыкларга, бозыклыкларга әрнеп, сыкрап күңеле елый. Гайбәт, ташлап калдырылган бала, югалган чишмә, ярымшәрә кызлар… Шигырьләрдә моңа протест яңгырый…

Шәһәр кешесе булырга

Зур иде теләкләрең.

Синең үзгәрүне күргәч,

Әрнеде йөрәккәем.

Бер ел тулгач, кайтып кердең

Кыяфәтең үзгәртеп.

Чәчең кызыл, тырнак озын,

Кендегеңне күрсәтеп.

Һәр җөмләңә урыс сүзе

Кыстырып сөйләшәсең.

“Әнием” сүзен онытып,

“Мамочка” дип дәшәсең.

Оныт бу гадәтләреңне,

Кайт син, балам, иманга.

Кендек күрсәтү – зур гөнаһ

Безләргә, мөселманга.

Ходай язсын сине шулай

Элеккечә күрергә.

Мин татар, дип курыкмыйча

Горур басып йөрергә.

Гореф-гадәтләрне сакла

Изге татар илендә

Хөрмәт ит син бар милләтне,

Сөйләш тик үз телеңдә.

Уйларымда гел син генә,

Үкенеч бар йөрәктә.

Сәясәт җилләре безне

Төрле якка үзгәртә.

Үзгәрмә син җилләр белән,

Саклый күр иманыңны.

Оныта күрмә миһербанлы

Татар кызы булуыңны.

Мөселман булуыңны.

“Шулай да хәзерге көнгә рәхмәт әйтеп яшим. Эчәр суыбыз, ашар азыгыбыз, сулар һавабыз бар”, – ди Зәйтүнә апа.

Ә мин, үз чиратымда, Зәйтүнә апа белән Харис абыйга исәнлек- саулык телим. Тормыш юлларыгыз озын, сикәлтәсез булсын. Балаларыгызның кадерен белеп яшәгез.

Гомер узмасын заяга,

Изгелек кыл һәр минутта.

Бу бабайлар васыяте бит.

И кеше, син шуны онытма.

Алсу ГАЛИМҖАНОВА

Комментарии