БАЛТАЧНЫҢ АК ӘБИСЕ

халкында олы җанлы, якты йөзле карчыкларны “Ак әби” дип атау гадәткә кергән. Балтач районы Көекбаш авылында туып үскән, хәзер Балтачта яшәүче Фәгыйлә апа Кәлимуллина – ак күңелле Ак әбиләрнең берсе.

Фәгыйлә апа 1924 елда әти-әнисенә өченче бала булып дөньяга килә. Күп балалы гаиләдә хезмәт сөючән әти-әни тәрбиясе алып үскән кыз күңеленә игелек орлыклары яшьтән үк салынгандыр. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул больницага санитарка булып эшкә урнаша. Яшь кызның “Бераз эшләгәч, укырга керермен, һөнәрен үзләштерермен” дигән хыялын челпәрәмә китереп, сугыш башлана. булып кешеләргә изгелек кылу турында хыялларын тормышка ашыра алмаса да, аңа язмыш тарафыннан намуслы хезмәт юлы үтәргә, игелекле булырга дигән әмер язылган булган инде. Авыр сугыш елларында, төгәлрәге, 1941-43 елларда район шифаханәсендә авыруларга ярдәм күрсәтә ул. Чоры шундый бит – авыруларның тәне генә түгел, җаны да яралы. Һәрберсенең әрнүен үз йөрәге аша үткәрергә, моң-зарын уртаклашырга, юатучы да, сердәш тә булырга туры килә аңа. 1943 елда 19 яшьлек кызны колхозга хисапчы итеп чакыралар. Заманына күрә белемле, иң мөһиме, зиһенле, зирәк акыллы булганга, ышаныч белдереп, зур йөклиләр аңа. Биредә дә сынатмый Хәкимҗан агай кызы. Шул арада хат ташучы вазифаларын да башкара – авыл халкына район үзәгеннән хат-хәбәр, акчасы алып кайтып тарата. Әйтергә генә ансат: кар, яңгыр, буран дими, аркага капчыгыңны асып, җиде чакрым араны җәяүләп үтәргә кирәк. Ә күңелне иң әрнеткәне – яхшы хәбәр көтеп, өмет белән күзгә караган авылдашларына улының, иренең яки әтисенең үлеме турында “кара кәгазь” сузу…

Үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаруын, акыл-аң дәрәҗәсен искә алып, 1960 елда Фәгыйлә апага сельпо кибетенә сатучы булып эшкә урнашырга тәкъдим итәләр, һәм ул, лаеклы ялга чыкканчы, шушы җаваплы вазифаны башкара.

Ап-ак яулык бөркәнгән, күзләреннән нур сирпелеп торучы карчыкка карыйм да сокланып куям. Тормыш авырлыгын шактый күп күрергә туры килсә дә, Фәгыйлә апа чын татар карчыкларына, мөселман кешесенә хас булганча, тормышыннан зарланмый, киресенчә, шөкерана кылып яши. Биш вакыт намазын калдырмый, мәҗлесләрдә Коръән укып, дин кардәшләребез рәхмәтенә тиенеп дөнья көтә. Яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, бүгенге көне, чынлап та, сокланырлык аның.

1946 елда авылдаш егете Шәрифҗанга кияүгә чыга Фәгыйлә. Ире бик булдыклы, ышанычлы тормыш юлдашы була аның. Сугыш елларында колхоз рәисе, соңыннан тракторчы, йөртүче булып эшли. Гомерен намуслы хезмәт белән үткәрә. Үзлегеннән дин гыйлеме өйрәнә, дини чикләүләр бетерелгәч, Балтач район мәчетендә имам булып тора. Район үзәгендә мәчет ачылганда, Президенты Шәрифҗан агайга чигүле намазлык һәм Коръән бүләк итә. Кызганычка, Шәрифҗан агай хәзер гүр иясе инде. Фәгыйлә апа да, балалары да аны мактап туймый. “Ирем бик уңган, ышанычлы булгангадыр, тормыш авырлыклары сизелмәде”, – дип искә ала Ак әби мәрхүм ирен. Яшьлегең ачлы-туклы сугыш елларына туры килсен, сугыштан соңгы авыр елларда корып, җиде бала үстер, гомер буе хәләл көч белән көн күр дә тормыш авырлыгы сизелмиме соң инде? Алай гынамы соң, җанын иң сызландырганы – 29 яшьлек улын – йөрәк парәсен җир куенына иңдерү. Авыр чаклар күп булгандыр. Беләм: өлешенә тигәнне авырсынмыйча, көмеш итеп кабул итә белгәнгә, күңеле якты булганга гына зарлана белми Фәгыйлә апа. Ә ире Шәрифҗан агай, чынлап та, алтын кеше булган аның.

“Әтиебез сабыр, үрнәк гаилә башлыгы иде безнең. Белмәгән һөнәре юк аның. Хезмәткә дә, дөнья көтәргә дә бәләкәйдән өйрәтте. Әти-әни авылыбызда үрнәк пар, матур гаилә булды, ә бу безнең өчен зур горурлык. Әниебез бүгенге көндә энекәш тәрбиясендә яши. Әнине үзебезгә алып килсәк, анда сагыналар. Туганнар алып китсә, без юксынабыз”, – ди табиб уллары Зиннур Шәрипович.

“Әниебез – изге күңелле кеше. Яңа тормыш корып җибәргәч тә, балалар үстергәндә дә, безгә ярдәм итеп яшәделәр. Ул Балтачка кайтып киткәч, өебез бушап калган сыман була”, – дип сүзгә кушыла килене – балалар табибы Роза Сәйфиевна Кәлимуллина.

Шәриф агай белән Фәгыйлә апа гаиләсендә тәрбияләнеп үскән җиде баланың һәрберсенең дә җәмгыятьтә урын табып, лаеклы шәхесләр булып җитешүе, үзләре дә тәүфыйклы, акыллы балалар үстерүе күп нәрсә турында сөйли. Бу – дөньяда юкка гына яшәлмәгән дигән сүз. Бала – ата-ананың көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр шул. Кәлимуллиннарның олы улы Харис Балтачта алдынгы механизатор булып лаеклы ялга чыга, Зиннурлары – Татарстанның атказанган табибы, РФ ринология җәмгыяте әгъзасы, республикабызның көньяк-көнчыгыш регионында танылган отолоринголог, дәрәҗәле шәхес, Әлмәттәге “Татнефть” ААҖдә лор бүлеге мөдире. Сәлимҗаннары Казанда, “Оргсинтез”да мастер, Лаештагы кызлары Фәүзия хисапчы булып эшли. Мәрзия Балтач эчке эшләр идарәсе җитәкчесенең хуҗалык эшләре буенча урынбасары була, хәзер лаеклы ялда. Әнәсләре Балтачта яши, икътисадчы. Оныклары да әби-бабайларын сөендерүче генә – алар арасында башкаладагы теш шифаханәсенең баш табибы, банкир, архитектор, аптека мөдире дә, Мәгариф министрлыгы, Социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре дә, икътисадчы да бар. Иң мөһиме, барысы да тәүфыйклы, туган җанлы. Димәк, нәсел җебе ышанычлы кулларда дигән сүз. Бәхет үзе шул түгелмени? Тәрбияләп үстергән балаңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәү, аның аек акыллы, чын кеше булып җитешүе – тормыш мәгънәсе шул.

Апрельдә Фәгыйлә Кәлимуллинаның 85 яшьлек юбилеен уздырдылар. Балалары, оныклары аны туган көне белән ихлас котлый, имин тормыш, саулык, бәхетле картлык тели.

Лилия ЯРУЛЛИНА,

шәһәре.

Комментарии