«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

СУНЫ ЭЧӘРЛЕК ТҮГЕЛ

Чиста су дип әйтеп һәр йортка су керткәннәр иде. Ул суны эчәрлек түгел. Кая үзебезгә – малга эчерергә дә курка торган аны. Чәйнекләрнең эче буяу салган шикелле кып-кызыл була, ике чәйнекне тотып аттык инде. Ул суны анализга алып барганнар, аны бөтенләй эчәргә ярамый дип нәтиҗә чыгарганнар, диләр. Иске су башнясыннан чишмә суы шикелле чиста, тәмле су килә иде. Монысы нәрсәгә кирәк булгандыр. Кире шул иске башняга тоташтырмаслармы икән, безгә нишләргә?

Мөнәвәрә ЯРУЛЛИНА,

Теләче районы, Туктамыш авылы

Туктамыш авылы Әбде авыл җирлегенә карый, шул җирлекнең башлыгы Николай ДОМОЛАЗОВ белән сөйләштек.

– Күптән түгел үткәргән беренче анализ, дөрестән дә, су болганчык, тонык дип күрсәтте, ул суны эчәргә ярамый, дип нәтиҗә чыгардылар. Тик ни өчен шулай икәнлеген төгәл итеп аңлатмадылар. Эш яңа башнядамы, әллә башка сәбәпме икәнлеген ачыклау өчен кабат анализга бирдек. Анысының нәтиҗәсе 10нчы апрельдә билгеле булырга тиеш. Аңлатып язарлар дип көтәбез. Әгәр инде су икенче тапкыр тикшергәндә дә эчәргә яраксыз дип табылса һәм сәбәбе башняда булса, башняны яңаны салу артыннан йөриячәкбез. Ә элекке башняга тоташырлык түгел, ул инде яраксыз хәлдә, тишелеп беткән, – дип җавап бирде башлык.

АЛДАП ЧЫГЫП КИТКӘННӘР

Беркөнне газны тикшерергә белгеч керде. Шунда үземнең алданганымны белдем. Узган ел, шәһәр газ идарәсеннән дип, бер яшь кенә егет керде һәм газ чыкса сигнал бирә торган прибор куеп китте. Башта ул приборның әһәмиятен аңлатты, эшләтеп тә күрсәтте, аннары, 9000 сумлык приборны сезгә ташлама белән 5500 сумга бирәбез, дип кызыктырды. Мин инде 80 яшьтән узган. Без пенсионерларның акчасы болай да санаулы, шулай да бик кирәк дигәч куйдырдым мин моны. Ә быел кергән газ хезмәткәре: «Бу приборның табигый газга бер катнашы да юк, бернинди сигнал да бирмәячәк ул», – ди. Мине көпә-көндез алдап чыгып киткәннәр булып чыга бит инде ул. Дөрес, ул приборны куйган егет таныклыгын күрсәткән иде. Тик аны укып тору юк инде. Без кешегә ышанабыз бит. Безнең подъездда тагын берничә кешегә шул кирәкмәгән приборны куйганнар икән. Кемероводагы фаҗига юктан гына килеп чыкмаган инде ул, бездә дә шулай булуы ихтимал.

Фоат ГАЙНУЛЛИН,

Казан шәһәре

ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ ҺӘМ АВЫЛ БЕЛГЕЧЛӘРЕ ТУРЫНДА

Тукай премиясен Фәния Хуҗиәхмәткә бирсеннәр иде. Ул инде ничә еллардан бирле мөселман календаре чыгара. Бик эчтәлекле, бик мәгълүматлы календарь ул. Фәния бик файдалы эш эшли!

Тагын бер сүзем бар. Безнең авылда фельдшер булып Алсу исемле бик матур, бик акыллы кыз эшләде. Килгән генә вакытында өй борынча кереп, һәркем белән танышып йөрде. Тик хәзер ул китте. Бер генә фельдшер калды. Ә ул йә Минзәләгә, йә Чаллыга, йә авыручы кешенең өенә киткән була. Кирәк булганда чакырырга фельдшер юк. Һәр авылда ташландык йортлар, интернат биналары бар бит, менә шуларны авылга эшкә кайткан белгечләргә бирсеннәр иде. Менә дигән кызыксындыру чарасы булыр, яшь белгечләр дә авылдан китмәс иде. Медпунктта ике кеше булса, чиратлашып эшләрләр, бөтен кеше янына да җитешерләр иде.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

АКЧАНЫ КАЯ КҮЧЕРИМ?

Кайсыдыр гәҗиттә, татар теле өчен татарларны уздырып көрәшүче Павел әфәнде Шмаковка суд чыгымнарын түләү өчен акча җыялар, дип язганнар иде. Зинһар, белешеп языгыз әле. Акчаны кая җибәреп була?

Асия ЗИННУРОВА,

Чаллы шәһәре

Акча күчерү өчен реквизитлар:

БИК Банка-получателя: 049205844 (ООО КБЭР «БАНК КАЗАНИ»)

Корреспондентский счет: 30101810100000000844

Номер счета в банке-получателе: 40701810200013000001

Получатель платежа: МАОУ «СОШИ «СОлНЦе»

ЛАВ: 45821241 СОЛНЦЕ

ИНН: 1655272857

КПП: 165501001

ОГРН: 1131690046696

ОКПО: 43796802

ОКВЭД: 80.21.2

Назначение платежа: Благотворительное пожертвование (монысын күрсәтү мәҗбүри түгел, ләкин банкта сораулары ихтимал).

Укучыбызның шалтыратуын Павел Шмаковның үзенә дә җиткердек. Алдан ук рәхмәтләрен җиткерде. Ә инде акча нәрсәгә тотыла, кая китә, дип кызыксынучылар интернетта спасибо.школасолнце.рф (буш араларсыз) дип җыеп кереп карый ала.

ҺИНД СУГАНЫ МИНДӘ БАР!

Газетагызда һинд суганын кайдан табарга була дип сорап язучылар булды. Миндә аның өч төре бар. Кирәк кешегә бушка бирәм, килеп алсыннар. Телефоным: 89274321845.

Әхмәт САБИРОВ,

Әлки районы, Аппак авылы

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии