Татар-Болгар музыкасы

1975нче елда җыр һәм музыка әсәрләрен иҗат иткәндә борынгы татар-болгар музыка культурасын тирәнтен өйрәнү теләге туды. Бу максатымны тормышка ашыру өчен Казанның В. И. Ленин исемендәге китапханәсенә килдем һәм өченче гасырдан алып сигезенче гасырга кадәрле булган Идел буе Болгарларының музыка культурасына багышланган китаплар сорадым. Әмма кызганычка каршы андый китапларны бирүдән баш тарттылар. Мондый мәгълүматның «Серле» грифы астында булуын һәм мондый әдәбиятның партия обкомының аерым бүлеге рөхсәте белән генә бирелүен аңлаттылар. Обкомның культура һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе М. М. Мусин янына керергә мәҗбүр булдым. Аңа борынгы Болгар дәүләте музыкасы культурасы һәм уен кораллары белән кызыксынуымны аңлаттым. Бу әңгәмәдән соң китапханәдә кирәкле китаплар алырга өлешчә рөхсәт алдым. Миңа уку залында гына укып өйрәнер өчен революциягә кадәр иҗат ителгән ике китап бирделәр. Аларда Идел буе Болгарлары җитәкчеләренең бәйрәмнәр үткәрү традицияләре тасвирлана иде. Бу китапларны өйрәнгәч, Болгар дәүләтендә борынгы заманнарда ук төрле бәйрәмнәрдә җырларга кушылып уйнаучы күп төрле музыка кораллары булганлыгы ачыкланды. Татарстанда элеккеге уен коралларының бик аз күләмдә калуы, шулай ук Европа, Азия җирләрендә яшәүче төрки халыкларда да аларның аз күләмдә генә сакланып калуы һәм кулланылуы ачыкланды. Мәсәлән, шотланд волынкасы Болгарларда көтүче инструменты булып саналган һәм шулай ук сугыш кырында сигнал бирер өчен кулланылган. Чөнки ул ерактан ук ишетелгән. Төрле зурлыктагы барабаннар һәм гаять зур карнай торбалары шәһәр стеналарыннан халыкка бәйрәм турында яисә дошман шәһәргә якынлашканда сигнал бирү өчен кулланылган. Кыллы инструментлар: саз, скрипка, думбра, шулай ук камыш куагыннан ясалган өреп уйный торган хәзерге кларнет, гобой, торбалар, тромбон, флейтаны хөрмәтле кунаклар каршылаганда музыка уйнар өчен кулланганнар. Хәзерге вакытта Азия һәм Якын Көнчыгыш төрки халыкларының симфоник оркестрларында кулланыла торган инструментлар җыелмасы борынгы Болгарларда инде мең еллар элек булган. Әгәр хәзерге инструментлар белән бергә борынгы инструментларны да кулланучы коллектив оештырсак, хәзерге татар музыкасына үзенчәлекле яңгырау табып булыр иде.

Татар милли репертуарын сайлаганда, болгар заманындагы интонацияләр яңгыраган җырларга игътибар иттем, шундыйлардан: «Ак калфак», «Ай былбылым», «Каз канаты», «Син сазыңны уйнадың» һәм композиторлар Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Мәсхүдә Шәмсетдинова иҗаты әсәрләре.
Музыка коллективымны борынгы бабаларыбыз истәлегенә «Болгарлар» дип атарга уйладым. Ләкин, типографиядә көтмәгәндә афиша бастырудан баш тарттылар. Мин янә Обкомга барып культура һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе М. М. Мусиннан бу хәлләрнең сәбәбен аңлатуын сорадым. Мөдәрис Мусин һәрвакыттагыча папирусын көйрәтеп җибәрде дә аңлатырга кереште: «Син беләсеңме, кадерлем, без Чаллыда яңа кунакханәне «Булгария» дип атарга теләгән идек, әмма Мәскәүдә рөхсәт итмәделәр. Шуңа күрә, сиңа да үзеңнең коллективыңны башкача атарга туры килер», – диде.

Мин яшьтән үк үзебезнең халкыбыз тарихын тирәнтен өйрәнергә тели идем. Һәр укымышлы кеше үз халкының тарихын белергә тиеш дип саныйм, чөнки үткән тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк!

Борынгы Грек сәяхәтчеләре Идел елгасын латин телендә Ра дип атаганнар (мокша һәм эрза телендә Рав). Византия тарихчысы Феофан Төньяк Кара диңгез буйларын тасвирлаганда берничә тапкыр «Океаннан агып килүче һәм Атэл дип аталучы гүзәл елганы» искә ала. Урта гасырларда елга Итил дип аталган (хәзерге татар телендә Идел, башкортча – Изел, казахча – Едил, чувашча -Атэл, калмыкча – Иңл). Татарча «Су буйлап» халык җырының русчага тәрҗемәсе – «Вдоль реки». Бу җыр ерак тарихыбыздан, Идел елгабыз Кара Итил, Чулман-Итил, ә Агыйдел Ак Итил дип аталган чаклардан. «Итил» сүзе Ата Ил сүзләреннән тора, русчага тәрҗемәсендә «Земля отцов» була!

Соңгы сүз: уртак илебезнең гимнында язылганча, күршеләр белән гомерлек «брат»лар булсак та, хәтта кунакханәбезне дә үзебез теләгәнчә атый алмыйбыз икән, бу туганнарча яшәү буламы?

Ринат Ибраһимовның «Избранные» китабыннан.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии