- 03.03.2020
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2020, №09 (4 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
КҮРШЕНЕҢ ГАРАЖЫ КОМАЧАУЛЫЙ
1999нчы елда Чаллы шәһәре үзәгеннән шәхси йорт сатып алып, ирем белән шунда яши башладык. Алган вакытта күршебезнең участогына салынып куелган фундамент бар иде. «Синең монда нәрсә төзеләчәк?» – дип сорадык. «Гараж салырга уйлыйм», – диде. Чынлап та, гараж төзеде, тик аның озынлыгы – 12 метр, биеклеге исә 5,5 метр тирәсе булды. Бу гараж аркасында өйгә кояш нуры керми, бакчага да юньләп кояш төшми – утырткан әйберләр дә үсми. Ярар, без инде өлкәннәр, үскән кадәренең бәрәкәтен күреп ашыйбыз. Тик үзебездән соң бу йорт балаларга калачак. Алар да моны мөгаен сатарлар, чөнки үз тормышлары бик җитеш. Тик менә гел күләгәдә торган, янында шушындый зур гараж кукраеп утырган йортны сатып алырга теләүче булырмы икән соң? Без күршеләребездән гаражларын түбәнәйтүләрен таләп итә алабызмы? Мондый очракта нишләргә була?
Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА
Чаллы шәһәре
Сезнең соравыгызга җавапны Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы Шакиров бирде:
– Шәхси мөлкәт саналган җир кишәрлегендә кеше нәрсә теләсә, шуны эшләргә хокуклы. Тели икән – әйбер утырта, тели икән чүп үстерә, тели икән берәр нәрсә төзеп куя. Тик корылма торгызганда, җир кишәрлегендә төзелеш алып баруның кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Бу СНИП дип атала. Әлеге кагыйдәләр нигезендә, кеше үз кишәрлеге чигеннән биш метрга кереп корылма төзергә тиеш. Ләкин билгеле, кемнәрдер участогының чигенә үк терәтеп тә сала, әле биеклеге 5 түгел, 10 метр итеп төзүчеләр дә бар. Мондый очракта, күршесенең йорт яки гараж салганда СНИПтагы кагыйдәләрне бозуы турында шикаять итеп, кеше мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала. Һәр кешенең мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә хакы бар. Ләкин суд практикасыннан чыгып шуны әйтә алам: әгәр дә якында яшәүчеләрнең сәламәтлегенә яки гомеренә куркыныч тудырмый икән, суд күршедәге бинаны сүттерү турында карар чыгармый. Әле җитмәсә, күршеңнең гаражын сүттерсеннәр дисәң, ул гаражның гомереңә ничек куркыныч тудыруын да син үзең дәлилләп бирергә тиеш буласың. Шулай да, мин Чаллы казыйлары өчен җавап бирә алмыйм, теләсә, судка мөрәҗәгать итеп карасын укучыгыз. Бәлки, уңай карар чыгарырлар, – дип җавап бирде ул.
ПЕНСИЯСЕН КИСТЕЛӘР
Минем оныгым 3нче төркем инвалид. Чаллыга эшкә кергән иде, оператор булып 4 ай эшләде. Шул вакыт эчендә ай саен 1500 сум пенсиясен кисеп калдылар моның. Барлыгы 6 мең сумын. Инвалид берәр кайда эшләсә, пенсиясе дә киселергә тиеш микәнни соң?
Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
Мамадыш районы, Козгынчы авылы
Сезнең соравыгыз буенча Русия Пенсия Фондының Мамадыш районындагы бүлекчәсенә шалтыраттык. Анда эшләүче белгечләр әйтүенчә, федераль-социаль өстәмә түләү бары тик эшләми торган инвалидларга гына түләнә.
КЕМ КЫЗЫ БУЛЫП ЧЫГА?
Бер танышымның кызы рус егетенә кияүгә чыкты. Боларның кызлары туды. Сабый исеменә атап корбан чалырга мәчеткә барганнар. «Сабый безнең милләт кызы түгел», – дигәч, «Габдулла кызы, дип әйтеп чалабыз инде», – дигәннәр мәчеттәгеләр. Шулай эшләгәннәр дә. Берникадәр вакыт узгач, бер хәзрәт белән сөйләшкәндә, хәзрәт әйткән ди: «Нишләп Габдулла кызы булсын, аның бит әтисе бар, башка милләт кешесе булса да, аңа әтисе исеменнән чалдырырга кирәк иде», – дип. Тагын бераз вакыт узгач, бер абыстай тиешле кеше: «Безнең милләт кешесе булмагач, әнисе исмен генә әйтеп чалдырырга кирәк иде корбанны», – дигән. Шулай итеп, бу баланың «кем кызы икәнен» ачыклый алмыйбыз. Әбисенең кем кызы икәнен әйтеп, шушы оныгына дога да кыласы килә. Тәүфыйк, бәхет теләп дога укыйбыз бит. Ачыклык кертәсе иде, сез төбенә төшмичә туктамыйсыз, ярдәм итегез.
Галия АРСЛАНОВА
Казан шәһәре
Сезнең сорауга җавап алу өчен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка шалтыраттык:
– Бала динен үскәч үзе сайлый, шуңа ул кечкенә чакта корбан чалганда әтисенең исемен әйтсәң дә, Габдулла дисәң дә дөрес була. Борчылмасыннар, корбан шушы бала өчен дип ниятләнгәч, барыбер кабул була инде ул. Безнең татарлар арасында да әллә нинди исемле кешеләр бар бит. Аллаһы Тәгалә кайсы очракта да, кабул итә – ул бит почтадан хат салу түгел, барып ирешерме, юкмы, дип, борчылырга кирәкми. Аллаһ аның кем өчен чалынганын болай да белә. Дога укыганда да, шулай ук: әтисенең исемен әйтсәләр дә, Габдулла дисәләр дә була, – диде Җәлил хәзрәт.
КҮП БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘР ДӘ ТҮЛӘСЕНМЕ?
Чүп чыгарганнары өчен түләү кәгазьләрен алдык та, ис-акылыбыз китте. Бер кеше башына – 93 сум! Түләми дә җаең юк, түләмәсәң, субсидияңне бирмиләр. Бу нинди хәл икән? Әле бер көнне почтага кергәч, авылдаш хатынны күрдем. Ул ире белән хуҗалыкта эшли: үзе бозаулар карый, ире механизатор. Аларның хезмәт хакы да күп түгел инде, әле 4 бала да үстерәләр. Шушы чүп өчен түләү турында сөйләшеп киттек тә, бу ханым еламый гына! «Апа, ике балам читтә укый, аларны киендерергә, ашатып-эчертергә дә кирәк, әле яныбызда да ике бала бар. Ичмасам бу чүп акчасын ирем белән миннән генә түләтсеннәр иде! Гаиләбездә 6 кеше, 93 сумнан исәпләгәч, ай саен 600 сумга якын акча бирәм, бу акчага ике капчык он сатып алып була бит», – ди… Шундый жәлләдем үзен. Ә мондый күп балалы гаиләләр авыл тулы бит бездә. Хөкүмәт ничек шулай талый ала? «Бала табыгыз, акча бирәбез», – ди җитәкчеләр. Аннан соң кире каерып алырлык булгач, ник таптыралар ул балаларны?! Бу күп балалы гаиләләргә чүп өчен түләгәндә бер нинди ташлама да каралмаган микәнни соң?
Рәсимә ФӘРРАХОВА
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
Сезнең мәсьәлә хакында тулырак белешү өчен, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллина Гөлнара Минсәгыйть кызына шалтыраттык:
– Бер атна элек кенә чүп чыгаручы «Гринта» оешмасы белән очрашуга җыйдылар. Безнең килешү шушы оешма белән төзелгән. Халыктан канәгатьсезлекләр һәм төрле сораулар күп җыелган иде, җыелыш вакытында аларны җиткердек. Күп балалы гаиләләр генә түгел, пропискада булсалар да, авылда яшәмәүче балаларга да килә бит әле ул квитанцияләр. Тик кем исеменә килә, барысын да түләргә диделәр, беркемгә дә, хәтта күп балалы гаиләләргә дә ташлама каралмаган. Аннан соң безне тагын бер яңалык белән «сөендерделәр». Хәзер пропискада булсаң-булмасаң да, шәхси милкең булып авылда өең тора икән, ул өйгә барыбер чүп өчен квитанция китерәчәкләр һәм син аны түләргә мәҗбүр булачаксың. Әйе, йозак эленеп торса да, беркем пропискада булмаса да, ул өй синеке икән – түләячәксең. Һәм бу Русия Федерациясенең законына кертелгән икән. Шунысы да бар – бездә чүпне атнага бер генә җыялар район үзәгендә исә көн саен яки ике көнгә бер. Район үзәгендә яшәүчеләр дә шул ук акчаны бирә, без дә. Чүп җыю буенча хак үзгәрде: 42 процентка күтәрелде һәм соңгы вакытта 93 сумга җитте. Бу авыл кешесе өчен бик күп. Гаиләдә 5 кеше булса ай саен 500 сумыңны чыгарып бирергә кирәк дигән сүз бит. Тик бернишли дә алмыйбыз, – дип җавап бирде ул.
СӘХӘР ВАКЫТЫ КҮРСӘТЕЛЕРМЕ?
«Безнең гәҗит»не чыккан көненнән башлап алам һәм бик яратып укыйм. Илфат Фәйзрахмановның язмаларын укыганда, куркып та куям, элеккеге заман булса – Сталин чорларында яшәсәк, әллә кайчан алып киткән булырлар иде инде аны. Безнең авылда Хуҗа исемле бер тилемсәрәк кеше бар иде. Сугыш вакытында:
Сталинның чабатасы
Калай белән ямаган,
Анысы да үзенеке түгел,
Халыктан талаган, – дигән җыр җырлаганы өчен алып киттеләр дә, аттылар. Шуңа Илфатның язмаларын укыйм да, куркып та куям. Гәҗитегезне яратып укысам да, бер теләгем бар иде. Сез намаз вакытларын бирәсез. Хәзер Рәҗәб аена кердек. Рәҗәб аенда да, Шаһбан аенда да, Рамазан аенда да ураза тотабыз. Шуңа күрә намаз вакытлары белән беррәттән сәхәр вакытын да күрсәтә алмассыз микән?
Сәидә ШАКИРОВА
Әлки районы, Базарлы Матак авылы
Редакциядән: Сәидә апа, киңәшегез өчен рәхмәт, сез – укучыларыбызга уңайлы булсын өчен, якын арада газетабызда сәхәр ашау вакытларын да күрсәтә башларбыз.
БЕЗНЕҢ НИНДИ ГАЕП БАР СОҢ?
Сугыш чорында туып, ятим үскән балаларның хөкүмәт алдында нинди гаепләре бар икән? Тол калган әниләребез без – балаларының авызыннан өзеп сөт, күкәй нормативлары түләде, бушлай эшләде. 12-13 яшьлек балалар да аларга ияреп, ачлы-туклы эшләделәр. Сугыш беткәнгә быел 75 ел була. Сугыш чоры балалары да хәзер тугызынчы дистәләрен ваклыйлар. Алар да сирәгәя. Бөек җиңүнең 75 еллыгына сугыш ветераннарына йөз меңнән артык акча биреләчәген язып чыктыгыз. Түрәләргә ачуым юк: хөкүмәтнең акчасы бар икән, бирсеннәр. Тик бит илгә килгән кайгы-хәсрәтне без – сугыш чоры балалары да бергәләшеп күтәрдек. Нигә безне болай аералар. Кайда гаделлек? Сугышта катнашып исән кайтканнарга фатирлар да бирделәр, акчалары да күп – бөтенесе оныкларына бара. Ә кемнәрнең әтиләре сугышта үлде – гомер буе кимсенеп яшәделәр… Һаман кимсенәбез. Хөкүмәттә утыручыларның йөрәкләре эреп, сугыш чоры балаларына да 75 сум булса да бәйрәм өлеше бирелер, дип, бик ышанасым килә.
Рәфилә БОРҺАНОВА
Спас районы, Болгар шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии