- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Быел Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллин исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенә 45 ел тулды. Ул 1965 елда ТАССР Мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Казанның 4нче балалар музыка мәктәбе ярдәмендә оеша. Бу вакытта район өчен музыка мәктәбе оешу һәм ачылу мөһим мәсьәләләрнең берсе була. Сугыштан соң үсеп килүче яңа буынга бар нәрсә дә кызык. Совет елларында әлеге үзәк балалар музыка мәктәбе дип аталды. 1993 елдан башлап сәнгать мәктәбенә үзгәртелде. Озак та узмады, мәктәп РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклеләре, опера, каната, тынлы оркестр һәм драма спектакльләренә музыка әсәрләре язган авторлар Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемен йөртә башлады. Бу шәхесләрне мәктәп үзе канат куеп очырган ләбаса. Инде 1965-2009 елларда сәнгать мәктәбендә 831 укучы белем ала, шуларның 108енә баян сыйныфын тәмамлау турында таныклык тапшырылды.
Сәнгать мәктәбендәге беренче укытучым Раилә Газизовна ике-өч ай элек кенә шалтыратып: “Тиздән мәктәпнең 45 еллыгы. Гармунчы-баянчыларны җыеп, берәр кичә уздырырга ниятлибез. Синең дә ярдәм кирәк. Бергә сценарий төзик, кичәне алып барырсың”, – диде укытучым.
Бу кичәбез җылы очрашу формасында узды. Гомумән, биредә баян буенча гына укыган чыгарылыш укучылары җыелды. Сәнгать мәктәбенең тамашачылар залында үткән очрашуда һәркем үзебезнең сәнгатькә, моңга, гармун-баян моңына гыйшкын тагын бер кат дәлилли алды.
Очрашуда республика күләмендә танылган шәхес, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, доцент Марс Кәшипов та катнашты. Ул Саба музыка мәктәбенә нигез салучыларның берсе.
– Әнием миңа 6 яшь чакта ук вафат булды. Әтием мулла булса да, менә дигән итеп гармунда уйный иде. Сугышка киткәндә ул миңа үзенең сарытаулы гармунын калдырды. Шуның белән ачлыкны да, ятимлекне дә басарга тырыштым, гармуным һәрвакыт көч бирде, – диде ул.
Очрашу уртасында сәхнәдә 1981 елгы чыгарылыш укучысы Вазыйх Сәйфуллин җырлап бетерүгә, Марс абый сәхнәгә күтәрелде дә аккордеонын кулына алды. “Хәзер мин уйнаганны җырла”, – дип Вазыйх әфәндене генә түгел, җыелган тамашачыны “Туган тел”, “Каз канаты” көйләренә җырлатты.
– Районыбыз үзешчәннәре республика күләмендә узучы кайсы гына чарада чыгыш ясамасын, һәрчак үз гармунчылары белән дан тотты, – дип белдерде Саба муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев. – Вилорик Вәлиуллин, Сәйдәш Солтанов, тальянчылар ансамбле… Сәнгать мәктәбенең нигезе бар. Шуңа да әлеге эшчәнлекнең дәвамлы булачагына шигем юк.
Мәдәният бүлеге башлыгы Мидхәт Хафизов сәнгать мәктәбе белән 30 елга якын җитәкчелек иткән, тальянчылар ансамбле оештырып, республикага таныткан Ильяс Сафиуллинга, баян бүлеге җитәкчесе Раилә Фатыйховага, әлеге мәктәпнең шәкерте булып, инде үзе балаларын баян серләренә төшендерүче, җырлар авторы Сәйдәш Солтановка грамоталар тапшырды.
Кичәдә гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Вилорик Вәлиуллин гармунның чишелмәгән серләрен бәян итте, 30 ел Саба урта мәктәбендә музыка дәресе укытучысы булып эшләүче Рифат Абдуллин аккордеонда уйнады. Балалар музыка мәктәбен 1970 елда тәмамлаган, аннан мәдәният институтының дирижер-хор бүлегендә укыган, “Нәүрүз” ансамбле аккомпаниаторы Таһир Исмәгыйлев белән ансамбль җитәкчесе Рәисә апа Имамиева бергә чыгыш ясады. “Сабагаз” идарәсендә эшләүче Ленар Иванов, Илшат Гатауллин һәм Азат Якупов татар көйләренә тезмә һәм җырлар башкарды.
Тальянчылар ансамбле – Саба балалар сәнгать мәктәбенең горурлыгы ул. Гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге республика бәйгесе, “Саба җыры, йөрәк моңы” иҗади концерт, республика күләмендә узучы “Татарстан – уртак йортыбыз” бәйрәме, “Уйнагыз, гармуннар” исемле республика көненә багышланган традицион концерт һәм башка бәйге-чараларда катнашып, алдынгы урыннарны биләделәр. Саба районында тальянчылар ансамбленә күп еллар сәнгать мәктәбен җитәкләгән, инде лаеклы ялга чыккан Ильяс Ислам улы Сафиуллин нигез салды. Мәдәният өлкәсендә һәм күп еллар намуслы хезмәт өчен аңа 1997 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Ул хәзер лаеклы ялда.
Ильяс абый башлаган күркәм традицияне яшьләр бүген үз кулына алды. Тальян ансамбленә хәзер курай да кушылды. Җитәкчесе – сәнгать мәктәбе укытучысы Алмаз Шәрипов. Биредә башлангыч сыйныф укучылары катнаша.
Бүген балалар сәнгать мәктәбендә 7 бүлек эшли. Беренче елларда ул эшен бары ике класс, ике юнәлеш белән башлап җибәрә – баян һәм фортепиано. Бу бүгенге эшчәнлекнең бер кыйпылчыгы гынадыр. Хәзер Саба якларында кичә-концертлар гармун-баянсыз сирәк уза.
– Баян, гармун булганда, милләтебез моңы дәвамлы булыр, – дип тәмамланды кичә.
Халкыбыз күңеленә үтеп керә алган әлеге музыка уен коралы, аның баян, тальян, аккордеон кебек төрләре һәр сәнгать кичәсендә, һәр мәҗлеснең игътибар үзәгендә. Моң, кабатланмас гармун-баянга мәдхия җырланды. Марс Кәшипов әйткәнчә, мәктәпнең әле 45 еллыгын гына түгел, 100 еллыгын да уздырырбыз, Алла боерса. Бирсен Ходай!
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ.
Комментарии