Һөнәр сайлар чак җитте

Гомумбелем бирү учреждениеләрендә чыгарылыш имтиханнарына да ерак калмады. Яшьләргә катлаулы сынау үтәргә – булачак һөнәрләрен сайларга туры киләчәк. Шул сәбәпле һәм ТДГПУга яңача кабул итү шартларын ачыклау өчен, без кабул итү комиссиясе рәисе, ректор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка мөрәҗәгать иттек.

– ТДГПУда нинди белгечлекләр буенча белем алырга мөмкин?

– 2009 елда дәүләт гуманитар-педагогика университеты абитуриентларга 37 белгечлек, 12 бакалавр юнәлеше буенча югары белем алу мөмкинлеге тәкъдим итә. Шул исәптән бакалавриатның түбәндәге яңа юнәлешләре буенча кабул итү һәм белем бирү планлаштырыла: гамәли информатика; төбәк белеме; сәнгать белеме (музыка cәнгате, музыка сәнгате һәм белем бирү менеджменты); табигый-фәнни белем (экология); педагогика буенча магистратура планлаштырыла. Болардан тыш, быел ТДГПУда, белем бирүнең кластер системасы кысаларында, урта тулы (гомуми) белемле яшьләрне 10 урта һөнәри белем белгечлеге буенча кабул итү күздә тотыла.

– Халык арасында бакалавр дипломы тулы булмаган югары белем дипломына туры килә дигән фикер йөри. Бу шулаймы?

– Хәзерге вакытта югары һөнәри белем бирү системасы, белгечләрне традицион рәвештә биш ел әзерләү белән беррәттән, тагын берничә дәрәҗәдә тормышка ашырыла.

Беренче дәрәҗә – дүрт ел эчендә бакалаврлар әзерләү. Бакалавр дипломы тулы югары һөнәри белем турында дәүләти үрнәктәге документ санала.

Югары белем бирүдә икенче дәрәҗә – магистратура, аңа укуда һәм фәнни эшчәнлектә аерылып торган, сәләтле бакалаврлар кабул ителәчәк. Магистратурада ике ел укыганнан соң, алар магистр дәрәҗәсендәге югары һөнәри белем турында диплом алачак. 2009 елда ТДГПУ беренче тапкыр бакалаврлар әзерләп чыгара һәм аларның аеруча талантлыларына магистратурада белем алуны дәвам итү мөмкинлеге биреләчәк.

– ТДГПУ үзен тәмамлаучылар белән бәйләнештә торамы?

– Әйе, безне тәмамлаучыларның зур күпчелеге вуз белән даими элемтәдә тора. Узган ел университетта ТДГПУны тәмамлаучылар Ассоциациясе төзелү белән истәлекле булды. Аңа республикада, илебездә танылган шәхесләр – федераль, төбәк, дәүләт идарә органнары, оешмалары, учреждениеләренең җитәкчеләре, фән, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре, төп миссияләре үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү булган күп санлы укытучылар армиясе керде. Ассоциация әгъзалары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов, “Зенит” Банкы идарәсе рәисенең киңәшчесе, җәмәгать палатасы рәисе И.К.Хәйруллин, язучылар һәм шагыйрьләр – Ренат Харис, Мәдинә Маликова, Лена Шакирҗан, “Татарстан” ДТРКсы директоры А.М.Сибгатуллин, яшьләр, спорт һәм туризм эшләре министры урынбасары Х.Х.Шәйхетдинов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Т.С.Юшканцева, 2нче гимназия директоры К.З.Хәмидуллина, 165нче мәктәп директоры А.И.Шәмсетдинов, балалар йорты директоры Р.Х.Вәлиуллина һ.б. бар. Күп кенә артистлар, йолдызлары безнең университетның музыка факультетын тәмамлаган. Бу елның гыйнвар аенда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә музфакны тәмамлаучыларның зур концерты булды. Анда Айдар Фәйзрахманов, Вил Усманов, Гүзәл Уразова, Алмаз Хәмзин, Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, “Фәридә-Алсу” дуэты һ.б. катнашты. Без үзебезне тәмамлаучыларның рәхмәтен һәм җылы мөнәсәбәтен тоеп яшибез.

– Болон процессына кушылу кысаларында университетта халыкара хезмәттәшлекнең үсеше турында нәрсә әйтә аласыз?

– Халыкара хезмәттәшлек – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Болон процессына кушылу кысаларында ТДГПУ Европа белем бирү киңлегендә вузның абруен күтәрү өстендә максатчан эш алып бара. Бу максаттан университет Европаның кайбер илләрендәге, аерым алганда, Германия һәм Франциядәге вузлар белән, шулай ук академик фондлар, илчелекләр һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә, студентларның һәм укытучы-профессорлар составының академик мобильлеген арттыру, интеллектуаль ресурслар алмашу өчен шартлар тудыра. 2007 елның мартында Сорбонна университеты белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, инде берничә студентыбыз бу данлыклы уку йортында бер семестр дәвамында стажировка үтте. Хәзерге вакытта Сорбонна белән берлектә белем бирү программасы эшкәртелә. Ике вузның әлеге уртак эше нәтиҗәсе – вузны тәмамлаучыларга филологик белем юнәлешендә “икеләтелгән диплом” бирү булачак.

ТДГПУ укытучылары һәм студентлары Франция, Германия, Англиягә партнер-вузлар белән алмашу программалары нигезендә дә, халыкара академик программалар буенча да стажировкалар үтә. Чит илдә мондый хәзерлек, шул исәптән тел хәзерлеге үтү студентлар, укытучы һәм аспирантларның гомер итү дәвамында Европаның төрле университетларында уку һәм эшләү мөмкинлеген сизелерлек арттыра, аларны Европа хезмәт базарында кирәкле белгечләргә әйләндерә.

Бүгенге көндә безнең университет Мисыр, Кытай, Сирия, Кипр, Иордания, Франция, И ран һәм Йәмәндәге 15 университет белән хезмәттәшлек итә.

– 2008 ел белән чагыштырганда, быел университетка укырга керү шартлары нәрсә белән аерыла?

– Быел Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары нигезендә, көндезге һәм читтән торып уку формаларына барлык белгечлекләргә дә кабул итү БДИ нәтиҗәләре буенча үткәреләчәк. Шуңа күрә абитуриентларга булачак белгечләрен (юнәлешләрен) алдан сайларга, керү имтиханнары исемлеге белән танышырга, шуңа бәйле рәвештә мәктәптә БДИ тапшырырга киңәш итәбез.

– Документлар кайчан кабул ителә башлый?

– Укырга керү өчен документларны кабул итү 18 июньнән 25 июльгә кадәр башкарыла.

– Мәктәпне быел тәмамлаучыларга БДИ тапшыру процедурасы аңлашыла, ә узган елларда тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнарын кайда һәм ничек бирә ала?

– Узган елгы абитуриентлар БДИны мәктәптә быел тәмамлаучылар белән бергә тапшыра ала. Моның өчен аларга якын арада яшәү урыны (прописка) буенча туры килгән мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– 2005 елдан университет студентларны максатчан белем алуга (целевое обучение) кабул итә. Бу нинди тәртиптә башкарыла?

– ТДГПУ 2009 елда да мәгариф идарәсенең муниципаль органнары, министрлык һәм ведомстволарның ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша эшләнгән заявкалары нигезендә максатчан укытуга кабул итә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТДГПУда максатчан белем алырга теләүчеләр исемлеген төзи; мәгариф идарәсенең муниципаль органнары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты максатчан контракт әзерлеге турында абитуриентлар белән дүрт яклы килешү төзи һәм аны университетка тапшыра.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән квота чикләрендә университет һәр белгечлек буенча максатчан белем бирүгә кабул итү өчен урыннар санын билгели. Конкурс нигезендә кабул итү түбәндәге нигезләмәләргә туры китереп башкарыла:

а) максатчан белем бирү урыннарына җибәрелгән абитуриентларга конкурс булмаса (бер максатчан урынга 2 кешедән кимрәк), вуз билгеләнгән максатчан урыннарны (целевые места) киметә;

б) кабул ителгәндә буш (вакытлы) калган максатчан урыннар гомуми конкурста катнашучыларга бирелә;

в) документларны тапшыру һәм кабул итү барышында максатчан урыннар саны арттырыла алмый.

Конкурс буенча максатчан урынга үткән белән килешү төзелә.

– Чит шәһәрдән, районнардан һәм төбәкләрдән килүче абитуриентларны студентлар йортында (башкача әйткәндә, тулай торакларда) урын бирелү-бирелмәү мәсьәләсе аеруча борчый.

– Бүгенге көндә ТДГПУ студентлары уку биналарыннан ерак булмаган, шәһәрнең үзәгендә урнашкан өч тулай торакта яши.

– БДИ шартларында медалистлар өчен өстенлекләр бармы?

– 2009 елда ташламалар юкка чыгарыла.

– 2008 елда укырга керергә күпме гариза бирелгән иде? Кайсы белгечлекләр һәм юнәлешләрдә конкурс зуррак булды?

– 2008 елда 878 бюджет урыны каралган көндезге бүлеккә 3704 абитуриент гариза тапшырды. “Чит телләр”, “тәрҗемә һәм тәрҗемәчелек белеме”, “юриспруденция”, “психология һәм инглиз теле”, “математика һәм информатика”, “татар теле һәм әдәбият”, “дөнья икътисады”, “һөнәри белем” (интерьер дизайны), “физик культура”, “социаль-мәдәни сервис һәм туризм” һ.б. белгечлекләр аеруча популяр булды.

– 2009 елда ТДГПУ күпме студентны бюджет урыннарына кабул итә?

– Якынча 900 бюджет урыны планлаштырыла. Әмма бу контроль саннар белем бирү буенча Федераль агентлык тарафыннан әлегә расланмаган. Ул 1 июньгә кадәр хәбәр ителәчәк.

– Укырга кергәндә, абитуриентлар нинди документлар тапшырырга тиеш? Белем турындагы документның күчермәсе кабул ителәме?

– Абитуриент университетка керү турында гариза белән бергә түбәндәге документлар тапшыра:

а) гомуми урта (тулы) яки урта һөнәри белем турында дәүләт үрнәгендәге документ яки аның нотариус раслаган күчермәсе. Төп нөсхәсе булганда, белем турындагы документның күчермәсе кабул итү комиссиясе тарафыннан да раслана;

б) БДИ таныклыгының төп нөсхәсе яки аның тиешле формада расланган варианты.

Инде конкурстан үтеп, кабул ителгәннәр исемлеге билгеле булгач, абитуриент 7 көн эчендә кабул итү комиссиясенә белем турында документның һәм БДИ таныклыгының төп нөсхәсен тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, ул укырга кабул ителмәячәк;

в) 3х4 үлчәмле 6 фотография;

г) паспорт һәм паспортның күчермәсе (копиясе).

“Физик культура”, “физик культура һәм спорт” nбелгечлекләренә керергә теләүче абитуриентлар өстәмә рәвештә спорт диспансерыннан алынган медицина белешмәсе тапшыралар. (Спорт диспансерының адресы: шәһәре, Нариманов урамы, 112. Абитуриентлар анда яшәү урыны буенча поликлиникада медицина тикшеренүе үтеп алган 086-у формалы медицина белешмәсе белән бара).

Абитуриент ташламаларга дәгъва кылса, ул гариза тапшырганда ук тиешле документларны да күрсәтергә тиеш.

– Әңгәмә ахырында Сез булачак абитуриентларга ниләр теләр идегез?

– Югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә 130 елдан артык тәҗрибәсе булган вузның күп санлы коллективы исеменнән гомумбелем мәктәпләрен, башлангыч, урта һөнәри белем учрежденияләрен тәмамлаучыларны имтиханнарны, йомгаклау аттестациясен лаеклы үтүләрен телим һәм университетыбызга укырга чакырам! Без сезне көтәбез!

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш Сөләйман НӘҖМИЕВ

Комментарии