- 03.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кайгы әйтеп йөрми, диләр. Дөрес икән. Биектау районы, Мәмдәл авылында гомер итүче әти-әнием Мөхәммәтгали белән Сания, энем Илгизнең тыныч кына үз көйләренә яшәп яткан көннәре иде. Тик 10нчы ноябрь көнне бөтен дөньялары көлгә әйләнде. Йорт, җиһазлар, сарай тулы печән-салам, терлек азыгы, он, хуҗалык кирәк-яраклары, ат, тана, ике бозау, 11 баш сарык ут корбаны булды. Ут чыбыгындагы кыска ялганыштан чыккан янгын туганнарымны урамда калдырды.
Бу хәлне барыбыз да бик авыр кичердек. Туган нигезебез көлгә әйләнде бит. Әти гомере буе шул нигездә чиләнгән, булсын дип тырышып йөргән. Өстәвенә, күршедәге туганнарыбыз вафат булгач, энем Илгиз аларның да йортын сатып алган иде. Улыма булыр, дип канатланып йөрде. Тик насыйп булмаган, күрәсең. Ул өйдән дә көл өеме генә калды.
Әти белән әнине һәм энемне үзебезнең янга Казанга алдырдык. Тик җир кешесе таш калада яши аламыни?! Әти дә, үз нигеземә кайтасым килә, дип ашкына. Кыш уртасында кая буп-буш урынга чыгарып җибәрик инде аны?! Кайбер документларны гына алып чыгып калганнар – калган бар нәрсә дә янып беткән шул. 80 яшенә җитеп килә торган әти хәтта хәер сорашырга да мәҗбүр булды. Аның шулай итеп йөрүен күрү бик авыр.
Ничарадан бичара дигәндәй, газета укучыларга мөрәҗәгать итәргә уйладым. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Аз-азлап кына тырышсак та, язга йорт салырлык мая туплар идек! Көлгә очкан байлыктан бигрәк, нигезебезне кайтарасыбыз, 80гә якынлашып килүче әти белән әнине кабат үз нигезебездә күрәсебез килә. Тик моны сезнең ярдәмнән башка гына башкарып чыга алмаячакбыз.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты
Получатель Галлямова Фильсина Мухаметгалиевна
Счет получателя 40817810262000262138
Банк получателя Отделение № 8610 Сбербанка России г.Казань
БИК банка получателя 049205603
Корреспондентский счет 30101810600000000603
Код подразделения Банка 428610070
Бу телефон номерына да акча салырга мөмкин: 8 9874242680.
Йортның янганлыгын дәлилли торган документлар редакциядә.
Яхшы кешеләрнең барлыгына ышанып,
Филсинә ГАЛЛӘМОВА.
Казан шәһәре.

Комментарии