- 03.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Узган атнада «Безнең гәҗит» журналисты буларак беренче тапкыр укучыларыбыздан шалтыратулар кабул иттем, фикерләрен тыңладым, милләттәшләремнең активлыгы, ихласлыгы һәм битараф булмаганлыгына сөендем. Өч сәгать дәвамында өч дистәгә якын укучыларыбыз белән төрле проблемалар, илдәге хәлләр һәм, әлбәттә, «Безнең гәҗит» битләрендә чыккан төрле язмалар хакында сөйләшеп алдым.
ХӘЗРӘТКӘ РӘХМӘТ
«Безнең гәҗит» битләрендә басылып килүче Рәсим хәзрәт Хәбибулла язмаларын укучыларыбыз бик яратып укый. Хәзрәткә күп рәхмәтләр әйтеп, Татарстанның һәм Русиянең төрле төбәкләреннән милләттәшләребез шалтыратты. Арча районы, Яңа Кенәр авылында яшәүче Гөлсирә Хәбибуллина, Казаннан Нурия әби, Уфадан Фәнзилә ханым Рәсим хәзрәтнең язмаларын алга таба да «Безнең гәҗит»тә даими чыгарып баруын сорадылар.
«ЮРИДИК КИҢӘШ» СӘХИФӘСЕ КИРӘК
Апастан Фәнис Габдрахманов шалтыратып, машинасында тимер юлны үткәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, Русиянең административ хокук бозу кодексының (Кодекс об Административных правонарушениях) 12.10нчы маддәсе нигезендә бер мең сум штраф язуларын сөйләде. Фәнис әфәнде үзен гаепсез дип саный һәм «Безнең гәҗит»тән бу мәсьәләне тикшерүне һәм административ җәзаның дөресме-юкмы икәнен ачыклавын сорады. Шулай ук Фәнис Габдрахманов «Безнең гәҗит»тә «Юридик киңәш» сәхифәсен ачып булмасмы дип сорады. Аның фикеренчә, актуаль юридик киңәшләр бирү һәм халыкка кануннарны аңлату бик файдалы булыр иде.
Фәнис әфәнденең төп соравына якындагы вакытта җавап бирәчәкбез. Әлегә ЮХИДИдан рәсми җавап килмәде. Без бу сорауны тәҗрибәле автоюристларга да юлладык, алардан җавап килгәч, шиксез аңа хәбәр итәчәкбез.
«Юридик киңәш» сәхифәсен булдыру мәсьәләсенә килгәндә, якындагы вакытта бу эшкә үзем алыначакмын һәм «Безнең гәҗит» битләрендә актуаль һәм халыкка кирәкле юридик сораулар буенча киңәшләр бирәчәкмен. «Безнең гәҗит»нең судларда яклаучы буларак катнашып йөрергә мөмкинлеге юк, әмма берникадәр юнәлеш, киңәш бирә алабыз. Аерым очракларда гариза, кирәкле кәгазьләрне тутырырга булышачакмын, Аллаһы боерса.
ТАТАРЛАРНЫ ЯРАТМАСА, ТАТАРСТАННАН КИТСЕН
«Рәис Сөләйманов кем ул? Оят түгелме аңа милләтебезгә каршы эшләргә?» – ди Мөнирә ханым, милләтебез өчен борчылып.
«Татарстанны, татарларны яратмаса – китсен. Андый кешеләрне монда тотмаска һәм республикабызга кертмәскә!» – дип тәкъдим ясады ул.
«Рәис Сөләйманов кем ул?» дигән сорауга үзем җавап бирергә булдым. Татар-мөселман җәмәгатьчелеге Рәис Сөләймановны яхшы белә. Күп еллар дәвамында Казанда яшәп, үзен дини һәм милли сораулар буенча «эксперт» дип атап, матбугат аша төрле «әкиятләр» тарату белән шөгыльләнде. Гадәттә, аның язмалары татар халкына, мөселманнарга, Татарстанга, Татарстанның җитәкчеләренә пычрак ату, ялган тарату белән сугарылган. Нәкъ менә ул Татарстан урманнарында «өч мең ваһаби» булганын «ачыклады». Имеш, Татарстан җитәкчеләре арасында ваһабиларның «лоббиы» булуы хакында әкиятләр язды, милли сепаратизм, Татарстанның «икенче Кавказ»га әйләнүе белән җәмәгатьчелекне куркытырга тырышты. Кыскасы, бөтен эшчәнлеге Русия матбугатында Татарстанны милли һәм дини низаглар булган тотрыксыз төбәк буларак күрсәтү эшенә әйләнде.
ТАТАР ТЕЛЕН КИМСЕТМӘСЕННӘР
«Болгар радиосы»нда «Чәк-чәк» шоу алып баручылары татарча бик начар белә, ахрысы. Нигә гел татар телен кимсетеп, бу сүз татарча ничек була әле, дип әйтәләр соң? Аларны эшкә алганда татар теле белемен тикшермиләрме әллә?
Гөлсирә ХӘБИБУЛЛИНА.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
Әлеге сорау белән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының радио буенча урынбасары, «Болгар радиосы» баш мөхәррире Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВка мөрәҗәгать иттем.
– «Болгар радиосы»нда татар телен камил дәрәҗәдә белмәгән бер генә алып баручы да юк. Әгәр турыдан-туры эфир вакытында нинди дә булса урыс сүзен әйтер урынга аның татарча вариантын эзлиләр икән, начар түгел. Бу урысча белән татарчаны катыштырып, «винегрет» ясап сөйләшүче йөзәрләгән тыңлаучыга сабак һәм үрнәк.
ГӘҖИТ КИЛМӘДЕ
Уфадан Гөлсем ханым: «Гәҗитнең 3нче саны килмәде», – дип, ә Казанның Дәрвишләр бистәсеннән Фәния Гәрәева: «Безнең гәҗит»не вакытында китермиләр», – дип хәбәр итте.
Уфаның почта бүлекчәсендә, гәҗит килмәү мәсьәләсен якындагы вакытта тикшерәчәкбез, дип вәгъдә иттеләр. Ә менә Дәрвишләр бистәсендә, ике почта бүлегендә дә Фәния Гәрәеваны исемлектә тапмаганнар икән, шуңа күрә газетага язылу квитанциясен алып, почта бүлекчәсенә килүен сорадылар.
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ – ЭШЛӘМИ
Мин Татарстанның Тукай районында урнашкан бер авылдан. Сезгә ике мәсьәлә буенча шалтыратам. Беренчесе, мин – онкологик авыру, операция кичердем, бәвел тотмау барлыкка килде. Миңа подгузниклар бирелергә тиешле. Әмма узган елның дүртенче кварталы өчен подгузникларны соңарып җибәрделәр, быел 20нче гыйнварда гына килде. Хәзер дүрт ай үткәч, миңа алар нәрсәгә соң? Нигә вакытында китермиләр? Кирәк булгач, үз акчама сатып алдым. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре гел мине гаепле итеп чыгарырга тырышалар.
Икенче мәсьәлә: элек безгә Чаллыга стационарга барып дәваланыр өчен юл хакын түлиләр иде. Хәзер социаль яклау хезмәте түләми башлады. Нигә шулай булды икән?
Исемем редакция өчен генә.
Республикабыз Тукай районының социаль яклау бүлеге хезмәтенә атна дәвамында шалтыраттым – алучы булмады. Мәсьәләне ачыклар өчен, электрон хат язып җибәрдем, әлегә җавап юк. Бу эшне шиксез ахырына кадәр белешеп, уңай якка хәл итә алырбыз дип өметләнәм.
БЕЛЕШМӘНЕ КАЙДАН АЛЫРГА?
Мин дәү әни кеше. Кызым иреннән аерылып, Казанның Идел буе районында яши, алты яшьлек кызы бар. Элекке ире Казанның Совет районында яши дип беләм. Алимент өчен субсидиягә белешмәне кайдан аласы?
Тәнзилә әби.
Казан шәһәре.
Алимент алу өчен, сез Русия Федерациясенең Гражданлык-процессуаль кодексының 29нчы маддәсе, 3нче өлеше нигезендә яшәгән җирегездәге җәмәгать (мировой) судына гариза язарга тиешсез дип беләм. Сорауга тулырак җавап бирү өчен мәсьәләне киңрәк белү кирәк, бары тик шул вакытта гына төгәл юридик киңәш бирү мөмкин булачак.
Наил НӘБИУЛЛИН әзерләде.

Комментарии