Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЯШЕРЕН МАКСАТЛАР ЮКМЫ?

Ноябрь саны бик ошады. «Европа цивилизациясе кая бара?» темасы дәвам ителсә, әйбәт. «Яңа милләт туа дигән сүз» диелгән. Бүген кешелек бер генә милләткә әйләнеп бара түгелме соң – «эшмәкәрләр» милләтенә, минемчә...

...Үзәк банк ставканы 21 процентка кадәр күтәрде. Вкладлар табышлы диләр. Табыш белән кызыктырып, кешеләрнең акчаларын банкларга җыялар. Киләсе җәйдә электрон акчалар кертелә. Бу җыелган акчалар электрон акчага әйләнмәсме? Бәлки, ставканы күтәрүнең яшерен максаты шулдыр? Ставканы шулай югары күтәрүнең халыкка нинди зыяны бар?

Рафаэль ЗАРИПОВ, 

Мөслим районы, Тегермәнлек авылы

 

ТӘРТИП ҖИТМИ

Яңалыкларда акча үзләштерү турында күп сөйләнә. Мәсәлән Чаллы шәһәрендә бер җитәкче хатынын, улын үзе янына эшкә алган. Хатыны ике айдан декретка киткән. Ләкин андыйларның исем-фамилияләрен әйтеп тормыйлар. Югарыдагы җитәкчеләр әйтмәскә кушамы икән?! Аннан гел «Реальное время» газетасыннан тулырак итеп укыгыз дип куялар. Аны кем укый торгандыр. 88 яшьлек бабайлар аны каян тапсын?! Бер сөйләгәнне 3–4 тапкыр кабатлыйлар. Ул яңалыкларны депутатлар да карый микән?! Юкса, тәртип керер иде.

Татарча телеканаллар күп, әмма ачкан саен берүк җырчылар. Элеккеләр күренми. Мәсәлән Хәнәви Шәйдуллинны искә алган кеше юк. Хатын-кызлар бик затсыз киемнәр белән чыга. Илһам Шакиров, җырчылар күп, җырлаучылар аз, дия иде. Күп тапшыруларда сөйләүчеләрнең сүзләрен аңлап булмый. Мин бу хакта хат яздым, җавап бирүче юк.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы Исәнсеф авылы

 

АРЗАН ЧАКНЫ ДӨРЕС БИЛГЕЛӘМИЛӘР

Гәҗитләргә арзан хактан яздыру ай башында оештырыла. Безнең почтальоныбыз өебезгә килеп яздыра, без олы яшьтә инде, йөри алмыйбыз. Ул, шушы арзанлы язылу вакыты ай башында, пенсияләр килгәнче оештырыла, дип зарлана. Олы яшьтәгеләр дә шуны сорый. Бик әйбәт безнең почтальоныбыз. Таня исемле. Вакытында китерә. Бик җаваплы карый эшенә. «Бик зур бәя булмаганда үз акчама яздырып куам. Алар аннан пенсия алгач миңа бирәләр. Шул кадәр кыен, жәллим шул өлкәннәрне. Без инде гел сорыйбыз айның икенче яртысына куярга дип. Тыңламыйлар», – ди.

Тагын посылка килгән кешегә извещение да бирмиләр икән. Ул да эшләрен кыенлаштырган. 

Без үзебез бик күп газеталар алдырабыз. Укырга яратабыз. Әле ярый Танябыз бар, дип сөенәбез. 

Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА,

Чаллы шәһәре

Таня кебек почта ташучылар азаеп бара шул. Без инде ул ташламалы вакытны ай ахырына куюны сорап күп мөрәҗәгатьләр юлладык. Әмма почтада колак салучылар гына юк. Гомумән, почта бүген гомер булмаган чордагыча һаман да тарала бара. Авыр сугыш елларында да почта эшләгән. Ә бүген күрә торып шуның ишелүенә юл куела. Мин бу хакта күп тапкырлар яздым. Шуңа күрә сүз куертып тормыйм. Ташламалы язылу вакыты 2нче декабрьдән 12сенә кадәр. Бәлкем, аны озайтырлар. Ләкин бу тәгаен билгеле түгел. Шуңа күрә форсатны файдаланып калырга кирәк. 

 

«СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»НӘ ЯЗЫЛА АЛМЫЙМ

Мин бик күп еллар «Серләр гәҗите»н дә ала идем. Никтер аңа киләсе елга язылып булмый. 

Резеда ВАФИНА, Казан шәһәре

Мондый шалтыратулар бик күп булды. Кызганыч, «Серләр гәҗите»нең декабрьдә соңгы саны чыкты. Ул чыгудан туктый. Ә «Безнең гәҗит» һәм «Шифалы гәҗит» газеталары элеккечә укучыларына вакытында барып ирешер дип өметләнәм. Ни өчен «Серләр гәҗите» ябыла, дигәндә, почта белән бәйле хәлләр барыбызга да мәгълүм. Газеталарның югалулары гына түгел, яздыру проблемасы да бугазлый. Чөнки тулы бер бистәләр, авыллар почтасыз калды. Почта эшләсә дә, аны таратучылар юк. Аз хезмәт хакы. Шуңа күрә чыгымнарын киметү өчен газеталарыбызның берсен кыскартырга булдык.

ГАМӘЛ КЫЛЫЙК

«Наилә, сине укый алмыйбыз, «Безнең Гәҗит» килми. Бездә хәзер почта юк», – дип борчылуын белдерде Мамадыш районы Югары Ушмы авылыннан Лена апа Бабаниязова. Югыйсә, бу зыялы гаилә гәҗитне яратып укый, шалтыратып фикер алыша идек. Менә шулай тираж кими. Ләкин рекламасыз да гәҗит чыгарып булганны раслаган, ирекле сүзле «Безнең гәҗит»не ничек тә саклап калырга кирәк. Газетабызның иң тугры укучыларына моның бер юлын тәкъдим итәм: декабрьнең ташламалы язылу көннәрендә һәркайсыбыз бүләккә бер газета яздырсак та тираж бермә-бер артачак. Әмма почта эшләгән җирләрдә яшәүчеләргә яздырырга кирәк. Мин ЗЯБ бистәсендә яшәүче танышымны сөендерим дигән идем, аны борчуга салдым: өенә дә китермиләр, почта бүлегендә дә эзләп табып бирә алмадылар. 

«Үзең?» – диярсез. Апас районы Ак Хуҗа авылында һәм Казанның Тынычлык бистәсендә минем бүләкне көтеп алалар. Язып, зарланып утырганчы, әйдәгез, гамәл кылыйк.

Наилә ВИЛДАНОВА, Чаллы шәһәре

 

УРАУ ЮЛЛАР АША...

Мин кечкенә чагымда әтием бик күп гәҗит журналларга языла иде. Ул гадәт миңа да күчте. Гәҗит журналларга язылып, аларны кулга тотып, кәгазьләрен шыгырдатып уку, үзе үк бик күңелле бит! Бигрәк тә гәҗит килгән көн, гади булып кына калмый, ә бәйрәмгә әйләнә иде... иде генә шул. Ә хәзер, егерме беренче гасырда, барысы да үзгәрде.

Язылган гәҗит-журналны кулга алып уку өчен, бик күп юллар аша узарга, почта юлларын таптарга туры килә. Әле анда барып, чират торып та, алып кайталмаган чаклар була... Балама яздырткан Сабантуй, Салават күпере журналларын алу, тагын да авыррак... Әнием, башка язылмыйк, «Безнең гәҗит» тә җитәр укырга ди, улым аптырап. Кечкенәдән бергәләп укып, гәҗиткә мәхәббәт аңа да күчте. Элек аерым битле булганда, битләрен бүлешеп укый идек, хәзер бер битен укып бетермичә, күчү юк башкасына, менә шулай тәмләп кенә, яратып укыйбыз «Безнең гәҗит»ебезне. Бу форматта чыгуы бик ошый үзебезгә, рәхмәтләребез Илфат абыебызга һәм дә анда эшләүчеләргә.

Балалар журналларын да үз итеп, яратып укый, улыкаем. Бәйрәмнәргә туры килгән шигырьләрне дә үзе үк шуннан табып ятлый. Татар теле дәресенә дә алып барып, сыйныфташларын таныштыра яңа килгән журналлары белән.

Вакытында алып булмавы гына кәефләрне төшерә, төшерүен... Яңа чыккан гәҗиттәге язмаларны вакытында алып уку – рәхәт тә бит! Андый мөмкинлекләрне бетереп баралар шул... Элек тә югалган, китерелми калган гәҗитләрне эзләтеп табып алып укый идек. Без ияләшкән инде хәзер, югалып, адашып кына калмасыннар...

Нинди генә авырлыклар аша узылса да, язылмый калмаячакмын. Почталар гына тукталмасын эшләвеннән.

 Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА
 Алабуга шәһәре 

АЛТЫ ХӘРЕФ...

Чүмбәли авылының беренче мәхәллә мәчетендә ислам аланына йөрүче балаларга татар теле дәресләре бирдем. Алар алтау иде, алтысы да Мәскәүдән кайткан һәм алтысы да урыс телле. Әмма сөйләшсәң, татарчаны да аңлыйлар, бераз сүз запаслары да бар. Тема аларга аңлашылсын өчен, мин дә ике телдә сөйләдем – башта русча аңлаттым, аннан соң татарчага күчтем. Башта балалардан исемнәрен сорашып чыктым, бик матур татарча исемнәр – Азат, Әлмирә, Руслан, Әнисә, Әминә, Сафия... Аннан соң мин аларга һәр халыкның үз туган теле булуын әйттем, татарларның Ана теле – татар теле икәнен, урысларныкы урыс теле булуын балаларның үзләреннән әйттердем. 45әр минутлык ике дәрестә балаларга алты татар хәрефен укырга һәм язарга өйрәттем, шул хәрефләр кергән сүзләрне таптырдым, аларның мәгънәләрен аңлаттым. Татар теленең бөтен моңын, күңел нечкәлеген, затлылыгын үзенә алган Ә, Ө, Ү, Җ, Һ, Ң... Әниле, Өйле, Үләнле, Җиләкле, Һавалы, Моңлы хәрефләр алар... Өй эше итеп татар хәрефләре кергән сүзләрдән җөмләләр язып килергә куштым, дәресләр дәвам итәчәк, ИншәәАллаһ! Аннан татарча һәм урысча Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укыдым, балалар аны хәтта җырлап та бирделәр. Дәрестә авыл имамнары да катнашты һәм бу эшне хупладылар. Өйләдән соң шундый ук дәресне Әтәравыл мәчетендә дә уздырдым.

Мин боларны нәрсә өчен эшлим һәм язам? Чөнки дәүләттән өмет юк, татар теле мәктәпләрдән куылды, яңадан әйләнеп кайтырга охшамаган. Ата-аналарга да өмет аз, алар татар теленнән башка да шәп яши, балаларын татарчага өйрәтергә теләми. Ә вакыт бара, мәктәп тә, ата-ана да татарчага өйрәтмәгән буын киләчәктә ана телсез калачак. Нишлибез, карап торып милләтне телсез калдырабызмы? Теле булмаса, милләт үзе дә булмый бит! Димәк, үзебезгә тотынырга кирәк, телебезне коткару өчен кем нәрсә эшли ала – эшлик! Балаларга татарның алты хәрефен булса да өйрәтик! Аларның күңеленә татар теленә карата мәхәббәт салыйк, кызыксыну уятыйк! Әни, әти дип әйтергә булса да өйрәтик! Татарның алты хәрефе бала күңеленә алтын ачкыч булсын, аңа үзенең милли асылын саклап калырга ярдәм итсен иде!

Телебез –Аллаһтан әманәт, нигъмәт, кадерле бүләк, һәм без аны заман ахырына кадәр сакларга тиешбез! Ә, Ө, Ү, Җ, Һ, Ңлары белән бергә...

Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ, 
Түбән Новгород өлкәсе

 

 

***

Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә. Ә укучылар белән турыдан туры элемтә 25нче декабрьдә иртәнге 11дән 15 сәгатькә кадәр булачак. Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. 

Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии