Куркыныч яный

«Безнең гәҗит»нең быелгы 16нчы ноябрь санында якташым (ул Татарстанның Апас районыннан) Бибинур Сабированың «Россиян милләтенә каршы берләшик!» дигән гаять эчтәлекле мәкаләсе басылып чыкты. Бу язманы укыган милләттәшләребез битараф калмагандыр, дип уйлыйм. Авторның милләтебез язмышы өчен борчылуы сизелеп тора. Русиянең милли сәясәт концепциясе милләтләрне юк итүгә юнәлдерелгән. Бу мәсьәләдә Төмән шәһәрендә яшәүче татарлар өлкәнең югары җитәкчелегенә үзләренең ризасызлыкларын белдергәннәр.

Татарстанда бу мәсьәлә буенча язмалар бик аз күренә. Милләттәшләребез битарафлык күрсәтәләрме соң? Минем фикеремчә, республикабызда чыга торган газеталарда бу хакта үз фикерләрен аерым бер «баш» астына туплап, бастырып чыгару бик мөһим. Русиянең милли-сәяси концепциясе гаять куркыныч. Бу концепцияне кабул итәргә ярамый, татар – татар булып калырга тиеш!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии