- 02.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Арча балалар сәнгать мәктәбендә муниципаль район башлыгы карары белән, халыкны социаль яклау, мәдәният, мәгариф идарәләре, Арча Мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе «Бердәм Русия» сәяси фиркасенең җирле бүлекчәсе белән бергә оештырылган эшләр бәйрәме үткәрелде.
– Бүген без бу залга районның зур хөрмәтләргә лаек хатын-кызларын – әниләрне җыйдык. Араларында күп балалылар да, тәрбиягә бала алып үстерүчеләр дә, җәмәгать эшләрендә, район тормышында актив катнашучылар, җитәкче урыннарны биләүчеләр дә, туган җиребезгә күренекле шәхесләр үстереп бирүчеләр дә бар, – диде чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова.
Чыннан да, ул көнне сәхнәгә соклануга лаек, чибәр ханымнар чыкты. Тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, ә эчке дөньялары белән дә күркәм алар. Резеда Гыйлаҗиева – халыкны социаль яклау идарәсендә социаль эшләр буенча белгеч. Ул оештырган «Чишмә» ветераннар ансамбле хәзер бөтен районга таныш. Резеда үзе дә бик матур җырлый, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Шуның өстенә ул дүрт бала әнисе дә. Любовь Белованы гына алыйк. 38 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, үзе дә өч бала анасы бу ханым 40 ел «Русская песня» рус халык ансамблендә чыгыш ясый, шуннан йөрәгенә ял ала, тәм таба, күңеленә дәрт өсти.
Мондый актив, ару-талуны белмәс, энергияле, үзен гаиләсеннән тыш халыкка хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле хатын-кызларыбыз районда бик күп. Алар, чыннан да, соклануга лаек. Аналарны гаилә учагын сүндермичә саклаучы, гаилә йозагының ачкычы, дибез. Шуның белән беррәттән, кайберләре җитәкче урыннарны биләп, халык белән дә идарә итә бит. Сеҗе, Курса һәм Ашытбаш авыллары җирлекләре башлыклары Гөлфия Гыйбадуллина, Рәмзия Вафина, Рәмзия Шәвәлиева әнә шундыйлардан.
– Мин иң авыр елларда авыл Советы рәисе булдым. Йортларга газ кермәгән, утын, керосин табарга кирәк. Азык-төлекне, хәтта киемнәрне дә исемлек белән генә бирәләр. Шулай да түздем, тырыштым, сер бирмәдем. Гаиләдә татулык булса, ярдәм итеп торсалар, эшләве дә җиңелрәк, – диде Түбән Атыдан Фирдәвес Мортазина һәм залдагыларга бәйрәм бүләге итеп үзе язган шигырен укыды.
Ул көнне сәхнәгә берсе артыннан берсе кызыклы язмышлы, сокландыргыч хатын-кызлар, апалар, әниләр агылды. Шуларның тагын берсе – язучы, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриевның әнисе Нәкыя Абдуллина:
– Бала үстергәндә, анага шатлык та, кайгы-хәсрәт тә килә. Шуларны чүплисең дә, яшисең. Кызым Ләйлә дә, улым Вакыйф та биш яшьтән сәхнәгә менделәр. Кызым биеде, улым шигырь сөйләде. Бәхетле идем. Кызым укытучы, улым язучы булды. Ләйләм үлеп китте. Ана йөрәге түзде. Улым дәрәҗәләргә иреште. Бүген мин бәхетле. Тик ачы хәсрәт барыбер күңелдән китми.
Бәйрәмдә шулай ук 6 балалы Сәрия Мусина белән 5 бала анасы Сәлидә Вәлиуллинага «Ана даны» медале тапшырылды. Надия Мифтахетдинова район башлыгы Алмас Назировның котлау хатын укыды, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов, «Автоградбанк» акционерлык җәмгыятенең Казан филиалы җитәкчесе Марина Падюкина, Арчадагы офисы җитәкчесе Раушан Гәрәев та изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә үзешчәннәр чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан аналарга район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләмнәре, «Автоградбанк»тан истәлек бүләкләре тапшырылды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА.
Арча шәһәре.

Комментарии