Чит ил җиле башкача исә

Минем танышым Айгөл Шәрифуллина киңкырлы кеше. Аның җитешмәгән җире юк. Тегесенә дә, монысына да өлгерә. КДУның татар филологиясе һәм әдәбияты бүлеген тәмамлады. Бүгенге көндә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 3 курсында укый. Шул ук вакытта өлкән курс шәкертләренә инглиз телен укыта.

Син менә икенче ел рәттән чит илгә чыгасың. Узган елны Сириягә барган булсаң, быел ник Марокканы сайладың?

Мин ТДПГУның «Әл Хәдара» үзәге оештырган программа буенча бардым, моңа кадәр студентлар 11 ел дәвамында Сириягә баралар иде. Быел Сириядә чуалышлар булу сәбәпле, Марокко белән килешү төзелде.

– Кемдер дөнья күреп кайтыйм, ди, кемдер ял итәргә. Синең чит илгә баруыңның максаты ни?

– Былтыр да, быел да чит илгә чыгуымның максаты – гыйлем алу иде. Без университетта көненә 3 сәгать телен укыдык. Ләкин шул ук вакытта Марокконың төп шәһәрләренә сәяхәт кылдык, җирле халык мәдәнияте белән таныштык, бик күп гыйбрәт алдык, ә бу инде дөнья да күрдек, ял да иттек дигәнне аңлата!

Чит илгә чыккач, аның халкына, яшәү рәвешенә игътибар итәсең бит инде. Безнең халыктан Марокко халкы ни белән аерылып тора, нинди охшаш яклары бар? Тормыш рәвеше ничек?

Марокко халкында европалашу сизелә, мәсәлән, яшьләр белем алырга омтыла, магистратура, хәтта докторантураны тәмамлаучылар бар. Беренче карашка, алар йомыграк, ләкин сөйләшеп китсәң, ачылалар, бик ярдәмчелләр. Гарәпләр, гомумән алганда, туганлык җепләрен бик саклыйлар, бер-берсенә кунакка еш йөриләр. Тагын марокколылар шаулы халык, сәбәп килеп чыктымы, демонстрациягә чыгалар, кызу канлылар.

– Иң истә калган вакыйгаң?

– Беренче тапкыр Атлантик океанны күрү!!! Искиткеч манзара иде! Чиксезлек! Гаҗәеп зур дулкыннар!

Чит илләргә барырга теләүчеләргә киңәшләрең?

– Чит илдә булып кайту – зур гыйбрәт алу, дигән сүз. Тәгалә яраткан дөньяның никадәр матур, никадәр кызыклы булуын аңлыйсың. Шуны искәртәсем килә, чит илгә барыр алдыннан аның турында мөмкин кадәр күбрәк белеп барырга кирәк. Моны исәпкә алсаң, сине күбрәк ихтирам итәчәкләр.

Гарәп теленнән башка тагын ниләр белән кызыксынасың?

Гарәп теленә кадәр мин инглиз телен өйрәнгән идем. Гомумән, мин телләргә гашыйк кешемен. Гарәп телен үзләштерсәм, көнбатыш телләрдән испан һәм француз, ә көнчыгыш телләрдән төрек һәм фарсы телләрен өйрәнергә теләгем бар. Телләрдән кала, мин тагын күп нәрсәләр белән кызыксынам, кеше мөмкин булганча төрле өлкәләргә кагылышлы нәрсәләр турында хәбәрдар булырга тиеш, дип саныйм.

– Максатыңа ирешер өчен ниләр эшләргә кирәк?

– Максатка ирешер өчен, кешегә иң элек аны куярга кирәк! Ә аннары инде, Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәлләп, шул максатка ирешер өчен бар көчеңне куярга кирәк. Ләкин аңа ирешү юлының хәләл булырга тиешлеген онытырга ярамый!

– Алдагы көннәрдә нинди илгә барырга планлаштырасың?

– Киләсе сәфәрем Төркиягә булыр, дип ниятләп торам, инша Аллаһ! Станбул мәчетләре дөньяда иң матурлары санала, моннан тыш, анда мөселман мәдәнияте һәм тарихы белән бәйле булган башка бик күп әйберләрне күрү теләге зур.

Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.

КФУ студенты.

Комментарии