Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ГАЗСЫЗ КАЛДЫК

Быелның 26нчы сентябреннән фатирда газны өзделәр. Плитә эшләмәгәч, ашарга пешереп булмый. Чәй дә кайната алмыйча тилмерәбез. Мин – 1 группа инвалид, шикәр чиреннән интегәм, инсулин кадап торам, ходунки белән генә йөрим. Бергә яшәүче бабаем Алмаз Камалов та 2нче группа инвалид. Икебез дә коры-сары гына ашап, кайнар ашсыз, чәйсез, ач утырабыз хәзер.

Рушания ФӘИЗОВА,

Түбән Кама шәһәре, Тын аллея урамы

Түбән Кама муниципаль районы хакимиятенең матбугат хезмәте, райондагы газ оешмасы җавабына нигезләнеп, шундый мәгълүматны җиткерде:

«Түбән Кама шәһәрендә, күрсәтелгән адрес буенча яшәүче Рушания Фәизова, психик авыру сәбәпле, эшкә сәләтсез, дип санала. Аның рәсми опекуны бар. Агымдагы елда әлеге гражданка йортта газ шартлатам, дип янады. Шул сәбәпле Горгаз хезмәткәрләре ул фатирда газны өзделәр. Ә рәсми опекуны, дөрестән дә хәвеф-хәтәр чыкмасын дип, газны яңадан тоташтыртырга каршы килә»

РЕДАКЦИЯДӘН: әлбәттә, бу җавап сырхау кешеләрне җылытмый. Түбән Камада бу мәсьәләгә игътибар итеп, авыру өлкәннәрнең тәрбиясен яшырту чараларын күрерләр, дип өметләник.

ЮЛ АКЧАСЫН БИРМИЛӘР

Менә ике ел инде бабаема – Идрис Солатан улы Солтановка юл акчасын бирмиләр. Хәзер 82нче яшь белән бара. Районның социаль яклау бүлегендә: «Песияне күп ала», – диделәр. Ул 20784 сум пенсия ала, 41 ел буе чылбырлы «ДТ» тракторында эшләде.

Баштан җирегез күп, диделәр. Пай җирен улыбызга күчереп теркәттек. Хәзер инде пенсияне күп ала, диләр.

Мөслим районы, Метрәй авылы

Мөслим муниципаль районындагы социаль яклау бүлегеннән мондый җавап алынды:

«Әгәр дә пенсионерның кереме 20 мең сумнан ким булса, юл акчасы 526 сум күләмендә була, 20 меңнән артып китсә, юл акчасы гомумән туләнми.

Шуңа бәйле рәвештә, ягъни милек нормативы артып китү сәбәпле, 2019нчы елның 1нче августыннан Идрис Солатан улы Солтановка юл йөрү өчен ай саен бирелә торган акча туктатылды.»

«ӨЛКӘННӘРНЕ ИСКӘ АЛГАН КЕШЕ ДӘ ЮК»

Ел саен октябрь аеның беренче декадасын өлкәннәрне хөрмәтләү, аларны олылау көне буларак билгеләп үтәбез. Әлбәттә, алар хөрмәткә лаек. Ләкин бездә – Кама Тамагы районының Көрәле авылында аларны искә алган кеше дә юк. Элек, колхозлар вакытында, өлкәннәргә оннар, баллар бирәләр иде. Безнең авыл да кергән Варварино җирлегенең хәзерге хакимияте үзара салым акчасын җыюдан башка, бернәрсә дә эшләми. Клуб тирәсендәге биш-алты хатынны җыеп чәй эчерәләр дә, вәссәлам! Ә отчетны өлкәннәрне сыйладык дип бирәләр.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

Укучыбыз күтәргән сорауга Кама Тамагы муниципаль районы хакимияте түбәндәгечә җавап бирде:

«COVID – 19 белән бәйле рәвештә районда катлаулы хәл туу сәбәпле, өлкәннәр декадасында барлык чаралар күп халык җыймыйча гына үткәрелде. Мәдәният йортларында бәйрәм табыннары оештырылмады. «Август – Кама-Тамагы» җәмгыяте спонсорлык ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, шулай ук инвалидлар һәм өлкәннәр өчен булган интернат-йортларда яшәүчеләргә азык-төлек җыелмасыннан торган бәйрәм пакетлары өләшенде»

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» – ҮЗЕ БЕР ЭНЦИКЛОПЕДИЯ!

Каты корттан (проволочник) котылу чарасы турында сорап шалтыраткан идем сезгә. «Безнең гәҗит»нең 41нче санында (20нче октябрь, 2021нче ел) искиткеч бай эчтәлекле, бөтен нечкәлекләре белән аңлатылган, тулы бер диссертация булырлык мәгълүмат тәкъдим иттегез. Шуның өчен чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Гомумән, «Безнең гәҗит» ул, Русиядә инкыйлабка чаклы нәшер ителгән «Нур» гәҗите сыман, татар җәмәгатьчелеге өчен мәгърифәт нуры чәчүче басма. Гәҗитегез чын мәгънәсендә энциклопедия. Ул безгә киңәшче дә, фикер алышу мәйданы да. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә!

Инде, форсаттан файдаланып, тагын бер соравымны да бирәсем килә. Сыер асраганга дәүләт субсидиясен алу өчен документларны хәзер электрон вариантта, дәүләт хезмәте порталы аша гына тапшыра торган иттеләр. Өлкән кешеләр өчен бик уңайсыз ул. Чөнки күбебез компьютерны, интернетны белми. Ә авылда сыерны нигездә өлкәннәр генә асрый инде ул.

Электрон вариантка күчкәннән, барыбер эш тизләнми бит. Менә быелгы субсидия өчен документларны дәүләт хезмәте порталы аша инде әллә кайчан тутырып җибәрдек. Субсидиясе һаман күренми. Узган елларда июль-августларда бирә торганнар иде. Быелгысы кайчан булыр икән?

Дамир НӘҖМИЕВ,

Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җавап бирүенчә, шәхси хуҗалыкта терлек асраганга дәүләт субсидиясен алу өчен тиешле документларны кәгазь формада да тапшыру мөмкин. Аларны үзең яши торган райондагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә илтеп бирергә кирәк. Ә менә быелгы субсидияләр кайчан биреләчәге турында төгәл вакытны министрлык әйтә алмады.

ЙӘСИН УКУ ТӘРТИБЕН АҢЛАТСАГЫЗ ИДЕ

41 йәсин уку дигән төшенчә бар. Аны мәрхүмнең 40ына кадәр генә укыргамы икән? Гомумән, аны уку тәртибен, хикмәтен аңлатып язсагыз иде. Аны кояш баеганчы укыргамы, әллә баегач та ярыймы?

Исемемне күрсәтеп тормагыз инде.

Сарман районы, Буралы чишмә авылы

Укучыбызның соравына «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:

– Йәсин уку ул безнең бик изге гореф-гадәтебез. Мәрхүмгә, аның рух шәрифләренә багышлап 40ына кадәр көн дә без йәсинне укып чыгабыз. Йәсиннең һәрбер хәрефенә ун әҗер савабы була. Аны уку тәртибенә килгәндә, мөмкинлек булган вакытта тәһәрәтле килеш утырасыз, көндезме, иртәнме, кичме, кояш баегачмы, аерма юк. Алдан ниятлисез, аннан «Фатиха» сүрәсен укыйсыз. Илаһи йә раббым, шушы укылачак Коръән әҗер савапларын фәлән-фәләнгә багышлыйм, дип йәсин укыйсыз. Укып бетергәч, кулларны күтәреп дога кылып, багышлыйсыз.

ЭЧТӘЛЕКЛЕ ГӘҖИТ

Сезгә рәхмәт әйтеп шалтыратам. «Безнең гәҗит»не беренче көненнән үк алдырам. Бик эчтәлекле, кызыклы итеп чыгарасыз. Гел кирәкле темалар анда. Бер туктамыйча, башыннан соңгы битенә чаклы укып чыгам. Әле менә бер иптәшемә дә бүләк итеп яздырдым. Зур рәхмәт шундый яхшы гәҗит чыгарганыгыз өчен. Алга таба да исән-имин генә эшләгез!

Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА,

Чаллы шәһәре

ТАРИХ ЯЛГАННЫ ЯРАТМЫЙ...

Казанда экскурсия үткәрүчеләрнең тарихи мәгълүматларны дөрес бирмәүләре турында хәбәрләр ишетелгәли иде инде. Үземә дә, Самарадан килгән туристлар белән бергә, Казан кремлендә үткәрелгән экскурсиядә булырга туры килде. Экскурсия үткәрүче ханым Сөембикә манарасы турында сөйләгәндә, бер турист янәшәдәге бинага күрсәтеп: «бу кайчан төзелгән», – дип сорады.

– Бу чиркәү, манара белән бер вакытта төзелгән, – дип җавап бирде ханым. Нургали мәчетен чиркәү дип атавын, тарихны бозып әйткән йөрәк әрнеткеч сүзләрен ишетү авыр булды.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии