Күчмә халык

Октябрьнең соңгы атнасы КФУда укучы журналистлар өчен аяз күктә күк күкрәгән төсле булды. Студентларга «ирекле» мәҗбүри рәвештә укыган урыннарын алмаштырырга тәкъдим иттеләр. Хәзер безне Иптәшләр урамындагы 5нче йортта очратырга була.

факультетына инде күптәннән «күчмә факультет» дигән тамга тагарга була. КФУда мөстәкыйль рәвештәге бүлек булып ул 1990нчы елда формалаша. Иң элек ул университетның химик корпусындагы кечкенә генә бер бүлмәсенә сыена. Икенче бина төзелгәч, факультетка аның 13 катына урнашырга тәкъдим итәләр. Ләкин анда да тыныч кына «дөнья күрергә» насыйп булмый. Төп бина артындагы «ярымциркуль» бинасы төзекләндерелгәч, студентларны шунда укырга күчерәләр. Анда укучылар рәтенә, 2011 елның 24 октябренә кадәр без дә керә идек. Ә инде киләчәктә безне университеттан бөтенләй башка җирдә урнашкан бинада укытачаклар.

– Кайгырмагыз. Яңа бинада барлык уңайлыклар да каралган. Спорт залы, актлар залы һәм башкалар. Шунысы гаҗәпләндерә: 13нче каттан ярымциркуль бинасына (студентлар телендә ул «ат абзары» дип атала) күченгәндә укытучылар ризасызлык белдергән иде, ә хәзер, киресенчә, студентлар канәгать түгел, – дип сөйли журналистика факультеты деканы Васил Гарифуллин.

Күченүнең сәбәбен төгәл генә беркем дә белми. Гомумән әйткәндә, Казан дәүләт университеты КФУга әверелгәч, хәбәрләр сүз белән генә әйтелә башлады. Язма рәвештә вакыйга булгач кына тәкъдим итәләр. Башта, кемдер, кайдандыр ишетә, кайдандыр укый. Һәм шушы хәбәрләр соңыннан чынбарлыкка аша да. Журфакның башка бинага күчүе турында уку елы башыннан ук имеш-мимешләр йөри башлады. Аеруча филология һәм тарих факультетларын башка биналарга күчергәч алар ешаеп китте.

– Безнең факультетны күчерәчәкләре турында күптән билгеле инде. Ләкин ул көннең шулай тиз килеп җитүенә беркем дә ышанмады, – дип гаҗәпләнә бер студент.

Студентлар һәм укытучылар арасында төрле фикерләр йөри. Беренчеләре, укуга соңга калмыйча барып җитү турында, икенчеләре, күченгәндә югалган документлар өчен кайгыра. 25нче октябрьдә студентлар «Журфакның иске бинасы белән саубуллашу» чарасын оештырды. Карадан киенеп, кулларына шәмнәр тотып, университетның ишегалдында урнашкан журфак бинасына янына матәм такыялары куйдылар. Араларында факультетны инде тәмамлаган яшь каләм ияләре дә күренде. Шунысы кызык, мәгълүмат чаралары моны митинг кебек кабул итте. Чарада катнашучылар рәтендә мин дә булгач, яныма килеп «шушы митинг белән нәрсә күрсәтмәкче буласыз» дип сораучылар күп булды. Шәхсән үзем плакатлар күтәреп, без риза түгел дип кычкырып йөрергә чыкмадым. Мин бары тик журфакның иске бинасы белән генә саубуллаштым. Студентлардан тыш кайбер укытучылар да ризасызлык белдерергә ашыкты. Һәм аларның адымнары студентларның чарасына караганда кырысрак та килеп чыкты. Искәндәр Ясәвеев интернет челтәрендәге үз сәхифәсендә ректоры Илшат Гафуровка юнәлдерелгән ачык хат бастырган. Ул анда университет белән идарә итү стилен алмаштырырга тәкъдим итә. «Университет Уставының 6.25нче маддәсендә проблемаларны һәм мәсьәләләрне чишүдә эшмәкәрләр дә катнашырга тиеш диелгән. Ә безгә күченү турында берни дә әйтмәделәр, бары тик факт алдына гына куйдылар», – дип яза ул. Шушы хат белән ризалашучылар инде 100дән арткан. Сугыштан соң йодрык белән селтәнмиләр, дип әйтә руслар. Ризасызлыкларны калдырып «яңа» бинага күчик.

Элек укыган «ат абзарыннан» күпкә олырак ул. 3 катлы. Безгә кадәр анда ТГГПУның иҗтимагый-икътисад факультеты студентлары укыган. Аларны кая күчерәчәкләре шулай ук билгесез. Кеше сүзләренчә, элек бу бинада мәктәп булган. Моны дәресләр арасында чылтыраган кыңгырау тавышлары да исбатлап тора.

– Болай да мәктәптән туеп киттек инде. Хәзер тагын шул ук елларга кире кайтабыз төсле. Кыңгырау, буфет. Бинада йөрергә икенче пар аяк киемен генә алып киләсе калды, – дип сөйли бер студент.

Күченү белән күп нечкәлекләр белгесез кала. Физкультура дәресләренә, китапханәгә кая йөрергә, дәресләр расписаниесе ничек үзгәрер, кайчаннан яңа бинада укый башлаячакбыз – боларын әлегә төгәл генә беркем дә белми. Ләкин шунысын әйтәсе килә: күченгән вакытта югалган документлар күп булачак.

Журналистика факультетына укырга керүчеләр саны елдан-ел азая. Егетләрнең булмавы турында инде әйтәсе дә юк. Факультет яңа бинага күчкәч, ул тагын да кимемәсме?!

.

КФУ студенты.

Күчмә халык , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии