«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

НӘБИУЛЛИННЫ ДОГАДАН КАЛДЫРМАГЫЗ!

Мин 82 яшемдә инде. Газетада Наил Нәбиуллин турында язганнарыгызны бик борчылып укып барам. Бу егетебез дә Рафис Кашапов хәленә калмаса ярар иде, дип котым чыгып тора. Намаз саен аңа изге теләк телим. Икенче борчыган нәрсә шул: Наилне яклап язган язмалар, кайтавазлар бер дә күренми. Әллә соң халыкны аның язмышы борчымыймы икән? Милләт егетен сез дә догагыздан калдырмагыз, белгәннәрегезне укып торыгыз, җәмәгать.

Сөембикә ШӘМСЕТДИНОВА,

Арча районы, Кәче авылы

БУРЫЧКА АЛДЫ ДА КАЙТАРМАДЫ

Газетагыздан элекке диктор Миләүшә Насыйбуллинаның ничә кешедән әҗәткә акча алуы һәм аны кайтармый йөрүе турында укыган идем. Аның шикеллеләр тагын бар ул. Мәскәү базарында эшләгәндә М. Хафизова (билгеле сәбәпләр аркасында тулы исемен күрсәтмибез. – Ф.М.) исемле кеше минем кызымнан бурычка акча алган булган. Биш ел була инде – һаман кайтармый. Шалтыратсаң – трубканы алмый. Ул бит кызымның маңгай тирен түгеп, эшләп алган хәләл акчасы! Мин сугыштан соң туган бала. Ач-ялангач булсак та, без кеше әйберенә кагылмадык. Ләкин менә шушындый ышанычсыз, алдакчы кешеләр булуы күңелне әрнетә. Бәлки, ул хатын бу язманы укып, үзен таныр, намусына көч килер һәм акчаны кайтарыр иде.

Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

КВИТАНЦИЯНЕ НИШЛӘТИК?

Түләү квитанцияләрен айныкын-айга җыеп барабыз. Алар бик күп җыелды инде. Менә шуларны ничә ел сакларга икән? Элеккеләрен ташларга ярыймы – шуңа җавап табасыбыз килә.

Сания СӘХАПОВА,

Азнакай районы

Кайберәүләр түләү квитанцияләрен ел азагында ташлый, җыеп бармый. Ләкин юристлар болай эшләргә киңәш итми. Өч, ә иң яхшысы 5-6 ел үтмичә, түләү кәгазьләрен ташламый торыгыз, ди тәҗрибәле юристлар. Кайвакыт торак-коммуналь хезмәтләр өчен акча язганда, хата китә – сумманы арттырып язалар. Имеш, сез элекке айларда түләп бармагансыз. Менә шундый очракта теге җыелып барган квитанцияләр ярдәмгә килә дә инде. РФнең Гражданлык-процессуаль Кодексында түләү квитанцияләрен күпме сакларга кирәклеге әйтелмәгән, ләкин түләүләр буенча судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булса (әйтик, сезгә түләүне арттырып язган булсалар), дәгъва бирү вакыты – 3 ел, дип язылган. Ягъни шушы өч ел дәвамында түләү буенча исәп-хисап ясаган оешманы, әгәр дөрес исәпләмәгән булса, судка биреп була дигән сүз. Квитанция булса, билгеле. Ул юк икән, кеше артыгын түләп баруын судта дәлилли алмаячак. Шунысы да бар: вакыт үтү белән кәгазь квитанцияләрнең буявы тоныклана, язуын, саннарын укып булмый башлый. Шуңа күрә түләү кәгазьләрен кояш төшми торган урында, шкафта пакет эчендә сакларга кирәк.

ХАТ ТАШУЧЫЛАРНЫ КЫЗГАНАМ…

Безнең районда хат ташучылар бөтен эшне эшли: гәҗитен дә, хатын да тарата, пенсиясен дә өләшеп чыга. Аннан башка тагын сәүдә белән дә шөгыльләнәләр: чәй, галуш саталар. Җитәкчеләре сатарга куша икән. Бу нәрсә дигән сүз инде? 5000 сум хезмәт хакы ала ул хат ташучылар. Берничек тә башка сыя торган нәрсә түгел бит бу! Хәзер авылларда хат ташучылар эшне ташлап китә башлады, 5 меңгә нәрсәгә шуның хәтле эш эшләп йөрсен ул!

Самат ГАЙНУЛЛИН,

Әтнә районы, Олы Әтнә авылы

Самат әфәнде безгә шалтыратканда (чәршәмбе төшкә кадәр), узган атнаның газетасын алмаган иде әле. Алгач күргәндер инде: галуш кына саттырып калмыйлар, хәзер хат ташучылардан фельдшер да ясарга җыеналар бит («Исәнмесез, мин хат ташучы – сезгә укол ясарга килдем…», №39, 26 сентябрь, 2018).

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Әгәр үз соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии