- 02.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №39 (3 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Русия почтасы» шулкадәр тиз йөри ки, аның аша орлыкка заказ бирсәң, куак килеп җитәчәк, дигән шаяруны ишеткәнегез бармы?! Көнендә килеп җитәргә тиешле газетаң бер атнадан гына сиңа ирешсә, бу сүзләрдә шаяруга караганда дөреслек күбрәк булуын чамалый башлыйсың икән ул…
Инде без дә язып арыдык, сез дә укып гаҗиз булгансыздыр, шулай да, авыллардан шалтыратып: «Газетагыз килмәде, почтада берни белмиләр, ул чыкмый калгандыр», – дип, безгә зар белдерүчеләр кимеми. Имеш, редакция гаепле икән, без генә газетаны җитәрлек санда җибәрмәгәнбез, йә чыкмый калганбыз. Һәрхәлдә, әлегә кадәр беркемнең хакын үзебездә «кысып» калмасак та, таякның юан башы безгә төшә.
Алай да, укучыларыбыз арасында, өенә кадәр килеп җитмәгән газетаны ничек даулап аласын белүчеләр һәм кемнең гаепле икәнен аңлаучылар да юк түгел икән. Мәсәлән, Казанның Бакый Урманчы урамында яшәүче Рәсим исемле укучыбыз шундый проблемага юлыккач, редакциягә түгел, ә башкаланың 11нче почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән. Алар белән сөйләшү, язышулардан соң, үзе үткән юлны башкаларга гыйбрәт итеп күрсәтү максатыннан, ул безнең белән элемтәгә керде.
ПОЧТА БЕЛӘН «СУГЫШ»
2011 елның ноябрь аенда Рәсим Мортазинның өенә газеталар вакытында килми башлый. 11нче почта бүлекчәсе моны хат ташучының эштән китүе, аның урынына икенче хезмәткәр таба алмаулары белән аңлата. Шул сәбәпле бу хәл ел ахырына кадәр дәвам итә. Рәсим Мортазин яздырган газета-журналлар аңа атнага бер тапкыр һәм зур бер күч булып килеп төшәргә «гадәтләнә». Укучыбыз да аптырап тормый, газета соңарган саен шикаять белән почтага шалтырата. Декабрь азагына кадәр ул ничә тапкыр зарланырга өлгергәндер, белмим, тик аңа һәр очракта да мәсьәләне тиз арада хәл итәргә сүз бирәләр.
Әйе, ел башында бераз алга китеш була анысы. Гыйнварда почтаны даими китерә башлыйлар. Тик бу олы бәхет озакка бармый. Бераздан бар да элекке хәленә кайта, газеталар атнага бер генә килүен дәвам итә. 29 мартта Рәсим Мортазин эш телефоныннан контроль-белешмә бүлегенә Н.Д.Румянцевага шалтыратып, сөйләшүне яздырып, тагын бер кат хат ташучы эшчәнлегенә зарлана. «Барысын да үз контролем астына алам, башка бу хәл кабатланмас», – ди ул. Инде бар да рәтләнә. Эштән кайтышка көндәлек газета өстәлдә… Рәхәтнең бер михнәте булмаса, бәхет кадерен аңламыйсың, диләрме әле?!
12 апрельдә почта тагын киреләнә башлый: ул көнне «Татарстан яшьләре» һәм «Шәһри Казан» газеталары килергә тиеш булса да, алар күренми. 14 апрельдә буласы «Татарстан яшьләре»нең чираттагы саны да килми кала. Аның каравы 16 апрельдә атналык матбугат күче белән килеп төшә. Әллә кайчангы газеталарның кызыгы да, актуальлеге дә калмый, билгеле. Рәсим, әйтеп-әйтеп тә файдасы булмаячагын аңлагач, хатлар язып карарга уйлый һәм 17 апрельдә үк «ачу җимешенең» беренчесен сырлап ташлый.
Югарыда язылганнарны бәйнә-бәйнә аңлатып, үзеннән берничә сорау да өстәп, «Русия почтасы»ның Казан почтампты җитәкчесе Ландыш Бәдертдинова исеменә хат юллый ул. «Газеталарга язылганда мин нәрсә өчен акча түләдем?» һәм «Казан шәһәренең 11нче почта бүлекчәсендә газета-журналлар тарату кайчан җайга салыначак?» дип сорый ул җитәкчедән. Шушы ике сораудан соң, Рәсим белән почта арасында хатлар йөрергә тотына.
Ландыш Бәдертдинова аңа язган җавап хатында мәсьәләне болай дип аңлата.
– Ул бүлекчәдә хат ташучылар җитмәгәнгә күрә, сезнең белән шундый аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Хәзер инде штат яңарды, ләкин сездән шикаять килү дәвам итә. Сезнең адреска газета китерергә тиешле хат ташучыга карата кисәтү ясалды, почта җитәкчесенә дә әлеге хат ташучының эшчәнлеген контрольгә алырга һәм сезнең адреска газеталарның вакытында килеп җитүен тәэмин итәргә дигән күрсәтмә бирелде.
Казан почтампты сезгә китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенә, – дип тә әйтелә ул хатта.
ЗАРЛАНЫЙМ ДИСӘҢ…
Әллә сез почтаны шулай гына акылга утырту мөмкин дип уйлыйсызмы? Юк икән шул. Инде бар да җайга салыныр дип уйлаган Рәсимгә дә хат килгәннең икенче көнендә тагын газеталарын китермиләр. Минем нервылар күптән шартлап ярылыр иде инде, ир-атларның сабырлык үрнәге шушы буладыр, мөгаен: Рәсим кабат бер хат юллый. Тик бу юлы инде «Русия почтасы» филиалы «Татарстан почтасы» почта хезмәте федераль идарәсе директоры Регина Кузнецовага.
Үзенең нинди уңайсызлыкларга дучар булуын һәм инде хатлар язып та шикаятьләр җиткерүен әйткәч, ул Регина Викторовнага сорау бирә: «Зинһар өчен, әйтегез әле, миңа почтаны вакытында китерсеннәр өчен мин тагын кайларга мөрәҗәгать итәргә тиеш?» Регина ханымнан килгән җавап хатында бу сорауга җавап булмый, шулай да, ул 11нче бүлекчәнең хат ташучылары штаты тулы булмавын раслый һәм уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
Чыннан да, почта белән проблемалар килеп чыкса, кемгә һәм кая мөрәҗәгать итәсе соң?
Бу сорау бер Рәсим Мортазинны гына кызыксындырмыйдыр, мөгаен. Шунлыктан без бу язманы әзерләгәндә, «Татарстан почтасы» матбугат үзәге җитәкчесе Әлфия Бариева белән элемтәгә кердек. Ул вакыйгалар белән танышканнан соң болай диде:
– Кайчакта идарә үз хезмәткәрләренең ничек эшләвен контрольгә алып та бетерә алмый, чөнки Татарстан буенча гына да безнең 1104 почта бүлекчәсе һәм 3682 хат ташучысы бар. Әгәр бар кеше дә почта эшчәнлегенә битараф булмыйча, канәгатьсез калган очракларын безгә хәбәр итсә, без дә кайсы өлкәдә күбрәк эшлисен, ничек камилләшәсен белер идек. Әгәр Казан почта бүлекчәләре белән бәйле ниндидер хәл итәсе мәсьәләләр килеп чыкса, 291-55-58 яки 291-55-60 номерына, әгәр Татарстан районнары буенча булса, 221-18-99 номерына шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук безнең рәсми интернет сәхифәбездә дә (tatpochta.ru) кулланучылар үз фикерен язып калдыра ала.
***
Шушы язманы басмага тапшырыр алдыннан Расим белән элемтәгә кердек. «Соңгы ике атнада газетам үз вакытында килә», – диде ул. Регина Кузнецовага хатлар язуның нәтиҗәсе булган, күрәсең.
– Киләсе яртыеллыкка газетага язылмаслык булгансыздыр инде, алайса, – диюемә дә,
– Юк, әле киләсе елга башка газеталарга да язылырга уйлап торам, – дип җавап бирде.
Еш кына редакциягә шалтыратып, үзләренең авыл эчендә генә дә хәл итеп була торган вак-төяк мәсьәләләр турында да зурлап сөйләргә яраталар. Әйтик, «минем банктагы акчам янган иде, ул хәзер ничә сумга калган икән», «безнең даруханәдә фәлән даруны нишләп сатмыйлар», «миңа юл йөрү таныклыгы бирелергә тиешме» һәм башка шуның ише сораулар бирәләр. Шул ук сорау белән безгә түгел, җирле үзидарәгә яки үз авылыгыздагы банкка, даруханәгә барырга, районның социаль яклау бүлегенә дә шалтыратырга мөмкин, югыйсә. Бар кеше дә Рәсим Мортазин кебек үҗәт булса, хәләл акчасын түләп сатып алган әйберне таләп итә белсә, тормыш күпкә җиңеләер иде. Без үзебезне үзебез хөрмәт итмәсәк, безне кем хөрмәт итәр?!
Өстәп шунысын да тагын бер кат искәртик: «Безнең гәҗит» һәр сишәмбе кичендә типографиягә тапшырыла, төнлә почтага илтелә, чәршәмбе көннәрендә укучыларына барып ирешә. Бу редакциянең типография, почта белән төзегән килешүләрендә күрсәтелгән график. Без аны боза алмыйбыз. Ә почта боза… Газета чыкмый калган, дип әйтүче белдекле почта хезмәткәре белән очрашсагыз, безгә шалтыратыгыз. Почта, шул исәптән әлеге алдакчы хезмәткәр дә, сез язылган газета хисабына яши, хәтта югалткан, китермәгән газета өчен дә акча ала…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
P.S. «Алло, «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәсенә бер укучыбыз шалтыратып, почтада эшләвен әйтте һәм үзен борчыган бер мәсьәлә турында сөйләде:
– Инде 16 елдан артык хат ташучы булып эшлим. Хезмәт хакы аз булгач, икенче эшкә дә урнаштым. Почтаны таратып бетергәч кенә ул эшемә барам, шуңа күрә ул минем беренче эшемә берничек тә комачауламый. Хәзер почта мөдире мине эштән куарга маташа. Имеш, хат ташучыга ике эштә эшләргә ярамый икән. Шундый законы бар ди хәтта. Товарны аз сатканга, план тулмаганга икенче эшем беренчесенә комачаулый димәкче була, күрәсең. Тик мин ул товарны икенче эшем булмаса да сата алмас идем. Кешегә кирәгеннән артыгын мәҗбүр итеп тагып булмый бит. Андый закон чыннан да бармы? Ул мине эштән куа аламы?
«Русия почтасы» филиалы «Татарстан почтасы» почта хезмәте федераль идарәсе директоры Регина Кузнецова бу хәлгә бик аптырады.
– Хат ташучыларның хезмәт хакы мактанырлык түгел, шуңа күрә аларның һәрберсе безнең өчен энҗе бөртегедәй бик кадерле. Без алай хат ташучыларны теләгәндә тиз генә эштән куып, аннары тиз генә җыеп ала алмыйбыз, – диде ул. – Әгәр икенче эш почта хезмәткәренең беренче эшенә комачауламый икән, ул ике эштә эшли ала. Бу хат ташучы безнең белән элемтәгә чыгып, кайсы бүлекчә мөдиренең шундый башбаштаклык белән шөгыльләнүен әйтсә, без аның белән сөйләшер идек. Андый хәл булырга тиеш түгел. Хат ташучыны эштән куарлык башка җитди сәбәпләр булмаса, билгеле, – диде Регина Викторовна.

Комментарии