- 02.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №39 (3 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Шәһәр үзәгеннән кайтышлый, маршрут автобусында әбиләрнең гадәттәгедән күбрәк булуына игътибар иттем. Бер-икесенең кулындагы пакетында кечкенә табак та шәйләнә. Әһә, мин әйтәм, бүген Өлкәннәр көне бит әле, пенсионерларга бу көнне җәмәгать мунчалары бушка булырга тиеш. Шигем рас килде – әбиләр Достоевский тукталышында төшеп калды. Шул тирәдә генә 12нче мунча барлыгын беләм, яныннан үтеп йөргәнем бар. Тик Казанда менә инде дистә еллап артык яшәвемә карамастан, әлегәчә бер тапкыр да җәмәгать мунчасына барып караганым юк. Күрмәгәнне күрәсе килә бит… Өйгә йөгереп кайттым да, 12нче мунчаның номерын табып, шалтыратып алырга булдым.
СКИДКАЛЫ КӨН
Интернеттагы мәгълүматларга караганда, дүшәмбе көнне мунчалар ял итә, ягъни аларда санитар көн икән. Ә 1 октябрь нәкъ менә дүшәмбегә туры килде. Шулай да, мин күрсәтелгән номерны җыйгач, шунда ук җавап бирделәр.
– Сезгә мунчага киләсем килгән иде, ничә сум булыр икән?
– Пенсионер таныклыгын алыгыз, бүген бездә пенсионерларга бушка.
– Мин бит пенсионер түгел.
– Алайса, билет 160 сум тора. Бүген «пенсионерлар көне» булуын онытмагыз, кеше күп. Кичке 8гә кадәр эшлибез.
– Бүген сездә санитар көн булырга тиеш иде кебек…
– Өлкәннәр көне дүшәмбегә туры килгәч, санитар көн сишәмбегә күчерелде.
Инде телефонны куйгач, исемә төшеп, кабат шул номерны җыйдым.
– Ә сезгә табак алып киләсеме?
– Бездә табаклар бар үзе. Кешедән җирәнә торган гадәтегез булса, үзегезнекен алып килегез.
Инде бер телефон төбенә утыргач, тагын берничә мунчага шалтыратып аласы иттем. Дәрвишләр бистәсендәге 16нчы мунчаның телефонын чит-ят акцент белән сөйләшүче бер ир алды. Әллә азәрбайҗан, әллә таҗик, әллә башка милләт кешесе шунда…
– Сез бүген эшлисезме?
– Ничек кенә эшлибез әле!
– Билет ничә сум булыр икән?
– 160 сум. Әби-бабайларыгыз булса, аларны алып килегез, аларга бушка. Сезне дә, аларны да, чабындырып, юындырып җибәрербез!..
Ул шундый ачык күңелле итеп сөйләште ки, исем-акылым китеп тыңлап тордым. Нәрсәләр алып киләсен дә, ничәгә кадәр эшләүләрен дә – барысын да аңлатты. Әби-бабайларны бушка «юындыруы» да өстән бирелгән әмер аркасында гына түгел, ә чын күңелдән башкарыла кебек тоелды миңа.
3нче мунчада исә пенсионерларны бушка кертмәүләрен хәбәр иттеләр. Аның каравы ташлама билгеләгәннәр икән. Пенсионер таныклыгың булса, 100 сумга да юынып чыга аласың.
ЫШАНЫЧЛЫ КЕШЕЛӘР
Мунчага барганда резин аяк киеме, ике сөлге, сабын-мунчалаларны алдым да, эчтән су коену костюмы кияргә булдым. Дөнья хәлен белеп булмый, мин әйтәм. Спортзалга баргалаганда, саунага су коену костюмыннан керәбез бит.
Инде килеп җиттем дигәндә, миннән алда кереп баручы ике пенсионер апага иярдем. Ишек төбендә утырган администратор апа, миннән билетка акча алганчы ук кисәтәсе итте:
– Бүген пенсионерлар көне бездә, беләсезме? Анда халык бик күп. Соңыннан зарланмагыз.
– Беләм. Инде халык бераз кими төшкәндер?
– Иртән-иртүк «час пик» иде. Әбиләр чират торып керде. Хәзер бераз бушады дип беләм.
– Ә чабынырга себеркене кайдан аласы?
– Каенныкы – 50 сум, имәннеке 70 сум тора. Кайсы кирәк?
Каенныкын алдым да, теге апалар киткән якка юл тоттым. Тәк, икенче катка менеп китте, ахры, алар…
Юл өстендә торган игъланга күзем төште. Мунча кереп чыккач, махсус кәнәфигәутырып массаж ясатып алырга чакыра иде ул. 5 минуты – 50 сум.
Менә инде чишенү бүлмәсенә килеп кердем. Тирә-якка күз салу белән, су коену костюмы киеп дөрес эшләмәгәнем аңлашылды. Берьюлы шулкадәр әбине минем моңарчы бер дә күргәнем юк иде. Менә галәмәт бу!
Ишек төбендә утыручы татар апасы бер шкафка төртеп күрсәтте.
– Апа, ул шкафның ачкычын сездән аласымы соң? – дим, агач ишектә ачкыч өчен ясалган махсус тишек булуга игътибар итеп.
– Аның ачкычы юк. Өстендә кечкенә генә боргычы бар, шуны борып куй. Бездә кеше әйберенә тимиләр, – диде ул ваемсыз гына.
– Ә телефонны, акча янчыгын кая куйыйм?
– Анысын администраторда калдырасы иде. Бар, төшеп мен.
Төшеп тормадым. Бер әби миңа чишенү өчен утырырга урын бирде. Бу сиңа маршрут автобусы түгел, монда әбиләр яшьләргә урын бирә… Кызык!
Бер күзем белән дивардагы язуларны укыйм, икенчесе белән янымдагы әбиләрне күзәтәм.
Мунча ул, латинчадан тәрҗемә иткәндә, авыруларны куып җибәрү, дигәнне аңлата икән. Организмыңа авыр булмасын өчен ничек дөрес чабынырга икәне, чабынырга яратучылар арасында гриппның дүрт тапкыр азрак күзәтелүе, ябыгырга теләүчеләргә мунчаның иң зур ярдәмче булуы, тагын әллә ниләр язылган иде диварда.
Мунча керү вакытының да лимиты бар икән. Сәгать ярымнан артык керәсе түгел. Янымда утырган әбигә шул язуга ишарә итеп сүз каттым:
– Әгәр минем мунча керү вакыты чыкса, мине моннан куып чыгаралармы?
– Юк инде. Күпме телисең, шулкадәр юын. Ул болай гына язып куелган. Беркем куып чыгармый.
– Апа, сез монда еш буласызмы? Минем шкафтагы әйберләр югалмас микән?
– Монда гел йөрим. Беркайчан да, беркемнең дә әйбере югалганы юк. Әле бер хатынның алтын цепочкасы төшеп калган булган, шуны да табып алып, администраторга тапшырып, сорап килгән иясенә кире кайтардылар. Бер дә курыкма.
ӘБИЛӘР ФИТНЕСКА ЙӨРИ?
Себеркемне күтәреп, теге әби төртеп күрсәткән юыну бүлмәсенә таба атладым. Ишектән кергәч тә уң якта ике тезмә табаклар тора. Берсе себеркеләр парлау өчен, икенчесе юыну өчен икән. Себеркем өчен табак алып, кайнар су агызырга тотындым.
Биш-алты рәт булып тезелгән киң эскәмияләрдә 25ләп әби утыра. Дүрт душның берсе дә буш түгел. Себеркене суга салуым булды, бер әби сабынлы мунчаласын тотып каршыма килеп басты:
– Аркамны гына ышкы әле!
Әбиләрнең юынуын карап тору үзе бер кызык икән. Менә берсе башын шампунь белән юды да, чәченә маска сөртеп куйды. Әле ул әйберләрне үзем дә бик кулланмагач, әбиләрнең заманнан артта калмавына, кайчакта яшьләрне дә уздырып җибәрүенә сокланып елмаеп куйдым. Икенчесе бал белән сөртенеп, чабыну бүлмәсенә кереп китте. Өченчесе себерке суына аякларын тыгып утыруын белде…
Себеркем бераз җебегәнне күреп, мин дә чабынырга кердем. Монда ике ләүкә бар икән. Кергәч тә баскычтан менеп китеп, биектәгесенә, эссесенә эләгәсең. Ә инде кергәч тә уң яктагы ләүкәгә менсәң, анда җылымса гына. Әбиләрдә көч тә, дәрт-дәрман да ташып тора, күрәсең, алар эссесенә үрмәли.
Иң өстәге эскәмиядә кошлар сыман тезелеп утырабыз шулай. Алты күгәрчен арасында бер чыпчык сыман, мин дә алар уртасында миннекне тотып утырган булам. Әбиләр бер-берсенең аркасын чаба. Минем кулны да буш тотмыйлар. Әле кайсын чабарга кирәк, әле кайсын… Миңа карап: «Синең себеркең шәп, куе, өеңнән алып килгәнсеңдер», – дип әйтүче әби минем миннек белән чабынмакчы булды, ахры, ымсынып озаклап карап торды.
– Кулланган себеркегезне кая ташлап калдырасыз? Монда аның берәр урыны бармы? – дидем шул әбигә, сүз юктан сүз булсын дип.
– Калдырмыйм, өйгә алып кайтам.
– Аның белән нишлисез?
– Икенче мунчага да алып киләм.
– Ничә тапкыр кулланасыз?
– Өч тапкыр. Андый-мондый ташлыйм дисәң, миңа калдырырсың.
– Ә бүген, Өлкәннәр көне уңаеннан, сезгә бушлай себерке дә бирмәделәрме соң?
– Әле елына бер тапкыр бушлай мунча керергә рөхсәт итүләренә дә бик рәхмәт. Себеркегә өметләнә дә алмыйбыз инде, син нәрсә!
– Алай кыйммәт түгел инде мунчасы да…
– Бик кыйммәт! 160 сумга тормый ул. Менә мин бер фитнес-клубны беләм. Анда физик күнегүләр дә ясаталар, саунасы да, душы да бар. Чистарак та. Бәясе дә ике сәгать ярым өчен 150 сум гына, – дип әби миңа фитнес-клубның адресын атады.
СЫЙЛАП ТА ҖИБӘРДЕЛӘР
Инде мин мунчадан киенеп чыкканда, әби-бабайлар буфет янындагы өстәлләрдә конфет белән чәй эчеп утыра иде. «Җиңел пар белән», диештеләр. Вахитов районы социаль яклау бүлегеннән килгән кыз мунчадан чыккан бер пенсионерга чәйләр ясап, аларның күңелен күреп йөри иде. Монысы да бушка.
Үзен Татьяна Геннадьевна дип таныштырган пенсионер ханым нибары елга бер тапкыр гына (Өлкәннәр көнендә) җәмәгать мунчасына йөрүен, башка вакытта ваннада гына юынуын кызык итеп сөйләп көлдерде. «Пенсиягә чыкканыма ике ел булды һәм менә инде икенче тапкыр бәйрәм көнендә мунчага киләм, – диде ул. – Быел мунча бик җылы, рәхәт. Чәйләр ясап, конфет белән дә сыйладылар. Биредәге хезмәткәрләр дә бик зур хөрмәт белән эндәшә, барысына да зур рәхмәт», – дип шатланды пенсионер хатын. Әбиләр, чират торып, «Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр дәфтәре»нә рәхмәт сүзләре язды.
– Бүген 300ләп пенсионер кабул иттек инде. Әле тагын күпме булыр, – диде биредә администратор булып эшләүче Фәридә апа Хөснетдинова. 12нче мунчада җәмәгать белән бергә кермичә, аерым номерларга да юынырга кереп була икән. Ике кешелек юыну бүлмәсе өчен бер сәгатькә – 460 сум, 5 кешелеге өчен – 600 сум, ә инде 6 кешелек VIP бүлмә телисең икән, 1200 сум чыгарып салырга туры киләчәк.
Тукталышка кадәр тагын ике әби белән чыктым. Бирегә эштән иртәрәк сорап китеп килгәннәр. Пенсионерлар өчен булган бүләктән файдаланып каласылары килгән. Казанда болай да пенсионерлар өчен бик күп ташламалы чаралар булуын шулардан белдем. Бушлай диярлек бассейнга йөрүләрен, театр-концертларга да ташламалы билет алуларын, тагын әллә ниләрне сөйләделәр. «Яши белгән пенсионер яшьләрдән дә рәхәтрәк, күңеллерәк яши ул», – дигән әбиләрнең сүзенә ышанырга да, ышанмаска да белмәссең…
Илдинә ЯДКӘРОВА.
ӨЛКӘННӘР КӨНЕ
Алсуланып һәркөн таңнар ата,
Кояш чыга Җирне җылытып.
Туган җирем минем җанга якын,
Истән чыкмый, булмый онытып.
Бәйрәм белән котлыйм сезне, дуслар,
Килеп җиткән менә тагын бу көн.
Өлешемә тигән көмешемдер,
Сабыр итеп ятам мин бүген.
Кемдер яши картлар йортында,
Гәрчә туганнары булса да.
Үз йортыңа җитәмени инде,
Анда бөтен шартлар туса да.
Өмет тулы күзләр тәрәзәдә:
– Нәрсә булды сезгә, балалар?
Хәл белергә килгән кешеләрнең
Артларыннан елап калалар.
Картлык шатлык түгел, һәркем белә,
Бернишләтеп булмый шул аны.
Кешеләрне шулай сынар өчен
Яраткандыр Ходам дөньяны.
Әсрар ҺИДИЯТОВ.
Апас районы, Мазикова авылы.

Комментарии