- 02.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №29 (28 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Оренбургта скиф-сармат (безнең эрага кадәр яшәгән борынгы халыклар. Ред.иск.) курганнары турында узган гасырларда Оренбургта басылып чыккан хезмәтләр белән танышып чыктым. Аларга Оренбург даласындагы скиф-сармат курганнары турында язганда киңрәк тукталырмын. Ләкин 1734 елдан бу якларда яшәгән, махсус экспедицияләрдә катнашкан, Оренбург төбәге һәм җирле халыклар турында зур-зур хезмәтләр язып калдырган Петр Рычков аерым игътибарга лаек. Башкортлар Рычковның ике зур хезмәтен яңадан бастырып чыгарды, ә бездә бу галимгә аз игътибар бирелә. Югыйсә аның кабере дә Татарстанда, Бөгелмә районының Спасс авылында бит! 2012 елда Петр Рычковның тууына 300 ел тула, бәлки шул вакытта татарлар да аны искә алыр әле.
ТАТАРЛАР ҖИРЛЕ ХАЛЫК
Петр Рычков үз хезмәтләрендә татарларга зур бәя бирә, аларның тарихы скиф-сарматларга барып тоташуы турында кат-кат яза. Әлбәттә, хәзер бу турыда искә төшерергә яратмыйлар. Даладагы бөтен скиф-сармат тарихы индоевропалыларга, шул исәптән, русларга да бирелә, ә татарларга бирегә XVIII гасырда гына килеп утырган диаспора итеп карыйлар. Петр Рычковның татарлар турында язган сүзләрен искә төшерәсе килә:
“Все ученые люди согласуются в том, что Татарский народ, во многие места разъевшиеся, есть сущее отроде Скифов, и все древние, как Греческие, так и Римские писатели, нынешних Татар обыкновенно под именем Скифов, а иногда и Сарматов тут же включая, описывали, разделяя их надвое, и полагая одних по ту, а других по сю сторону Имайских (Уральских. – Ф.Б.) гор, которые у разных авторов разно описаны.” (П.И.Рычков. Топография Оренбургской губернии. (Сочинение П.И.Рычкова 1762 года.) – Оренбург, 1887, стр.50.)
Әйе, скиф-сарматларның төрки кавем булуын, татарларның шул бөек цивилизацияне дәвам итүен без беләбез, әмма моны хәзер башкалар танымый. Оренбургның крайны өйрәнү музеенда моңа тагын бер кат инандым. Биредә сармат курганнарыннан табылган хәзинәләр күргәзмәсе бара. Бу хакта Мәскәү телевидениесеннән ишетүгә, ерак юлга кузгалдым, чөнки мондый байлыкны көн дә күрсәтеп тормыйлар бит! Әйе, күргәзмә бик бай, анда сармат курганнарыннан яңа гына табылган арыслан башлы алтын кыршаулар (гривна), алтын беләзекләр, каеш аеллары, алтын төймәләр, бронза казаннар, корыч кылычлар барысы да таң калырлык, аларга, кимендә, 2 – 2,5 мең ел! Әмма аларның кайдан, кайчан табылуы да, ничәнче гасырга каравы да язылмаган булып чыкты. Кешеләрдән сорашып, бу байлыкның Иләк районындагы татар авыллары яныннан табылуын белә идем, күргәзмәне саклап утыручы милиционер да шуны раслады. Әлбәттә, бу күргәзмәдә сарматларның төрки кавем булуы да, татарларның алар варисы булуы да язылмаган иде. Ни гаҗәп: музейда да, шәһәрнең китап кибетләрендә дә сармат курганнары турында ник бер китап, ник бер буклет-открытка булсын! Я бу эшли белмәгәннән килә, я булмаса бу теманы куертасылары килми, имеш, “кара археологлар” нык урлаша икән! Бәлки скиф-сарматларның төрки булуы, турыдан-туры татарларга килеп тоташуы галимнәрне тыеп торадыр…
Карап чыккач, тагын шуңа инандым: ике катлы зур музейның бер генә почмагында, бер генә залында да татарларга урын табылмаган. Түзмәдем, бу хакта музей хезмәткәренә дә әйттем: “Татарлар – биредә сан ягыннан икенче халык, төп халык, менә шушы сарматларның варисы, – дидем. – Әмма сезнең музейда татарлар турында бер сүз, бер әйбер юк! Татарлар үзләре инициатива күрсәтмиме, сез куярга теләмисезме?” Музей хезмәткәре моңа каршы: “Татар экспонатлары бар, әмма алар запасникта, чөнки күрсәтергә урын юк”, – диде. “Сез русның гармуннарына аерым зал биргәнсез, башка залларны руслар итеге белән тутыргансыз, ә татарның бер читегенә урын тапмагансыз, – дидем әрнеп. – Ярар, КЫТАЙЛАР БАСЫП АЛГАЧ, БУ МУЗЕЙДА СЕЗНЕҢ ГАЛОШЛАРГА ДА УРЫН БУЛМАС ӘЛЕ, аннан татарлар хәлен аңларсыз!” Музей хезмәткәре аклана башлады, этнографның телефоннарын бирде, имеш, хәзергә ул ялда икән. Аны бер стенд янына алып килдем, анда казахның коштабагы башкортныкы, дип, дары савыты элеп куелган, ә XVI гасыр тимер көбә янына сугышчы киеме, дип кенә язылган. “Менә шушында “ТАТАРНЫКЫ” дип языгыз, – дидем. – Сез беләсез бит, руслар басып алганчы, бу җирләр Алтын Урда, Нугай ханлыклары биләмәләре булган, менә бу сугыш киеме дә татар ир-аты өстендә булган! Шулай дип язарга кирәк!”
Бу хакта татар китапханәсендә булган очрашуда да сөйләдем. Анда Казаннан һәм Стәрлетамактан килгән татар теле һәм әдәбияты галимнәре дә катнашты, шул сәбәпле бу проблемалар бигрәк тә актуаль яңгырады. Әйе, татарларның Оренбург далаларында хан заманыннан яшәгәнлеген безгә хәзер яңадан исбат итәргә кирәк икән шул! Моңа без өлешчә үзебез дә гаепле, чөнки рус архивларына таянып, Казан галимнәре дә, җирле тарихчылар да татарларны бу якларга XVIII гасырда гына килгән, дип язды. Архивларга карасаң, ул шулайдыр, чөнки рус архивлары бу якларны басып алгач кына туплана башлый, җирле халыкларның русларга кадәр чоры искә алынмый. Бүгенге татарларның бер өлеше Оренбург якларына XVIII гасырда күчеп килсә дә, алар буш далага килмәгән бит. Монда аларга кадәр дә безнең халык яшәп яткан! Скиф, сармат, һун, болгар, Алтын Урда, Нугай Урдасы чорларыннан биредә татарларның эзе өзелмәгән, тормышы туктамаган, учагы сүнмәгән. XVIII гасырда мишәр якларыннан һәм хәзерге Татарстаннан бирегә күчеп килгән татарлар алар үз милләттәшләре янына, утлы-сулы, мәчетле-мәктәпле урыннарга килеп урнашкан. Бүген Оренбург өлкәсендәге йөздән артык татар авылы – ул мең еллык тарихы булган авыллар! Шуңа күрә “Без монда XVIII гасырдан гына яшибез”, – дип, үз тамырларыбызны, үз канатларыбызны үзебез кисмик! Әнә бит башкортлардан бернинди архив белешмәләре сорамыйлар, һәм алар Оренбург якларында 5-6 гасырдан бирле яшибез, дип яза, һәрхәлдә, бирегә XVII гасырда гына нугай татарлары җиренә килеп урнашсалар да…
Казаннан килгән галимнәр Марсель Әхмәтҗанов, Ким Миңнуллин, Диләрия Абдуллина, Азат Ахунов, Зөфәр Мөхәммәтшин, Стәрлетамактан Илшат Насыйпов һәм башка әдәбиятчылар милләтебезнең узганы һәм бүгенге хәле турында тәфсилле чыгышлар ясады, Оренбург татар китапханәсенә йөзләгән китап бүләк итте. Аларның бу экспедицияләре Стәрлебаш, Каргалы, Орск, Оренбург кебек милләтебез өчен тарихи урыннарны колачлый, узган ел исә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел-әдәбият институты галимнәре Түбән Новгородта булган, алга таба Курган өлкәсенә сәфәр чыгарга ниятләп торалар. Авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә китап таратып, кабер ташларын укып, борынгы кулъязмаларны җыеп йөргән бу татар галимнәрен мин далада арба тартып, халыкка мәгърифәт таратып йөргән Акмулла хәзрәтләренә охшаттым…
ТАТАР РУХЫН САКЛАРГА ТЫРЫШАЛАР
Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе турында да җылы сүзләр әйтәсем килә. Мондый милли китапханә Русия төбәкләрендә бердәнбер. Аның 100 еллык тарихы һәм 50 мең китабы, йөзләгән укучысы бар. Аларга 7 татар хезмәт күрсәтә. Үземнең дә биредә берничә тапкыр очрашулар уздырганым булды. Беренче тапкыр Оренбург китапханәсенә Мәдинә апа Рәхимкулова чакыруы буенча 1998 елда килгән идем. Ул вакытта да, хәзер дә китапханә хезмәткәрләре Вәсилә Шәрәфетдинова, Сәгадәт Хәерова миңа кулларыннан килгәнчә ярдәм итте. Оренбург кибетләреннән таба алмаган сарматлар турындагы сирәк китапларны биредән эзләп таптым. Бу китапханәдә үземнең дә дистәләгән китабым бар булып чыкты.
Оренбург шәһәрендә шулай ук “Яңа вакыт” газетасы редакциясендә дә булдым, ул “Милли авыл” музей-комплексында, Татар Йорты бинасында урнашкан. Миңа бу милли авыл да бик ошады. Һәр милләт үз йортын җиткергән, безнекеләрнең – агачтан салынган зәңгәр йорт, башкортларның тирмәгә охшатып ясалган бина. Татар Йорты янында – Татарстан рестораны, эчтә – милли музей һәм редакция. Менә бу музей гел татар әйберләреннән генә тора, анда агач бишектән алып, Оренбург якларында бәйләнгән мамык шәлләргә хәтле куелган, хәтта Алтын Урда чоры савыты да бар! Музейда – бер, редакциядә ике кеше эшли, биредәге бөтен милли тормышны алар алып бара. Һәр атнада чыга торган “Яңа вакыт” газетасы бары тик аның мөхәррире Фәннур Гайсаров һәм Әминә апа Моратова тырышлыгы белән генә дөнья күрә, аларга Аллаһы рәхмәтләре булсын! Әмма 166 мең татар яшәгән Оренбург өлкәсендә нибары 2 мең генә милләттәшебезнең бу газетаны яздырып алуы, башкаларның исә милләт тормышына битараф булуы күңелне рәнҗетә…
Оренбургтагы дини тормыш турында да бераз мәгълүмат бирик. Хәзер өлкәдә йөздән артык мәчет эшли. Оренбургның үзендә исә 5 мәчет, берничә мәдрәсә бар. Атаклы Кәрәван-Сарай мәчетен, “беднеке, беднеке!” дип башкортлар алган иде, хәзер алар анда талашып, сугышып, судлашып беткән. Башка мәчетләрдә чагыштырмача тыныч. Җәмигъ мәчет үзенең 130 еллыгын билгеләп үткән. Анда Оренбург өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллин белән дә очраштым. Мөфтиятнең “Ислам и жизнь” дип аталган айлык журналы чыга икән, шулай ук “130 лет Центральной Соборной мечети Оренбурга” дигән китап та чыгарганнар. Мәчеттә җомга намазында да катнаштым, вәгазьләр башта саф татарча, аннан русча булды. Намазга кадәр дә, намаздан соң да хатын-кызлар алдында чыгыш ясадым, халыкта дин буенча да, милләт эшләре буенча да сораулар күп иде, аларга җавап бирдем.
Оренбургта шулай ук берничә Коръән мәҗлесендә булып, вәгазьләр укырга туры килде, Аллаһы кабул итсен! “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлаган Фәнүзә ханым Шәйхетдинова Оренбургта абыстай булып йөри, халык аның вәгазьләрен бик ярата, үзен догачы итеп өйдән-өйгә йөртә. Биредәге халык, күңелендә генә булса да динне саклый, ислам йолаларын үтәргә тырыша кебек тоелды. Әмма шәһәрләрне – катнаш никахлар, телсезлек, авылларны көмешкә һәм дуңгызчылык харап итүен әйттеләр. Кыскасы, халык белән көне-төне эшләргә кирәк әле! Өйдән-өйгә, авылдан-авылга йөреп эшләргә, динебез һәм милләтебез, бөек һәм фаҗигале тарихыбыз турында сөйләргә кирәк! Оренбург гомер буе татарның дәүләти, милли һәм дини үзәкләренең берсе булган, ул киләчәктә дә шулай булып калсын иде!
Оренбург минем өчен – бөек тарих, борынгы курганнар иле, татарның Ана-Ватаны, даладагы кылганлы бишеге… Батыршалар җиһат игълан иткән ил, Дәрдмәндкә илһам биргән җир, Ризаэддин Фәхретдинов иҗат иткән урын…
Оренбург минем өчен – “Хөсәения” мәдрәсәсе һәм Кәрәван-Сарай, Мәдинә апа Рәхимкулова һәм татар зыялылары, милли китапханә, татар театры һәм газетасы, мәчетләребез һәм милләттәшләребез…
Мин бирегә уразадан соң яңадан килергә, дип киттем, сармат курганнары табылган Иләк, Тозтүбә, Орск якларына барып, шушы турыда тарихи хезмәт язарга уйлыйм, иншалла!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Тамырың нинди, татар?,
Комментарии