«Кузнецк татарлары» җирендә: Татар урамы үлгән, татарлар әле яши

«Кузнецк татарлары» җирендә: Татар урамы үлгән, татарлар әле яши

Хәзер Сабан туйларының ниндие генә үтми: федераль дәрәҗәдәгесе, Русиякүләм авылларныкы, артистларныкы, балаларныкы, тагын әллә кемнәрнеке. Узган якшәмбедә Кемерово өлкәсе, Новокузнецк шәһәрендә Шахтерлар Сабан туенда булып кайттык менә. Шахтага алып төшмәделәр, хәтта якын да җибәрмәделәр, аның каравы милләттәшләребез белән очрашып – ә алар арасында шахтерлар да бик күп – бу якларда татарларның ничек яшәве турында белештек.

Новокузнецк – металлурглар шәһәре, дип әйтү дөресрәк булыр. Бүген монда шахталар күп калмаган инде, ә металлургия заводлары эшләп тора әле. Шулай да Сабан туен шахтерларныкы дип атаганнар. Дөрес, анда шахтер булмаганнарга да килергә ярады, әлбәттә. «Просто» Сабантуй дип кенә уздырып булмыйдыр, күрәсең, «солидныйрак» күренсен өчен нинди дә булса исем кушарга һәм «халыкара» дип өстәргә кирәктер. Узган ел Кузбассның (Кемерово өлкәсен икенче төрле шулай атыйлар. – Ф.М.) 300 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан өлкә губернаторы Сергей Цивилев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шалтыратып, федераль Сабан туен бездә уздырасы иде, дип сораган. Ә андый дәрәҗәдәге бәйрәмнәрнең планы алдан төзелеп куела бит. Миңнеханов 2023нче елда уздырсак кына, ди. Шулай да әзрәк уйлагач, шалтыратып, әйдә, Кузбасста халыкара Шахтерлар Сабан туе оештырабыз, дип тәкъдим итә. Аның беренчесе былтыр Кемерово шәһәрендә булса, быел икенчесе менә Новокузнецкта узды. Сүз уңаеннан: губернаторның федераль Сабантуй дигән теләге дә тормышка ашты, киләсе елда ул Кузбасс җирендә узачак.

ПАТРИОТЛЫК ТЕМАСЫН ЯРАТА ТОРГАН ШӘҺӘР

Новокузнецк – юкә чәчәге катыш совет чоры исе килеп торган шәһәр. Июнь ахыры булса да, без барганда юкәләр шау чәчәктә иде. Гомумән, шәһәрдә чәчәкләр дә, яшеллек тә күп, парклар чиста, тәрбияле. Әллә ничә төрле завод эшләсә дә, күккә ашкан торбаларыннан кара төтеннәр чыгып утырса да, начар ис килмәде. Юкәләр юкка гына утыртылмаган! Шулай да һава чиста түгел инде. «Ак пластик тәрәзә төбен су белән генә сөртеп алып булмый. Порошоклар салып, ышкып юарга кирәк – һавадан корым сеңгән була. Идәнне юган су кап-кара инде. Көн саен юсам да, оныгым кунакка кайткач, идәндә йөреп оекбашы кап-кара була. Бездә ак нәрсә юк», – ди 1990нчы елдан бирле шушында яшәүче, тумышы белән Татарстанның Спас районыннан булган Гөлчәчәк апа Абдуллина.

Монда заман совет чорында туктап калган шикелле. Районнар, урамнар, парк һәм скверлар шул чорда кушылган исемнәре белән атала. СССРның фәлән еллыгы уңаеннан төзелгән һәйкәлләрне дә җимермәгәннәр. «Октябрь» кинотеатры эшләп утыра. Каһарманлык, патриотлык темалары бик көчле. Безне дә беренче көнне экскурсиягә башта – Җиңү мәйданына, аннары Каһарманнар бульварына алып бардылар, менә бездә нәрсә бар, дип горурланып, танклар, артиллерия коралларын күрсәттеләр. Югыйсә, бездәге Кремль кебек, аларның да тарихи Кузнецк кирмәне бар, иң элек шунда алып барырга булыр иде (анысына икенче көнне генә алып бардылар). Горурлануларын аңларга була: биредә корычтан коелган танклар ясаганнар һәм алар Бөек Ватан сугышында җиңү китерергә ярдәм иткән. Ләкин туристларны танк һәм туплар белән генә кызыктырып булмый шул. Бүгенге чынбарлыкка да яраклашкан Новокузнецк. Адым саен Z хәрефе: машина тәрәзәләрендә, автобусларда, йорт диварларында. Өлкәнең атамасын рәсми кәгазьләрдә дә КуZбасс дип яза башлаганнар.

МОНДА ТАТАРЛАР ЧИТ ХАЛЫК ТҮГЕЛ

Безгә, Татарстаннан килгән журналистларга, беренче чиратта шәһәрдәге татар эзләре кызыклы иде. Татарлар бу җирләрдә килеп урнашкан халык түгел. Туган якны өйрәнүче, җирле мәчеттә имам-хатыйб булып торучы Әнвәр хәзрәт Аширов сүзләре белән әйтсәк, аборигеннар, җирле халык. Кузбасс шор һәм телеут дигән халыклары белән билгеле. Икесе дә – төрки халыклар. Шорлар, мәсәлән, үзләрен «шор-кижи» (шор-кеше) яки «тадар-кижи» (татар кеше) дип атап йөртә торган булган. Бу җирләргә килеп чыккан урыслар аларны гомумиләштереп «Кузнецк татарлары» дип атаган, урыс чыганакларында да шулай язылган. Дөрес, хәзерге шорлар да, телеутлар бигрәк тә татар белән бәйлелеген инкарь итә, үзләрен аерым халык ди. Бик сорасак та, алар белән очрашу оештырылмады. Сабан туенда «без – күпмилләтле төбәк, барысын да ихтирам итәбез» дип күрсәтү өчен, төрле халык вәкилләренә, шул исәптән шорларга һәм телеутларга да чатыр кордырганнар – шуларны үзебез эзләп таптык. Алар анда милли ризыкларын тәкъдим итте. Телеут Светлана ханым белән сөйләшеп киттек. «Нинди татар булыйк инде без?! Дөрес, минем әти белән әни заманында татар булып язылганнар. Ни сәбәпле шулай килеп чыккандыр, ул вакытта безнең Заречное бистәсендә яртысы татар, яртысы телеут булып язылган. Ә хәзер без үзебезнең телеут икәнебезне беләбез», – дип сөйләде ул. Аларның бистәсендә 143 телеут яши икән, бөтен дөнья буенча санаганда да, аларның саны 2500 тирәсе генә. Милли ризык дигәннәренең берсе – катама, ягъни бездәге кош теле, икенчесе – кайнаткан калачик (телеутча шулай атала), безнең Казан кабартмасына охшаган. Тәмен татып карап булмады, чөнки ризыкларны безнең ише гади халыкка дип түгел, делегатларны сыйларга дип әзерләгәннәр.

Шорлар да үзләренең төркиләр булуын белсәләр дә, тамырларыннан шактый ераклашкан, күбесе урыслашкан. Шор Надежда ханым: «70нче елларда безне кысу күзәтелде, шуңа күрә мин һәм апам шор, ә бертуган абыебыз – урыс булып язылдык», – дип сөйләде. Ул шор телендә сөйләшә белә икән әле. Сез монда җирле халык инде, дигән шәрехләмәмне, йомшартып, «без барыбыз да – урыслар, татарлар, шорлар, башка халыклар элек-электән бу җирдә бергә-бергә яшәгәнбез» дип шомартып куя. Аз санлы халык вәкиле буларак, толерантлык законнарын яхшы белә.

Әнвәр хәзрәт Татар урамында кеше яши торган бердәнбер йортны күрсәтә

УРАМЫ БЕТСӘ ДӘ, ТАТАРЛАР БАР

Ә бүгенге татарлар Кузбасска 1906нчы елгы Столыпин реформаларыннан соң, аннары 1920нче еллар ахырында күпләп күмер табыла башлагач, соңрак 50нче елларда металлургия заводлары төзелгәч күченеп килгән.

Татар урамына да үзебез белеп сорагач кына алып бардылар. Шәһәрдәге бердәнбер мәчеттән ерак түгел икән. Тау итәгенә урнашкан, кайчандыр ике яклап йортлар тезелеп киткән, татарлар укмашып яшәгән урам булган ул. Бүген ике генә йорт исән калган, шуның берсендә генә кешеләр яши. «Менә шушында ук шахта булган. Эшләргә дип килгән татарлар шушы урамда төпләнергә тырышкан, йә үзләре йорт җиткезгән, йә сатып алганнар. Җир убыла башлагач, кешеләрне күчергәннәр, шахтерларга башка җирдән фатирлар биргәннәр. Шулай итеп, урам ташландык хәлдә калган», – дип сөйли Әнвәр хәзрәт Аширов. Ул бу урамны туган якны өйрәнүче булгач кына эзләп тапкан, күпчелек татарлар, хәтта олы яшьтәгеләре дә Татар урамының барлыгы турында белми дә. Ә бит әле дүрт-биш дистә ел элек кенә монда гармун тавышы тынмаган, тау итәгенә җиләккә, гөмбәгә йөргәннәр – бу як егетенә кияүгә чыгып, Мөслим районы, Исәнсеф авылыннан килгән, заманында шушы урамда яшәгән Өмрихан апа Хафизова шулай дип искә ала.

Урамы бетсә дә, татарлар бар әле Новокузнецкида. 2010нчы елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, шәһәрдә 5 мең тирәсе милләттәшебез яши (барлык халыкның 0,9 проценты, 94 процентны тәшкил иткән урыслардан соң икенче урында). Гомумән Кемерово өлкәсендә 40 меңләп татар исәпләнә. Яңа җанисәп нәтиҗәләре нинди булыр.

Орджоникедзе районындагы мәдәният сараенда татар милли-мәдәни автономиясенә бер бүлмә биргәннәр. Милләттәшләребез шунда музей почмагы булдырган, анда әйберләрне Татарстанга кайткан саен әз-әзләп алып килгәннәр. «Шатлык» һәм «Нур» дигән ике ансамбль оештырып куйганнар, атнага ике тапкыр репетициягә тупланалар, җыелышып чәйләр эчәләр икән. Татарстаннан 345 мең сум грант отканнар, аңа ике милли костюм тектергәннәр. «Тагын бер грант яздым әле. Бөтен көньяк Кузбасс татарларын берләштерәсем килә», – ди автономия рәисе урынбасары, татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җирле бүлеге җитәкчесе Гөлсинә апа Гайнетдинова.

Татар теле курслары оештырылмый. Берничә ел элек башлап караганнар, пандемия аркасында тукталып калган. Олылар – кайчандыр үзләре башлыча Татарстаннан күченгәннәр, Гөлчәчәк – Гуляга, Рәшит – Ромага, Илдар һәм Илнур – Ильяга, Мөкатдис – Мишага, Зөфәр – Витяга (!) әйләнсә дә, татарча беләләр әле. Шушында туып үскән, бала чагы әти-әнисенең туган ягында үткән Гөлсинә апа кебекләр дә (ул үзе Теләче районы, Баландыш авылына кайтып йөргән) белә. Ә менә аларның балалары инде белми. Аңлыйлар, сөйләшмиләр, «Исәнмесез» дигән сүзне дә авырлык белән әйтәләр. Элеккеге кебек Татарстаннан килен алып килү гадәте дә беткән (90нчы елда өйләнешкәч, Гөлчәчәк Абдуллинаны ире ялганлап алып килгән әнә, әзрәк Новокузнецкида яшик тә, аннары Казанга күченеп кайтабыз дигән булган, тәки кайтмаган). Хәзер яшьләр алай ерак барып йөрмиләр, егетләр якындагы Маша, Дашаны хатынлыкка ала, кызлар Иван, Алексейларга кияүгә чыга.

Илнур Латыйповның да хатыны марҗа. Ул үзе тумышы белән Кыргызстаннан, кечкенә чагында Новокузнецкига күченгәннәр. Берничә ел элек балалары, кызыксынып: «Әти, бу сүз татарча ничек, ә монысы ничек?» – дип сорый башлаганнар, Илнур ык-мык килеп торгач, диагноз да куйганнар: «Әти, син бит татарча белмисең!» Шуннан Илнур уйлана калган, татар үзәгенә йөри башлаган, башта үзе телне өйрәнгән, аннары балаларын да әкренләп татарчага өйрәтергә тотынган. Хәзер бергәләшеп татар теленә өйрәтә торган видеодәресләр төшерәләр. «Хатын белән өйдә көн дә көрәш. Татар музыкасын, татарчаны әз генә дозада бирергә, ди. Белмим, курка торгандырмы. Ике теллелек яхшырак, дип әйтеп тә карадым, аңламый. Көрәшә-көрәшә булса да, балаларга татарча өйрәтергә тырышам. Ләкин ана кеше белән ярышып булмый инде, ул барыбер балаларга якынрак», – ди Илнур. Ул әле яшь, заводта металл кисүче булып эшли, шулай булса да милләткә дә вакыт табуы өмет уятты.

Шәһәргә бер мәчет кенә бик аз
Шәһәрнең иң өлкән татарлары - Флүр абый (уңда) белән Мөкатдис абый

ТАТАРСТАНГА КАЙТАСЫЛАРЫ КИЛӘ, ТИК...

Бу якларга татарларның бер өлеше эшләргә дип мәҗбүри китерелгән, бер өлеше шушында сөрелгән. Яхшы тормыш, «озын акча» эзләп килүчеләр дә байтак. Тумышы белән Кукмара районыннан булган Әлфинур апа Мөхәммәтшина әйтүенчә, алар килеп урнашкан 70нче елларда Татарстан хәерче булган. Ә монда – шахталар, сәнәгать чәчәк ата. «Монда килгәч шаккаттым: кибеттә итләр, шоколадлы кәнфитләр, куертылган сөтләр бар иде. Ел саен отпускыга санаторий-курортларга йөрдек», – дип искә ала ул. Аның ире шахтада эшләгән. Шахтерлар абруйлы булган, 25-28 мең сум пенсия белән лаеклы ялга чыкканнар. Хәзергеләргә андый хөрмәт юк, пенсияләре дә 15-16 мең, ди. «Менә хәзер үкенәм, нишләп килдем, нишләп Татарстанда калмадым икән», – дип өстәп куя Әлфинур апа. Тагын берничә ападан «үкенәбез» дигән сүз ишетелә. Татарстанга күченеп кайтырга телибез, дип әйтүчеләр дә күп. Ирләре вафат булган, балалары кайсы кая таралышкан, үзләре пенсиягә чыккан. Ләкин ярты гасырга якын яшәгән җирне, бөртекләп корган тормышны ташлап чыгып китү дә кулай түгел. Туган якка кайтасы булса да.

ФЗӨ аша килгән татарлар да бар. Тумышы белән Актаныштан булган Флүр абый Халиков, мәсәлән, 1948нче елда ук килеп урнашып калган. Төзүче ул, бөтен шәһәрне төзүдә катнаштым, ди. 91 яшендә. Мөгаен, шәһәрдәге иң өлкән татардыр.

83 яшьлек Мөкатдис абый Хәлилрахманов Зәй районы, Имәнлебаш авылыннан. 57нче елда ук үзе ФЗӨгә язылып, монда килгән, шахтада юл ачучы булып эшләгән. Хатыны Арча районы, Түбән Пошалым авылыннан булган, ул вафат инде. Шахтадагы аварияләр турында сөйләргә яратмый Мөкатдис абый. Түбәтәен салып, башындагы яра җөйләрен генә күрсәтә. «Шахтада метан шартлый инде. Метан күләмен үлчи торган прибор бар, ул өстә эленеп торырга тиеш – газ өскә җыела бит. Тиешле күләмнән артып китә башласа, үзеннән-үзе машиналарны сүндерә, эшләп булмый. Ә эшләмәгәч, хуҗаларга табыш та керми. Шуңа күрә ул приборны җиргә алып куялар да – анда газ юк бит – эш дәвам итә. Шарт иткәнче... Әй, төрле хәлләр булды инде...» – дип сүзен кисәк өзә Мөкатдис абый. Әле яңа гына Татарстанга кайтып килгән ул. Күченеп кайту турында уйламый – бөтен тормышы, балалары монда бит. Шушы кайтып килгән вакытта да баш авыртты, чиста һава ярамады бугай, дип елмая.

***

Новокузнецкига барыр алдыннан җирле «Ак калфак» җитәкчесе Гөлсинә апа Гайнетдинова белән телефоннан сөйләшкәндә: «Татарстан делегациясен каршы алырга урыс ансамблен куйганнар. Шәһәр башлыгына әйттем әле. Аның әнисе татар булган. Безнең үзебезнең татар ансамбльләре юкмыни?! Ачуым килде. Сан ягыннан без икенче халык, ә безне шулай итәләр...» – дип әйтеп алган иде. Татарстан делегациясен иң элек татарча җырлап, биеп алар каршы алды. Димәк, Гөлсинә апаның сүзенә колак салганнар. Аннары инде башка халыкларга сүз бирелде. Толерантлык дигәне татар бәйрәме Сабан туена да үтеп керде.

Гөлсинә апаны Сабантуйда да күрдем. «Мәдәният идарәсе кешесе «глава»ның кичә җыелышта әйткән сүзен җиткерде: татарларга бер бүлмә бирү турында сүз булган. Бүлмә булгач, анда эшлисе була, ә без болай да бушка эшләп йөрүчеләр, дидем. Моны уйлап бетерәчәкбез, ике кешегә хезмәт хакы түли торган итеп эшләп булыр, бәлки, диделәр», – дип уртаклашты ул. Тамырында татар каны аккан мэр барында шундый эшне башкарып чыга алсалар, киләчәктә бәлки җитдирәк проектларга да алынырлар иде. Ә әлегә җыр-бию белән булса да үзләрен саклап, оныкларына бер-ике сүз булса да татарча өйрәтеп калырга тырышалар. Гөлсинә апа кебек барысын бер йодрыкка җыеп тотучы булганда, абый-апалар үзләре дә үзәккә килергә атлыгып торганда, татарлык җыр-бию, Сабан туйлары дәрәҗәсендә булса да яшәячәк. Кем белә, бер көн килер, аларның оныклары – Регина, Аделина, Аврора, Тимур, Артурлар, тамырларында татар каны да агуын аңлап, Кузнецк татарларының гомерен озынайту өчен тырыша башларлар әле...

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Новокузнецк – Казан

Комментарии