«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЧӘЧӘКЛЕГЕМ ЧҮПЛЕККӘ ӘЙЛӘНДЕ…

Өем каршысында, урам ягын алюминий сеткалар белән уратып тотып, ничә еллар буе чәчәкләр үстердем. Берничә төрле лилия чәчкәләрем, каштан агачы, нарцисслар, чияләр көздән алып язга кадәр шау чәчкәдә утыра иде. Узган ел шуның сеткасын алдырып аттырдылар миңа, имеш сетка тотарга хакым юк. Шуңа ул урын хәзер чүплеккә әйләнеп калды, дөресен генә әйткәндә. Бөтен тирә-күрше шаккатты бу хәлгә. Ул сетканы алдырганнан соң, 2-3 көн чирләдем әле башта – жәлләдем шул кадәр. Күпмеләр көч түккән идем бит. Башка җирләрдә карап йөрим – түрбакчалар (палисадник) булганга беркем сүз әйтми. Минекен ник алдырганнар, аңламадым?!

Тагын бер борчыган мәсьәләмә аңлатма бирүегезне сорыйм.

Минем улым авылыбызда йорт төзи. Үзе Сургутта тора, анда пропискада. Ә монда пропискада түгел, кайтып җәйге ялы вакытында гына төзештерә дә, аннан китеп бара. Менә аңа чүп акчасын түләргә дип квитанция җибәргәннәр. Бу нинди хәл?! Кеше монда яшәми, пропискада да түгел, шулай булгач нинди чүп чыгарган өчен акча түләү турында сүз булырга мөмкин?!

Алия ЗИНИКАЕВА

Лениногорск районы, Зәй-Каратай авылы

Алия ханым, сезнең зарларыгыз буенча тулырак белешү өчен җирлек башлыгыгыз Миләүшә Исхак кызы Идиятовага шалтыраттык.

– 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан яңа закон кертелде: кешенең ничә милке бар, һәммәсе өчен дә чүп акчасын түлисе. Өч фатирың бар икән, өчесенә дә. Алия апаның малае авылдагы өенең җирен рәсмиләштергән, шуңа күрә түләү кәгазенең аңа килүе табигый. Безнең якта – Татарстанның Көнчыгышында каты коммуналь калдыклар белән «Гринта» оешмасы эшли. «Гринта» безнең белән киңәшләшми генә түләү кәгазьләре җибәрә. Монда болай булды: безнең үлгән кешеләргә дә, башка шәһәрдә яшәп, монда йортлары булган кешеләргә дә ТБО өчен ел башыннан алып квитанция килде. Без бу әйбер белән риза түгел. Ничек инде кеше үзе яшәмәсен, ә чүп өчен түләргә тиеш? Бу сорауны хакимияттәгеләргә бирдек, ә ул үз чиратында «Гринта»дагыларга. Бүгенге көндә авылдагы өендә яшәмәгән, яки үлгән кешеләр исеменә бу квитанцияләр килмәсен, дип тырышабыз. Чөнки беләбез, аңлыйбыз – бу дөрес түгел. Алия апа кебекләр бик күп. Ничек буласын киләсе айдан соң күрербез. Икенче мәсьәләгә килгәндә, Росреестр карый: әгәр дә кеше рәсмиләштергән биләмәсеннән дә зуррак итеп җирне тотып алган икән, бу законсыз җир үзләштерү дип атала. Алия апаныкы да артыграк алынган җир дип саналды һәм сетка шуның өчен алдырылды. Сәбәбе бу иде. Әле сетканы гына алдырсалар – ул кадәр мәшәкать түгел. Кемнәрнеңдер гаражларын, мунчаларын да сүттерәләр. Гомер буе торган булса да, – дип аңлатты безгә җирлек башлыгы.

ЭШТӘН КУАРЛАРМЫ?

Минем ирем эшкә чыга алмый, авырый. Әлегә больничныйда. 6 ай больничныйда булып, эшкә чыкмасаң, эшеңнән куалар дигән сүз ишеткән идем. Бу дөресме?

Зөлфирә ГАББАСОВА

Алабуга шәһәре

Редакциядән: 2011нче елның 29нчы июненнән үз көченә кергән Русия социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау Министрлыгы приказы нигезендә, авыру больничныйда 12 айдан да артык була алмый.

НИК ҖЫЯЛАР АНЫ?

Бер көн иртүк телефоным шалтырый. Туганнарым Казаннан шалтырата. «Бакчадан кайттык. Бакчада бөтен эшне бетергән кебек булдык та, тик бәрәңге чәчәкләрен җыя алмадык», – ди. 82 яшемә җиттем, гомер буе бәрәңге үстердек, ә авылда бер дә бәрәңге чәчәген җыюлары турында ишеткәнем юк иде. Менә шуңа бер җавап булмас микән – ник җыярга ул бәрәңге чәчәген?

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА.

Спас район, Янбакты авылы

Редакциядән: Халык академигы Трофим Денисович Лысенко бәрәңгеләрнең чәчәкле өлешен өзеп алырга киңәш иткән. Аның фикеренчә, чәчәкләре өзеп ташланганнан соң, имеш, бәрәңге үзенең бөтен көчен бүлбесенә генә бирәчәк, үсеш өчен кирәк булган витаминнарын «кирәксез» әйбергә исраф итмәячәк. Моның нәтиҗәсендә уңыш алу 30-50 процентка кадәр артырга сәләтле, дигән академик. Шуңа күрә, Совет чорында кайбер җирләрдә пионерларны бәрәңге басуларына чәчәк җыярга да җибәргәннәр. Тик академикның бу киңәшен күпләр шик астына куя. Чәчәкләрен өзгәннән соң, уңыш артты диючеләр дә, үзгәреш күренмәде диючеләр дә бер чама.

СУБСИДИЯ БАРМЫ?

Минем 72 казым бар. Казлар өчен субсидия бармы икән ул?

Рафис ЯРУЛЛИН

Апас районы, Үтәмеш авылы

Редакциядән: Сезнең соравыгызга җавап табу өчен районыгызның Авыл хуҗалыгы идарәсенә шалтыраткан идек. Идарәдә аңлатуларынча, тиешле документлар папкасын туплап, беренче июльгә кадәр авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать иткән булсагыз, 50 каздан 100 казга кадәр, бер казга 100 сум күләмендә субсидия бирелгән булыр иде. Аңлавымча, бераз соңардыгыз…

ИСЕРЕКТӘН САРЫК АЛЫЙММЫ?

Озакламый Корбан бәйрәме җитә. Корбанлыкны алу мәсьәләсендә мине бер нәрсә борчый. Туган авылымда, күршедә яшәүче бер егет сарыклар үрчетә. Аның үзенең бер аек көне дә юк. Беренчедән андый кешедән алырга ярыймы? Ул үзе сарыкларын бик яратып карый, бик яратып үстерә. Тик корбанлыкка алган акчаны аракыга тотадыр дип уйлыйм. Шуңа, аның гөнаһы булмасмы, айнымый торган кеше ул…

Алия БИКТАҺИРОВА

Казан шәһәре

Бу уңайдан ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка шалтыраттык:

– Әгәр дә сайлап алу мөмкинлеге булса – икенче башка берәүдән сатып алса, яхшырак булыр. Ләкин бу кешедән сатып алса да, чалган корбаны кабул булачак, аның бернинди проблемасы да юк, – дип җавап бирде ул.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии